муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422245, РТ, Балтасинский район, с. Арбор, ул. Татарстана, д. 59 |
| Телефон: | +7(843)-683-78-35 |
| E-Mail: | Sarb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Арборская ООШ» |
| Руководитель: | Хасанов Хамит Мухамматович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 37 уч-ся/ 38 бала |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арборская основная общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Рус теленнән ВПР.
26.10.2017
Бүген 5 нче сыйныф укучылары рус теленнән впр башкардылар.
-
Иртәнге линейка. 23.10.2017

Узган атнада дежур торган 8 нче сыйныфлар аңлаешлы итеп, яхшы һәм кимчелекле якларны күрсәтеп иртәнге линейкада чыгыш ясадылар. Тәртипләре начаррак булу сәбәпле 4 нче сыйныфларга шелтә белдерелде.
-
Кул көрәше җиңүчеләре. 22.10.2017

"Кама" күмәк хуҗалыгы призына үткәрелгән армспорт ярышында укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар: Алсинә беренче, Рәмзия икенче, Рәсимә белән Фәнис өченче урыннарны алдылар. Укучыларны һәм тренерлары - физик тәрбия укытучысы Галимов И.М. ны бу уңышлары белән котлыйбыз.
-
Авыл бәйрәме.
21.10.2017
Шимбә көнне мәдәният йортында бик күп кунаклар катнашында Авыл бәйрәме уздырылды.
-
Көзге бал-2017. 20.10.2017

7 нче сыйныфлар мәктәпкүләм чара ештырдылар - "Көзге бал" кичәсе үткәрделәр. Кичә уен-конкурсларга бай булды. 5, 8 нче сыйныф укучыларыннан торган "салават күпере" командасы беренче булды.
-
Укытучылар бүләкләнә. 20.10.2017

Мәктәбебез укытучылары Габделхакова Ралия Габделбәровна һәм Хадиева Әнисә Илнуровна "Алтын көз -2017 " район конкурсында катнашып 1 һәм 2 нче урыннарга ия булдылар. Сезне бу уңышыгыз белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Хәтер көне. 17.10.2017

Бүген тәрбия дәресләрендә Хәтер көне турында сөйләшүләр булды.
Дусларым табын түрендә
Ашадылар ашымны.
Дусларым ялган дус булган,
Алдадылар башымны!..
Кара төндә кара елан
Уралды билләремә.
Җиде башлы аҗдаһалар
Ябырылды илләремә.
Г. Зәйнашева
-
Җиңүчеләр. 16.10.2017

Зәкиев Билсур Мәгъсүм улы истәлегенә үткәрелгән татарча көрәш бәйгесендә 9 сыйныф укучылары Аскаров Нияз беренче, Гафиуллин Фәнис икенче, 5 нче сыйныфтан Аухадиев Илдан беренче урыннарны алдылар.
-
Армрестлинг осталары. 15.10.2017

9 нчы сыйныф укучысы Гаязетдинова Рәмзия һәм 7 нче сыйныфтан Мостафина Алсинә 2000-2002 елгы укучылар арасында Чистай шәһәрендә үткәрелгән армрестлинг буенча республика беренчелеге ярышларында үз үлчәүләрендә икенче урын алдылар.
-
Көрәш-17. 14.10.2017

Бүген Арбор мәктәбе базасында Зәкиев Билсур абый истәлегенә көрәш ярышы үткәрелә. Ярышта барлыгы 105 көрәшче катнаша. Җиңүчеләр шәхси беренчелектә һәм командалар арасында билгеләнәчәк. Ярышларның спонсоры - Билсур абыйның улы - Зәкиев Роберт Билсурович.













