Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 67,423318, с. Урсаево, ул. Центральная, д. 58 |
| Телефон: | +7(855)-923-51-16 |
| E-Mail: | Surs.Azn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Средняя общеобразовательная школа с. Урсаево» Азнакаевского района РТ |
| Руководитель: | Харрасов Басир Сагирович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 53 |
| У нас учат: | 16 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа села Урсаево » Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Урсай авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Кышны озату бәйрәме 01.03.2014

1 март көнне Урсай авылында Кәримов Р.И. һәм Ярмиев Р.Н. истәлекләренә көрәш бәйгесе узды. Әлеге чарада республикакүләм " Җиңүнең 70 еллыгына - 70000 лалә чәчәкләре " акциясенә старт бирелде. Укучыларның тырышлыгы белән оештырылган ярминкәдән лалә чәчәкләре суганчалары алырга 2250 сум акча җыелды. Бәйрәм төрле милли һәм ишегалды бәйрәмнәре, җыр - биюләр белән үреле п бардыю
-
Әлифба бәйрәме 28.02.2014

27 нче февраль көнне Урсай урта мәктәбендә "Әлифба бәйрәме" узды. 1 нче сыйныф укучылары укытучылары Насибуллина Рәмилә Фоат кызы белән берлектә бик әчтәлек һәм матур бәйрәм күрсәттеләр. 1 нче сыйныф укучыларын олы җиңүләре белән әти-әниләр , мәктәп админстрациясе котлады. Барлык укучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Хәрби- патриотик айлык дәвам итә 22.02.2014

Хәрби - патриотик айлык кысаларында 22 нче февраль укучылар батыр сугышчыларның истәлегенә авыл һәйкәленә венок салдылар.
-
Хәрби- патриотик айлык дәвам итә 22.02.2014

Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәптә патриотик җыр белән стройда йөрү буенча конкурс игълан ителде. 22 нче февраль көнне әлеге конкурс зур җаваплылык белән узды.
-
Халыкара туган тел көне
21.02.2014
21нче февральдә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мостафина Айгөл Назыйф кызы җитәкчелегендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара уздырылды. Анда 2 , 4 һәм 7 нче сыйныф укучылыры чыгыш ясады.Туган тел турында шигырьләр, җырлар башкардылар, туган телебез-татар теле турында кызыклы,файдалы мәгълүматлар бирделәр.
Бәйрәм ахырында бар укучылар һәм укытучылар, аягүрә басып, Г.Тукайның “Туган тел” җырын җырладылар.
-
Мәктәптә математика һәм информатика атналыгы 19.02.2014

Математика атналыгы уңаеннан 19 нчы февраль көнне укытучы Насибуллина Әминә Зәкиулла кызы 7 нче сыйныфта алгебрадан районкүләм ачык дәрес үткәрде.
-
Яшь сайлаучы көне 17.02.2014

Яшь сайлаучы көне уңаеннан мәктәп күләмендә укучылар өчен сайлау һәм сайлаучы темасына багышланган китап, брошюралар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә атна дәвамында эшләячәк.
-
Мәктәптә математика һәм информатика атналыгы
17.02.2014
17 нче февральдән 22 нче февральгә кадәр мәктәптә математика һәм информатика атналыгы үтә. Укучыларны актив булырга чакырып калабыз һәм уңышлар телибез!
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2014

15 нче февраль көнне 2 - 5 нче сыйныф укучылары өчен герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара уздырылды. Библиотекарь Сахауова Рузалия Мазгар кызы әзерләгән презентация укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды.
-
Профориентация эше. 14.02.2014

2013/2014 нче уку елында мәктәптә профориентлаштыру планы буенча эш алып барыла. Шул уңайдан 14 нче февраль көнне Азнакай шәһәренең мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре тарафыннан 8- 11 нче сыйныф укучылары арасында сорау алу , тренинг үткәрелде. Әлеге хезмәттәшлек дәвамлы булыр дип уйлыйбыз













