муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Митингта катнаштык. 09.05.2014

8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митингта укучыларыбыз өлкәннәрне хөрмәтләде - матур чыгышлары белән аларны сөендерде.
-
Батырларга дан! 06.05.2014

Җиңү көненә багышлап профотряд оешмасы укучыларга бик мәгънәле, эчтәлекле чыгышлар тәкъдим итте.
-
Көрәш буенча җиңүчеләребез. 03.05.2014

Танылган көрәшче Васыйл абый Гарифуллин истәлегенә уздырылган ярышта мәктәбебез батырлары Ислам һәм Әмир 1 нче, 2 нче урыннарны яуладылар.
-
Йолдызлар парады. 02.05.2014

30 апрель көнне шаулап-гөрләп мәктәпнең иҗат-отчет концерты узды. Ел буе эшләгән барлык эшкә йомгак ясалды.Сәхнәгә бер-бер артлы фән, спорт, сәнгать буенча нәтиҗәләргә ирешкән укучылар чыгып барды. Шунысы сөенечле, мондый укучыларның саны елдан - ел арта бара. Концерт биюләрнең күп һәм матур булуы белән аерылып торды. Ә биюләрне өйрәтүче - мәктәпнең хореография түгәрәге җитәкчесе Аухадиева Ч.Р.
-
Ярминкә гөрләде. 30.04.2014

Апрельнең соңгы көнендә мәктәптә гөрләп ярминкә үтте. Һәр сыйныф үз "ноктасы"нда сәүдә итте. Ярминкәгә товар әзерләгән өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерәбез!
-
Туган тел атналыгы. 28.04.2014

21-26 нчы апрель көннәрендә мәктәптә туган тел атналыгы үткәрелде. Атналыкны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова Р.Г. чараларга бай итеп төзеде. 5-6 сыйныфлар өчен "Тамчы - шоу" үткәрелде. Габдулла Тукайның иҗатына, тормышына багышланган әдәби викторинада да укучылар актив катнаштылар. Җиңүчеләргә дә, катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Туган тел атналыгы-1. 28.04.2014

Туган тел атналыгы кысаларында үткәрелгән иҗади эшләр һәм кроссвордлар бәйгеләренең җиңүчеләре.
-
Туган тел атналыгы -2. 28.04.2014

Кәгазьдән һәм пластилиннан кул эшләре ясап туган тел атналыгын бизәүче егетләребез Әлфис һәм Илдан.
-
Фәнгә беренче адымнар. 28.04.2014

4 сыйныф укучылары Гарипова Зөһрә инглиз теленнән, Галләмов Алмаз рус теленнән Балтач районы Мәгариф идарәсенең яхшы нәтиҗәләргә ирешкән өчен рәхмәт хатына ия булдылар. Рус теленнән олимпиадага әзерләүче - Гайфуллина Э.Г., инглиз теленнән - Аухадиев И Ф.
-
Иҗат белән шөгыльләнүчеләр. 28.04.2014

Тәрҗемә һәм иҗат эше белән шөгыльләнүчеләр дә телләр атналыгында бүләкләнделәр. 1 урынга 8 нче сыйныфтан Хәйруллин Әмир, 6 нчы сыйныфтан Гарипова Гөлсөя лаек булды. Гомумән, 6 нчы сыйныфлар - бу чарада иң актив катнашучылар.













