муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Кызлар волейболы - 2015. 10.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына үткәрелүче чаралар исемлеген 7 март көнне хатын-кызлар арасында уздырылган волейбол ярышлары тулыландыра. Ярышта барлыгы 5 команда катнашты.
-
Матолимп җиңүчеләре. 09.03.2015

Россия күләмендә 1-4 сыйныфлар арасында үткәрелүче дистанцион математик олимпиада җиңүчеләре - 2 сыйныфтан Гарипов Әлфис, Аухадиев Илдан, 3 сыйныфтан - Мифтахов Әсхәт һәм Кәбирова Зилия.
-
Әниләрдә - йөрәк җылысы. 07.03.2015

6 март көнне 8 нче март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә әниләр барысы да актив катнаштылар. Кичә өчен җаваплылыкны үз өсләренә алган 2 нче сыйныфларга һәм сыйныф җитәкчеләре Гобәйдуллина Ф.Ә. га бик зур рәхмәт.
-
Өчпочмаклы солдат хатлары. 06.03.2015

Ут эченнән килгән солдат хатлары - мәктәп музеенда сакланучы иң кыйммәтле экспонатларның берсе. Аларның язылуына инде 70 лдан артык. Ләкин хатлардагы сагыну, ярату хисләре мәңгелек!
-
Аҗаган - 2015(1) 05.03.2015

Чепья мәктәбе базасында районның төп мәктәпләре өчен уздырылган "Аҗаган - 2015" ярышында мәктәбебез командасы матур чыгыш ясады. Команданың җитәкчесе: Гайфуллин Г.Г.
-
Һәйкәлләр ни сөйли? 05.03.2015

1 нче сыйныф җитәкчесе Гайфуллина Э.Г. "Һәйкәлләр ни сөйли?" дигән темага тәрбия дәресе үткәрде. Укучылар батыр авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында да булдылар.
-
Батырлык дәресе. 04.03.2015

Илебез тарихында үткәрелә торган зур бәйрәм - Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан 3 нче сыйныфларда "Батырлык дәресе" үткәрелде. Укытучысы: Әхмәтҗанова А.Ш.
-
"Җиңү килде җирне нурга күмеп" 04.03.2015

4 нче сыйныфларда "Җиңү килде җирне нурга күмеп" дигән темага сыйныф сәгате үтте. Без анда сугыштан җиңү яулап кайткан авылдашларыбыз турында сөйләштек, аларны хөрмәт белән искә алдык.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден - медальләрне чыңлатып.
-
Аҗаган - 2015. 03.03.2015

28 февраль көнне "Аҗаган-2015" үткәрелде. "Аҗаган" хәрби уенында батальоннар арасында ату ярышлары булып узды. Яшь сугышчылар үзләренең төз атуларын күрсәттеләр. "Зәңгәрләр" 120 очко, "Яшелләр" 73 очко җыйдылар. Иң төз атучылар - Галимов Ислам һәм Мостафина Алинә.
-
Исәннәрнең кадерен белик. 02.03.2015

Без - 7 нче сыйныф укучылары һәр атнада тыл ветераны Миннегөл апаның хәлен белеп, эшләрендә ярдәм итеп кайтабыз. Сугыш елларында Миннегөл апа урак ура, көлтә бәйли. Шул ук вакытта грузчик булып та эшли. Миннегөл апа - безнең авылыбызның хөрмәтле кешесе. Без аңа тазалык, озын гомер телибез.













