муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 ( 139 ) 140 >>
-
Ачык дәрес. 20.01.2016

"Төгәл фәннәр" атналыгы кысаларында физика укытучысы Гарипова Г.К. 8 нче сыйныфларда "Ток зурлыгы һәм аның үлчәү берәмлекләре" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Информатематик брейн-ринг. 19.01.2016

"Төгәл фәннәр" атналыгы кысаларында 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Информатематик брейн-ринг" үткәрелде.
-
Иң акыллы-2. 18.01.2016

7-8 сыйныф укучылары арасында да иң акыллы укучыны билгеләү өчен математик уен үткәрелде.
-
Иң акыллы. 16.01.2016

Математика укытучысы Фәләхов Г.Г. 5-6 сыйныф укучылары арасыннан иң акыллыларны билгеләү өчен "Иң акыллы" математик уенын үткәрде.
Атналык чаралары киләсе атнага дәвам итәчәк.
-
Педагогик киңәшмә. 13.01.2016

"Яңа стандартлар һәм аларның нәтиҗәсе" темасы астында педагогик киңәшмә үткәрелде. Бу стандартларны практикада кулланган укытучылар үз фикерләрен башкаларга җиткерделәр.
-
Компьютер уеннары. 12.01.2016

"Төгәл фәннәр" атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныфларда "Компьютер уеннары" темасына тәрбия дәресе узды.
-
Каникулда да имтихан... 08.01.2016

9 нчы сыйныф укучылары 6 нчы гыйнварда рус теленнән, 8 ендә математикадан сынау имтиханнары бирделәр.
-
Бәйрәм белән! 30.12.2015

Яңа еллар килеп җитте,
Ак карларга төренеп.
Яңа еллар имин булсын!
Яшик бәхет, сөенечләр,
Шатлыкларга күмелеп.
-
Гөрләп узды Яңа еллар... 28.12.2015

Чыгышларга, костюм-маскаларга, җыр - биюләргә, уеннарга бай булган Яңа ел бәйрәмебез күңелле итеп узып та китте. Алда каникуллар, яллар...һәм имтиханнар. Барысы да яхшы булсын иде! Маймыл безгә бары тик уңышлар гына алып килсен!
-
Бәйрәмгә чакырабыз. 25.12.2015

27 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә Яңа ел бәйрәменә чакырабыз. Бәйрәм җыр-биюләргә, уеннарга бай булачак. Соңыннан лотерея билетлары уйнатылачак. Рәхим итегез!













