муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Агач утыртабыз. 26.04.2014

26 апрель көнне 9 сыйныф укучылары агач утырту акциясендә катнаштылар. Урманчы Марат Хәкимов бүләк итеп биргән агачлар мәктәп тирәсенә һәм чишмә буена утыртылды. "Мәктәпкә бездән истәлек булып калсыннар, еллар узгач безне очрашуларга чакырып торсыннар", -дип аңлаттылар 9 лар үзләренең изге эшләрен.
-
Өмә ясадык! 23.04.2014

Пионерия заманыннан калган традициягә туры китереп, 22 апрель көнне мәктәп территориясен җыештыру өчен өмә оештырылды. Анда барлык укучылар һәм укытучылар тырышып эшләделәр.
-
Без Тукайны белергә тиеш. 22.04.2014

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне алдыннан һәм "Туган тел" атналыгы кысаларында тәрбия сәгатьләрендә укучылар оешмасы тарафыннан Тукай турында чыгышлар ясалды. Аның турында балачактан алып өйрәнсәк тә, ул һаман да белгән саен күбрәк беләсе, ишетәсе килә торган шәхес.
-
Китап турында викторина. 21.04.2014

Башлангыч сыйныф укучылары белән китапка багышлап оештырылган чара бик күңелле һәм җанлы узды.
-
"Балалар китабы" атналыгы. 17.04.2014

"Балалар китабы" атналыгы кысаларында 1 нче сыйныф укучылары китапханәдә кунакта булдылар. Очрашуны китапханәче Шәйхиева Г.С. үткәрде.
-
Эвакуация. 16.04.2014

Кинәт кенә килеп чыга торган очракларда кеше югалып кала. Шуңа күрә аны мондый күренешләргә күнектерергә кирәк. Боларны исәпкә алып ОБЖ укытучысы Гадил Гаптрафикович бүген укучыларның эвакуация вакытында үзләрен ничек тотуларын, кагыйдәләрне үтәүләрен тикшерде.
-
Пожардан саклан! 16.04.2014

"Карактан кала, уттан юк", дип халык белеп әйтә. Авыр хәлләргә юлыкмас өчен, һәрвакыт саклану чараларын күрергә кирәк. Бүген мәктәбебездә булган уттан саклау хезмәткәрләре дә укучыларга бу турыда аңлатты.
-
12 апрель- Космонавтика көне. 15.04.2014

Сыйныфларда Космонавтика көненә карата тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Башлангыч сыйныфларны укучылар оешмасыннан Хасанова Әдилә космос тарихына багышланган эчтәлекле материал белән таныштырды.
-
Волейбол ярышы. 14.04.2014

1998-99 нчы елгы егетләр арасында оештырылган волейбол ярышында мәктәбебез командасы 3 нче урынга яулады. Тренерлары: Галимов И.М.
-
Әти-әниләр җыелышлары. 09.04.2014

3 нче чирек нәтиҗәләре белән таныштыру, алдагы эшләрне планлаштыру өчен сыйныфларда әти-әниләр җыелышлары уздырылды. 15 мартта башланып киткән IT-чемпион конкурсы турында да ата-аналарга аңлату эшләре үткәрелде.













