муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
Китапханәдә очрашу. 02.02.2016

Китапханәче Рафилә апа Һадиева 6 нчы сыйныф укучылары белән Әдәплелек дәресе үткәрде, укучыларга тәрбия турында бик күп матур фикерләрен җиткерде.
-
Көрәшчеләр. 01.02.2016

Бертуган Әхмәдиевлар призына уздырылган көрәш мәктәбебез өчен уңышлы булды: катнашучыларыбызның барысы да призлы урыннар яулады.
-
Кышкы спартакиада. 29.01.2016

28 нче январь көнне мәгариф хезмәткәрләре арасында уздырылган Кышкы спартакиада ярышларында мәктәбебез командасы төп мәктәпләр арасында беренче булды.
-
Контроль эш. 26.01.2016

Белемле кеше меңне егар, дип 5 нче сыйныфлар тырышып укыйлар. Алар бүген математикадан контроль эш эшләделәр.
-
Җиңүчеләр. 25.01.2016

7 сыйныф укучысы Гаязетдинова Рәмзия һәм 8 нче сыйныфтан Сабитова Алсу армспорт буенча 2нче һәм 3 нче урыннарны алып кайттылар.
-
Конкурсларда катнашабыз. 25.01.2016

5 нче сыйныф укучысы Шәйхиева Язгөл яхшы уку белән беррәттән, конкурсларда да актив катнаша - рус әкиятләре буенча үткәрелгән дистанцион викторинада катнашып, 50 мөмкинлектән 47 балл туплады.
-
"Бозда сак бул!" 23.01.2016

"Бозда сак бул!" акциясе кысаларында үткәрелгән рәсем конкурсында 4 нче сыйныфтан Зилия, 2 нче сыйныфтан Фәнзил һәм Әлфис актив катнаштылар.
-
"Безнең уен" 22.01.2016

"Төгәл фәннәр атналыгыны"ң тагын бер чарасы - 7-9 сыйныфлар өчен "Безнең уен" үткәрелде. Уенда "Зирәкләр" һәм "Яшь математик" командалары көч сынашты.
-
Кышкы кросс-2016. 21.01.2016

20 нче январь көнне ел саен үткәрелеп килүче кышкы кросс зур активлык белән үтте. Барлык гаиләләр дә катнашты, аеруча Зиннәтуллиннар һәм Низамовлар - алар гаиләсеннән 13 катнашучы теркәлде. "Иң кечкенә катнашучы"лар булып яшь ярымлык Гарипова Гөлсем, 2 яшьлек Нигъмәтуллин Ислам, ә "Иң өлкән катнашучы" булып - Мифтахова Җәүһәрия апа танылды.
-
Ачык дәресләр. 21.01.2016

Әти-әниләр катнашында 6 нчы һәм 2 нче сыйныфларда татар теленнән ачык дәресләр узды. Татар теле укытучысы Мифтахова Р.Б. һәм 2 сыйныф укытучысы Гайфуллина Э.Г. дәресләрне бик матур, җанлы, кызыксындыра торган итеп үткәрделәр.













