муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 ( 116 ) 117 118 119 120 >>
-
Ак күңелле әбиләр. 09.10.2017

Авыл китапханәсендә 5-6 сыйныф укучылары һәм аларның әбиләре белән очрашу кичәсе үткәрелде. Китапханәче Рафилә апа чараны матур эчтәлекле итеп оештырган, авылыбыз сандугачы Әкълимә апа үзенең җырлары белән әбиләрне елатты да, уйлатты да. Чара матур чәй табыны артында тәмамланды.
-
"Каләм сызган ак юл" 07.10.2017

Мәдәният йортында гомерләрен балалар укытуга багышлап, лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм укытучылар хөрмәтенә "Каләм сызган ак юл" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде.
-
Бәйрәм котлавы. 06.10.2017

Укучылар бәйрәм хәрмәтенә укытучыларга бик матур концерт бүләк иттеләр. Чара бик һәм эчтәлекле булды. Чарада катнашкан укучыларга, әзерләгән Әнисә Илнуровнага, Илфар Фаязовичка бик зур рәхмәт.
-
Рус теленнән тикшерү эше. 05.10.2017

5 нче сыйныфлар бүген рус теленнән ике сәгатьлек тикшерү эше башкардылар.
-
Медосмотр үттек. 05.10.2017

Бүген Табиблар укучыларыбызның сәламәтлеген тикшерде.
-
Аңлап уку кирәк. 03.10.2017

5 нче сыйныфлар бүген "Читательская грамотность" буенча тикшерү эше башкардылар.
-
Әбиләргә игътибар кирәк.
02.10.2017
8 нче сыйныф укучылары Нәсимә һәм Мәүлиха әбиләрне Өлкәннәр көне белән котладылар.
-
Тикшерү эше. 28.09.2017

Бүген 5 нче сыйныфлар математикадан диагностик тикшерү контроль эше эшләделәр.
-
Мәрхәмәтлелек дәресе. 26.09.2017

Авыл китапханәчесе Хадиева Рафилә апа 5-6 сыйныфлар өчен "Мәрхәмәтлелек дәресе" үткәрде. Укучылар ярдәм итү, мәрхәмәтле, шәфкатьле, игътибарлы, ихтирамлы булу турында бик күп мәгълүмат алдылар.
-
Иртәнге линейка. 25.09.2017

Иртәнге линейкада тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Аухадиев И.Ф. укучыларга тәртип, уку торышы буенча җентекле анализ ясады.













