муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Уңышлар. 28.02.2024

Кукмара районы Олыяз урта мәктәбедә III республикакүләм "Туган тел - тормыш көзгесе" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә катнашып зур уңышларга ирештек. "Сөйлим туган телемдә" юнәлешендә Нигматуллин Юсуф 3 нче урын яулады. Шул ук юнәлештә Фәйзрахманов Муса һәм Низамов Айзат катнашучы сертификатына ия булдылар.
" Мирас"юнәлешендә Мифтахов Әнәс һәм Шәйхиев Рәсүл лауреат исемен яулады.
" Сезгә әйтер сүзем бар..." юнәлешендә мөгаллимнәребез Мифтахова Р. Б. - 2 нче урынга, Шәйхиева Г. С. лауреат исеменә лаек булды. -
Очрашу-2024. 25.02.2024

"Бер очрашу - бер гомер" дип мәктәпне 20, 30, 50 ел элек тәмамлаучылар 24 нче февраль көнне Очрашу кичәсенә җыелдылар.
-
Кызлар кичәсе. 21.02.2024

Кызлар егетләр өчен бәйрәм кичәсет оештырды.
-
Мальчиш-Кибальчиш. 20.02.2024

Спорт айлыгы чаралары кысаларында бүген башлангыч сыйныфлар өчен Кече Аҗаган - "Мальчиш-Кибальчиш" уены үткәрелде.
-
Хуш, Әлифба! 17.02.2024

Әлифбабыз тәмам булды,
Без җыелдык бәйрәмгә.
Шатлыгыбыз эчкә сыймый
Ничек сезгә сөйләргә.
Иң якын дусларың
Булдык без синең.
Һәр хәреф елмаеп,
Әйтте үз исемен.
Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде.
Сүз төзеп укуы
Кызык һәм күңелле.
Кызык әкиятне
Укуы рәхәт.
Рәхмәт, Әлифба,
Сиңа зур рәхмәт.
1 нче сыйныф укучылары Әлифба белән хушлашу бәйрәме үткәрделәр. -
Тату сыйныф серләре-2024. 16.02.2024

"Тату сыйныф серләре" конкурсының район этабында бик матур чыгыш ясап 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре, 3 нче урынга лаек булдылар! Сыйныф җитәкчеләре Кәбирова Р.М. Афәрин!
-
День первооткрывателя. 12.02.2024

День первооткрывателя – это праздник, который посвящен выдающимся соотечественникам – путешественникам, учёным, исследователям и их открытиям. Первооткрыватели – это, в первую очередь, профессионалы, которые смогли преодолеть границы стандартной деятельности и посвятили свою жизнь служению людям, науке, своей стране. Мы сохраняем память о первооткрывателях нашей страны, учимся у них целеустремлённости, верности своему делу, мужеству идти вперёд. Совершать открытия могут люди разного возраста и профессий.
Бүгенге дүшәмбе сөйләшүе дә бик кызыклы, кирәкле, актуаль мәгълүмат чыганагы булды. Укучылар материал белән кызыксынып таныштылар. -
Замана балалары. 09.02.2024

Спорт айлыгы кысаларында 6-9 сыйныф укучылары белән "Замана балалары" спорт ярышлары бәйгесе үткәрелде. Төрле ярышларның нәтиҗәләре буенча спорт буенча иң көчле егет-кызлар билгеләнде.
-
Россия фәне көне. 08.02.2024

Һәр елны 8 нче февраль көнне илебезнең фәнни җәмгыяте үз профессиональ бәйрәмен — Россия фәне көнен билгеләп үтә. Ул Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 1999 елда гамәлгә куела. Нәкъ менә 1724 елның 8 нче февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I тарафыннан Россиядә Фәннәр академиясе нигезләнә. Шул дата уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар үзләренең гомерләрен фән өлкәсенә багышлаган галимнәр белән таныштылар, тәрбия сәгатеннән күп мәгълүмат алдылар
-
Дмитрий Менделеевның 190 еллыгына 08.02.2024

Һәр елны 8 нче февраль көнне илебезнең фәнни җәмгыяте үз профессиональ бәйрәмен — Россия фәне көнен билгеләп үтә. Ул Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 1999 елда гамәлгә куела. Нәкъ менә 1724 елның 8 нче февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I тарафыннан Россиядә Фәннәр академиясе нигезләнә.
Дөньяда танылган химик-галим Дмитрий Иванович Менделеевны белмәүче кеше юктыр, мөгаен. 1869 елда ул химик элементлар закончалыгын ача һәм үзенең атаклы таблицасын төзи. Моннан тыш та аның химия, физика, метеорология, икътисад, фәлсәфә өлкәсендә йөзләгән фәнни хезмәте барлыгы билгеле. Органик химия буенча Россиядә беренче дәреслекләрне дә Менделеев яза, ул дөньяның йөзгә якын фәнни җәмгыятендә шәрәфле әгъза булып тора. Дмитрий Ивановичның шулай ук Казан губернасы белән тыгыз элемтәдә торуын, төтенсез дары уйлап табып, аның беренче партиясен Бондюг /хәзерге Менделеев шәһәре/ авылындагы химия заводында эшләвен, шунда химик технология буенча консультант булып торуын да әйтеп үтәргә кирәк. Менделеевны соңгы мең елда туган иң бөек галим, дип атарга мөмкин.
8 февраль көнне бөек химик Д.И.Менделеевның тууына 190 ел. Шул уңайдан мәктәбебезнең химия укытучысы Кәбирова Раушания Маликовна 6-9 нчы сыйныфлар өчен “Бөек химик Д.И.Менделеев” дип исемләнгән кызыклы танып белү сәгате үткәрде. Ул укучыларны Д.Менделеевның тормыш юлы һәм аның турындагы кызыклы фактлар белән таныштырды. Соңыннан ике команда, галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге буенча, КВНда үзара көч сынашты.













