муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Бөек Ватан сугышында халкымның батырлыгы. 28.02.2015

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Габделхакова Р.Г. 6 нчы сыйныфлар белән Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Бөек Ватан сугышында халкымның батырлыгы" темасына дәрес үткәрде.
-
5 сыйныфта ачык дәрес. 27.02.2015

5 нче сыйныфлар белән рус теле укытучысы Иванова Н.А. әти-әниләр өчен ачык дәрес үткәрде. Фикер алышулар вакытында укучыларга бик тырышып рус телен өйрәнергә кирәклегенә басым ясалды.
-
Мальчиш-Кибальчиш - 2015. 26.02.2015

Спорт сәламәтлек айлыгының тагын бер матур чарасы - башлангыч сыйныфлар өчен "Мальчиш-Кибальчиш - 2015" уены оештырылды. Укучылар бик тырышып ярыштылар, кайткач тәмле итеп чәй эчтеләр, бәрәңге ашадылар.
-
Әтиләрдә туган ил көче. 25.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Әтиләрдә туган ил көче" исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде Кичәдә патриотик җырлар яңгырады, сугыш чорын чагылдырган тирән эчтәлекле чыгышлар, дәртле биюләр бер-берсен тулыландырып барды. Әтиләр тапкырлык, зирәклек, җитезлектә көч сынашты.
-
Беренче дипломнар. 24.02.2015

Беренче сыйныф укучылары Галиев Айдар һәм Гыйльметдинов Әлфис әйләнә-тирә буенча дистанцион конкурста катнашып дипломга ия булдылар.
-
Волейбол ярышы. 24.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче чаралар исемлегендә авылдашыбыз Тәлгать Гыйльванов истәлегенә оештырылган волейбол ярышы да бар. 22 февраль көнне узган ярышта 7 команда катнашты. Беренче урында - полиция хезмәткәрләре, икенчедә - "Студент-1" командасы, өченчедә - "Авыл яшьләре".
Уен мизгелләре һәм протокол белән фотогалереяда таныша аласыз.
-
Егетләр кичәсе. 21.02.2015

23 февраль бәйрәменә багышлап егетләр кичәсе уздырылды. Кичәнең бер өлешендә - Җиңүнең 70 еллыгына карата сораулар бәйгесендә егетләр матур җаваплары белән сөендерделәр.
-
Дуслык матчы. 20.02.2015

Мәктәпнең егетләр волейбол командасы район ведомстоводан тыш сакчылык бүлеге хезмәткәрләре белән дуслык матчы үткәрде һәм җиңүгә иреште.
-
Мастер класс. 19.02.2015

Район сакчыллык бүлегендә эшләүче егетләр укучылар белән очрашуга килделәр һәм саклану кагыйдәләре буенча мастер класс күрсәттеләр. Алтындай вакытларын кызганмыйча бу чарага килгән егетләргә, җитәкчеләре Хәйретдинов Айдар Фоат улына укучылар һәм укытучылар исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Өлкәннәрне хөрмәт итик. 18.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә укучылар тыл ветераннарына аеруча игътибарлы булырга тырышалар: тимурга барып, карларын көрәп кайталар. Шулай ук авыл уртасындагы һәйкәлне дә чистартып, тәртипләп тоталар.













