Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422000 Республика Татарстан, Атнинский район, с Таш-Чишма, ул. М.Горького д.30 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Detskiy.Tash-chishmi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Таш-Чишминский детский сад" |
| Руководитель: | Сагитова Эндже Габделбаровна |
| Год основания учреждения: | 2018 |
| У нас учатся: | 12 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Таш-Чишминский детский сад» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Таш-Чишмә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
18 ноябрь - Кыш бабайның туган көне 18.11.2025

Көзнең соңгы ае. Тиздән кышка да аяк басабыз. Барысы да ак юрган астында калачак.
Күңел көтә яңа елның
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын
Эх зәхәр бураннарын.
Барлык балалар да Кыш Бабайга хат язарга ярата. Менә без дә балалар белән Кыш Бабайга хат яздык әле. Бүләк сорап түгел. Ни өчен икәнен беләсегез киләме? Килсә тыңлагыз. Тиздән 18 ноябрьдә – Кыш Бабайның туган көне. Һәркемнең дә туган көне булган кебек, Кыш бабайның да туган көне бар икән, ләбаса. 18 ноябрь – Кыш Бабайның туган көне. Нигә нәкъ менә бу көндә дисезме?! Чөнки суыклар менә шушы көннән башлана икән. Туган ягы Бөек Устюг. Һәркем бүләк көткән шикелле ул да туган көненә бүләк көтә.
-
С Днем Конституции Республики Татарстан 06.11.2025

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне - аның территориясендә яшәүче халыкларның иң төп законы билгеләп үтелә.
Балалар бакчасында Татарстан Конституциясе көне-үзенчәлекле вакыйга.
Балалар Дәүләт символлары - герб, флаг, гимн һәм аларны булдыру тарихы белән таныштылар. Чараның максаты:
- балаларда Конституциянең һәм Дәүләт символларының мәгънәсен аңлау;
- ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү;
- тәрбияләнүчеләрнең гомуми мәдәниятен үстерү һәм белем дәрәҗәсен арттыру.
Балалар күпмилләтле республикабыз буйлап интерактив сәяхәт кылдылар, Татарстан башкаласы Казан турында күп кенә кызык яңалыклар белделәр, Татарстанның төрле шәһәрләренең истәлекле урыннары һәм мәдәният һәйкәлләре белән таныштылар.
-
4 ноября "День народного единства"/ 4 ноябрь "Халыклар Бердәмлек көне" 05.11.2025

" 4 ноябрь - Бердәмлек көне" уңаеннан балалар белән пластинография техникасы кулланып флаг эшләдек.
-
4 ноября - День Народного Единства! 04.11.2025

-
Семинар 28.10.2025

Бүген Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында тәрбиячеләр өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше буенча шөгелләрне ФББП таләпләрен исәпкә алып оештыру» темасына район семинары узды.
- 2026 год в Республике Татарстан - Год воинской и трудовой доблести. 24.10.2025
-
20 октябрь - Халыкара пешекчеләр көне. 21.10.2025

20 октябрь -Халыкара пешекчеләр көне. Безнең балалар бакчасында балаларыбызны тәмле ризыклар пешереп ашатучы Раилә апайны да hөнәри бәйрәме повар -пешекчеләр көне белән котлыйбыз. Җаваплы эштә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
-
"Әтиләр көне"/ "День папы" 20.10.2025

19 октябрьдә Россиядә Әтиләр көнен билгеләп үтү уңаеннан Таш - Чишмә балалар бакчасында элеге бәйрәмгә багышланган чара үткәрдек. Балалар белән әтиләренә открыткалар ясадык, кызыклы тематик әңгәмә үткәрдек. Балалар әтиләренә карата игелекле hәм назлы сүзләрне искә төшерделәр,әтиләр турында табышмакларны чиштек. Бәйрәм белән хөрмәтле әтиләребез.
-
"Ашыт" тыюлыгы белгечеләре бакчабызда кунакта! 17.10.2025

-
Сюжетно- ролевые игры для детей 14.10.2025

Ни өчен балаларга сюжетлы рольле уеннар мөhим? Бала тирә- юньдәгеләр белән аралашырга ,сөйләшергә ,җавапларны игътибар белән тыңларга, үз фикерләрен hәм хисләрен җиткерү өчен мимика кулланырга өйрәнә, шуңа күрә мондый уеннар бик мөhим. Роль уйнау - hәр баланың традицион мавыгуы. Мондый уеннарда бала мөстәкыйль шәхес буларак формалаша.
Безнең бакча балалары "Табиб", "Пешекче", "Әни- бала" h.б кебек сюжетлы- рольле уеннары бик яраталар.Бу уеннар балаларга күңел ачу гына түгел, ә социаль күнекмәләрен, иҗадилеген hәм фантазиясен үстерү, мөмкинлеген бирә.








