Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422250, Республика Татарстан, Балтасинский район, пгт. Балтаси, ул. Наримана, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-682-54-10 |
| E-Mail: | Ds.N2baltasi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Балтасинский детский сад №2" |
| Руководитель: | Хакимова Лилия Гаднановна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 127 воспитанников/Бездә 127 бала тәрбияләнә |
| У нас учат: | 13педагогов/Бездә 13 педагог белем һәм тәрбия бирә |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Балтасинский детский сад №2 общеразвивающего вида" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомүми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
“Ачык ишекләр” атналыгы йомгакланды. 11.04.2014

11 апрель - “Ачык ишекләр” атналыгы йомгакланды. Атналык үзенең максатына иреште дип әйтергә кирәк: үткәрелгән чаралар буенча файдалы һәм эшлекле фикерләр туды, киләчәктә әһәмият бирергә кирәкле бурычлар ассызыкланды. Әлеге атналыкта актив катнашкан һәр әти-әнигә, педагогларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Зур җиңү. 11.04.2014
Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә балаларга юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү, юл-транспорт халәкәтләрен кисәтү юнәлешендә ике елге бер уздырыла торган "Яшел ут - 2014" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең "Балтач 2 нче балалар бакчасы" МБМББУ әлеге бәйгенең район этабында I урын алып, республика этабында катнашу хокукы алган иде. Республика күләмендә дә сынатмадык, лауреат исеменә лаек булдык. Әфарин! -
"Ачык ишекләр атналыгы" бик зур җанлылык белән бара 10.04.2014

“Ачык ишекләр атналыгы” да бик зур җанлылык белән бара: көн дәвамында әти-әниләрнең барлык төр режим моментлары, балалар эшчәнлеге төрләре белән кызыксындылар: нәниләрнең математика фәне серләре өйрәнүе, мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага әзерлек эшчәнлеге, иртәнге гимнастика һ.б.
-
"Ачык ишекләр" атналыгы дәвам итә... 09.04.2014

-
Бездә “Ачык ишекләр” атналыгы. 08.04.2014

Белем учреждениесендә 7-11 апрель көннәре "Ачык ишекләр" атналыгы дип игълан ителде. Атналык планы буенча әти-әниләргә көн дәверендә үзләре теләгән режим моментларын, балалар белән күптөрле эшчәнлек төрләрен күзәтү, белем учреждениесендә тудырылган шартлар белән танышу мөмкинлеге тудырылса, педагогларга үзара тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенең педагогик эшчәнлеге белән танышу, туган фикерләр белән уртаклашу өчен бик уңайлы эш формасы булды.
-
Галәм киңлекләрен өйрәнәбез. 08.04.2014

Тиздән 12 апрель - космонавтика көне. Әлеге истәлекле, дөньякүләм билгеләп үтелә торган көн уңаеннан 7-11 апрель көннәрендә балалар бакчасы "Галәм киңлекләре" тематик атналыгы белән яши. Зурлар төркеме балаларын тәрбияче Хазиева Е.П. бик үтемле һәм дә мавыктыргыч итеп "Галәм серләре" белән таныштырды: слайдлар карадылар, табышмаклар чиштеләр, матур әдәбият әсәрләре белән таныштылар, кыскасы, үзебез яшәгән җир планетасы һәм аның иярченнәре турында балалар бик күп башлангыч күзаллау алдылар.
-
Иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре 07.04.2014

II кечкенәләр -2 төркемендә балаларның иҗади эшчәнлек нәтиҗәләре - тузганак чәчәкләре.
-
Диплом белән бүләкләнүчеләр. 04.04.2014

Уртанчылар төркеме балалары Ямалиева Алинә, Шигапова Рәзилә "Мир в котором я живу" III Бөтенрәсәй конкурсында "Минем яраткан әкият" номинациясендә катнашып Диплом белән бүләкләнделәр.
Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
Без булдырабыз! 03.04.2014

Безнең чәчкән суганнар
Менә нихәтле булганнар.
Без булдырабыз!
IIнче кечкенәләр төркеме.
-
"Көлке көне" 01.04.2014

Бездә "Көлке көне"








