Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Атнинский район, с Таш-Чишма, ул. М.Горького д.30 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Tash-chishmi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Таш-Чишминский детский сад" |
| Руководитель: | Сагитова Эндже Габделбаровна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Рәсем эшчәнлегендә 09.10.2025

Рәсем мәктәпкәчә белем бирү системасында зур әһәмияткә ия. Рәсем ясау барышында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда күзәтүчәнлек, эстетик тәрбия, сәнгать тәме, иҗади сәләт формалаша. Балаларның сенсор тәҗрибәсе баетыла.Шулай ук балаларның эстетик фикерләр формалаша; иптәшләренең эшләренә карата игелекле hәм ихтирамлы мөнәсәбәтнең мәҗбүри булуына игътибар итеп, баланың үзе hәм аның яшьтәшләре тудырган сурәтләргә аргументлы hәм киң итеп бәя бирергә өйрәнәләр.
-
"Алтын көз бездә кунакта!" 08.10.2025

Балалар өчен көзге бәйрәм-ул елмаюлар һәм күңел ачу дигән сүз. Көз-күңелле вакыт, балалар, аяк астындагы алтынсу яфракларга һәм яңгырга сөенергә сәләтле. 8 октябрь көнне "Таш -Чишмә" балалар бакчасында Көзге бәйрәм узды. Көз үзен озак көттермәде һәм бәйрәмгә балалар янына килде. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Барлык балалар да канәгать һәм бәхетле булып калдылар. Ә ата – аналар һәм тәрбиячеләр өчен бу иң яхшы бүләк.
-
1 октябрь "Өлкәннәр көне"!!! 01.10.2025

Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын. Бәйрәм белән, кадерлеләребез! Саулык- сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!Ә сезгә, нәни оныкларыгыз , күп еллар "Әбием", "Бабаем" дип дәшәргә язсын!
-
27 сентябрь- День работника дошкольного образования /Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне. 27.09.2025

27 сентябрь — Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия хезмәткәрләре көне. Хөрмәтле тәрбиячеләребез, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз! Барыгызны да тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән ихластан котлыйбыз.
Сабыйлар күңелендә игелеклелек, хезмәткә хөрмәт тәрбияләвегез, яхшыны яманнан аера, матурлыкны аңлый белергә, ярдәмчел булырга өйрәтүегез, күңел җылыгызны, йөрәк назыгызны кызганмыйча, һәр баланы аналарча кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә!
Эшләрегез уң, тормышларыгыз мул, дөньялар имин, көннәр якты булсын! Һәрбарчагызга да гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез.
-
Юл кагыйдәләрен яхшы бел! 20.09.2025

Мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә юл йөрү хәрәкәте куркынычсызлыгы темасы бик актуаль. Тәрбияче апалары әңгәмә, уеннар аша аны балаларның аңына сеңдерергә , юлларда аларның иминлеген тәэмин итәргә тырышалар. Балалар белән узган "Юл кагыйдәләрен яхшы бел!" әңгәмәсе дә нәкъ менә шундый максат белән узды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшереп үткәрделәр.
-
Янгын куркынычсызлыгы/ Пожарная безопастность 17.09.2025

Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатырга, шырпы, кабызгычлар, фейерверклар, шәмнәр, бенгаль утлары белән уйнауның янгынга китерүе, өйдә генә түгел, ә бәлки ишегалдында, басуда һәм урманда да ут белән сак эш җитәргә кирәклеген аңлату мәслихәт.
-
Туган көнең белән,Зәйнәб! 15.09.2025

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.
Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.
-
Көзнен бер көне! 13.09.2025

Беркемгә дә сер түгел, саф hавада йөрү, балаларның сәламәтлеге өчен бик файдалы. Әгәр hавада йөрү процессын дөрес оештырсаң ул файдалы экскурсия генә түгел, кызыклы hәм мавыктыргыч та була ала. Бу юлы да шулай ук булды.Мәсәлән көзге яфраклар бер - берсенә охшамаган, сезонлы үзгәрешләр hәм җил шаулавын тыңладылар.Балалар көз турында белгән шигырьләр, җырларын искә төшерделәр.Көзге саф hавада йөрү бик күп тәэсир,күтәренкел кәеф калдырды.
-
Иртәнге гимнастика/ Утренняя гимнастика 12.09.2025

Балалар бакчасында hәр көн иртәнге зарядкадан башлана.Ул савыктыру мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән: сөяк-мускуллар аппаратын ныгыту,йөрәк - кан тамырлары, сулыш алу, нерв системаларын үстерүгә ярдәм итә hәм шул ук вакытта күтәренке , шат күңелле кәеф тудыра.
Син барасың, мин барам,
Син чабасың, мин чабам,
Син йөзәсең, мин йөзәм,
Син эчәсең, мин эчәм,
Син ашыйсың, мин ашыйм
Син уйныйсың, мин уйныйм
Син җырлыйсың, мин җырлыйм.
Син биисең, мин биим.
Без бергә тату дуслар.
Аермаслар дошманнар.
-
"Уңышны җый!"/ "Урожай собирай" 10.09.2025

Икенче кече яшьтәге балалар төркемендә дидактик уен "Уңышны җый!", "Яшелчә". Балалар үсешендә дидактик уенны өйрәтү hәм тәрбияләү бик әhәмиятеле. Аны балалар эшчәнлегенең теләсә кайсы төрендә: уен, коммуникатив, танып - белү тикшеренү эшчәнлегендә , әдәби әсәрләр белән танышуда элемент буларак кулланырга мөмкин.








