муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Лагерьның 4 көне 30.05.2024

Лагерьның 4 көнендәге чаралар "Яңа китаплар иленә сәяхәт" исеме астында үткәрелде. Укучылар авыл китапханәсенә, мәчеткә бардылар, җырлы-биюле уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 3 көне... 29.05.2024

Лагерьның 3 нче көне: бүгенге көн күпчелек әти-әниләрнең эш урыны булган терлекчелек комплексына экскурсия белән истә калыр. Бик кызыксынып күзәтеп, ошатып, тәмле итеп чәйләр эчеп, үскәч шунда эшкә килергә булып кайттылар балалар.
-
Лагерьның 2 көне. 28.05.2024

Лагерьның 2 нче көне - Сәяхәтчеләр көне. Бүген укучылар "күршеләребездә" кунакта булдылар, Мари Арбор мәктәбе белән таныштылар.
-
Лагерьның 1 көне. 27.05.2024

Бүген мәктәптә "Гөлбакча" мәктәп яны лагеры үзенең эшен башлап җибәрде. Көндәлек эш режимы Дәүләт гимннары белән башлап җибәрелде.
-
Соңгы кыңгырау-2024. 25.05.2024

-
Парад талантов-2024. 24.05.2024

-
Пионер туган көн. 18.05.2024

19 май – Пионерия туган көн. В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы 1922 елның 19 маенда төзелгән. Якты хәтирәләр белән тарихка кереп калган оешмага быел 102 ел тула.
Ялкынлан, учак, дөрлә югары,
Без – пионерлар, эшче уллары.
Киләчәк чорлар чакыра безне,
«Һәрвакыт әзер!» пионер сүзе.
Пионер, комсомол, коммунист… Пионер — беренче дигән сүз. Пионерлар — билгесезлеккә юл салучылар, курку белми алдан баручылар. Пионерия оешмасы яшь буынны тәрбияләүнең иң мөһим чарасы булып торды. Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән пионерия инде тарихта гына калды.
Советник Гарипова Л.Р. Пионерия туган көненә багышлап әңгәмә-уен үткәрде. Чараның махсус кунагы - күп еллар пинервожатый булып эшләгән, үзе дә октябрят, пионер, комсомол булган Фәләхов Г.Г. -
Гаилә бәйрәме. 17.05.2024

3 нче сыйныфлар китапханәче Хадиева Рафилә апа белән берлектә Гаилә елы кысаларында Гаилә бәйрәме үткәрделәр.
-
Үлемсез полк - 2024. 06.05.2024

Быел Россиядә «Үлемсез полк» йөреше традицион форматта уздырылмаячак дип билгеләнде. Шуңа күрә бүгенге дүшәмбе сөйләшүе әлеге акциягә багышланды. Укучыларыбыз белән беррәттән аларның бабайлары да тантаналы линейкада һәм мөхим сөйләшүдә катнашты.
-
Җиңү тәрәзәләре. 05.05.2024

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә укучыларыбыз "Җиңү тәрәзәләре" (Окна Победы) акциясенә кушылдылар.













