муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Информатематик брейн-ринг. 19.01.2016

"Төгәл фәннәр" атналыгы кысаларында 5-6 нчы сыйныфлар өчен "Информатематик брейн-ринг" үткәрелде.
-
Иң акыллы-2. 18.01.2016

7-8 сыйныф укучылары арасында да иң акыллы укучыны билгеләү өчен математик уен үткәрелде.
-
Иң акыллы. 16.01.2016

Математика укытучысы Фәләхов Г.Г. 5-6 сыйныф укучылары арасыннан иң акыллыларны билгеләү өчен "Иң акыллы" математик уенын үткәрде.
Атналык чаралары киләсе атнага дәвам итәчәк.
-
Педагогик киңәшмә. 13.01.2016

"Яңа стандартлар һәм аларның нәтиҗәсе" темасы астында педагогик киңәшмә үткәрелде. Бу стандартларны практикада кулланган укытучылар үз фикерләрен башкаларга җиткерделәр.
-
Компьютер уеннары. 12.01.2016

"Төгәл фәннәр" атналыгы кысаларында 6 нчы сыйныфларда "Компьютер уеннары" темасына тәрбия дәресе узды.
-
Каникулда да имтихан... 08.01.2016

9 нчы сыйныф укучылары 6 нчы гыйнварда рус теленнән, 8 ендә математикадан сынау имтиханнары бирделәр.
-
Бәйрәм белән! 30.12.2015

Яңа еллар килеп җитте,
Ак карларга төренеп.
Яңа еллар имин булсын!
Яшик бәхет, сөенечләр,
Шатлыкларга күмелеп.
-
Гөрләп узды Яңа еллар... 28.12.2015

Чыгышларга, костюм-маскаларга, җыр - биюләргә, уеннарга бай булган Яңа ел бәйрәмебез күңелле итеп узып та китте. Алда каникуллар, яллар...һәм имтиханнар. Барысы да яхшы булсын иде! Маймыл безгә бары тик уңышлар гына алып килсен!
-
Бәйрәмгә чакырабыз. 25.12.2015

27 декабрь көнне 11.00 сәгатьтә Яңа ел бәйрәменә чакырабыз. Бәйрәм җыр-биюләргә, уеннарга бай булачак. Соңыннан лотерея билетлары уйнатылачак. Рәхим итегез!
-
Җыелыш. 24.12.2015

23 декабрь көнне полиция хезмәткәрләре, балалар табибы Смагин К.С. һәм әти-әниләр катнашында җыелыш уздырылды. Анда сүз Яңа ел бәйрәмнәрен тыныч уздыру, куркынычсызлык таләпләрен үтәү, пиротехник җайланмаларны кулланмау тиешлеге, балалар арасында очрарга мөмкин булган вируслы авырулар турында барды. Соңыннан җыелышны сыйныф җитәкчеләре дәвам итте. Алар кышкы каникул чорына тәртипләрне аңлаттылар һәм балалар өстеннән җаваплылыкны әти-әниләргә тапшырдылар.













