Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Проект эшләре 21.04.2021

Бүген 4 сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар. Хашимова Алинә «Что такое слайм», Хәкимҗанова Дилә « Әти-әниләр һөнәре» темалары буенча чыгыш ясап, кызыклы эзләнү эшләре алып баруларын күрсәттеләр.
Сегодня ученицы 4-ого класса успешно защитили проектную работу и по критериям оценивания получили высокие баллы.
-
Проект эшләре 21.04.2021

21 нче апрель көнне 5 нче сыйныф укучылары эзләнү эшләренә нәтиҗә ясап, тәкъдим иттеләр. Укучылар әлеге эшкә җаваплы карап,үзләрен кызыксындырган темаларга бик эчтәлекле чыгыш ясадылар. Күпчелек эзләнү эшләре табигатьне саклауга, экологик проблемаларга, сәламәт яшәү рәвешенә багышланган иде.
21 апреля учащиеся 5 класса защитили проектные работы. Большинство исследовательских работ было посвящено охране природы, экологическим проблемам, здоровому образу жизни.
-
Ачык сыйныф сәгате 21.04.2021

21 нче апрель көнне 2 сыйныфта «Дуслык елмаюдан башлана» дип аталган ачык сыйныф сәгате үткәрелде. Дуслар эзләргә барган «сәяхәт» балаларга бик ошады.
21 апреля во 2 классе проводился открытый классный час на тему «Дружба начинается с улыбки».
-
Тәрбия сәгате 21.04.2021

21 нче апрель көнне 5 нче сыйныф җитәкчесе Загрутдинова Е. П. «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары» дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Укучыларга халкыбызның борынгылардан килгән йолалары — «Аулак өй», «Каз өмәсе» , «Никах туе» «Исем кушу» турында презентация тәкъдим итте, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу, аларны кабат җанландыру, өйрәнү турында сөйләде.
21 апреля классный руководитель 5 класса Загрутдинова Е. П. провела классный час на тему: «Традиции и обычаи татарского народа».
-
Китап күргәзмәсе 19.04.2021

Г. Тукайның 135 еллыгына багышлап, авторның иҗатын туплаган китаплар күргәзмәсе оештырылды.
К 135-летию со дня рождения Г. Тукая была организована книжная выставка, посвященная творчеству автора.
-
Ачык дәрес 19.04.2021

Сәмигуллина Резедә Хәмбәл кызы Күшәр төп мәктәбенең 3 нче сыйныфында ,хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашу максатыннан, әйләнә-тирә дөнья фәненнән ачык дәрес күрсәтте.
Самигуллина Резеда Хамбаловна в 3 классе Кушарской основной школы провела открытый урок по предмету окружающий мир с целью обмена опытом с коллегами.
-
Ачык ишекләр көне 17.04.2021

Бүген мәктәбебезнең 9нчы сыйныф укучылары Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ачык ишекләр көнендә катнашты.
Сегодня учащиеся 9-х классов нашей школы приняли участие в Дне открытых дверей в Атнинском сельскохозяйственном техникуме им.г.Тукая.
-
Проект эшләре 16.04.2021

16 нчы апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары проект эшләрен якладылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган темалар буенча кызыклы һәм эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Чыгышлар хокук белеме, математика, табигать фәннәре һәм социаль проблемаларга багышланган иде.
16 апреля учащиеся 9 класса защитили проектные работы.
-
Зарница 15.04.2021

15 апреля 2021 года на базе МБУ «Спортивная школа» прошли соревнования муниципального этапа Республиканской военно-спортивной игры «Зарница». Целью игры является гражданское и патриотическое воспитание подростков, допризывная подготовка и защита Отечества.
2021 нче елның 15 нче апрелендә МБУ «Спорт мәктәбе» базасында «Аҗаган» Республика хәрби-спорт уенының муниципаль этабы ярышлары узды. Уенның максаты булып яшүсмерләргә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, армиягә кадәр әзерлек һәм Ватанны саклау тора.
-
Информатика һәм математика атналыгын йомгаклау 15.04.2021

Бүген информатика һәм математика атналыгын йомгаклау тантанасы булды. Атналык вакытында укучылар төрле интеллектуаль уеннарда,конкурсларда бик актив катнаштылар. Актив катнашучы һәм призлы урын алучы укучыларны математика һәм информатика укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. котлап узды. Атналык актив һәм зур тырышлык куйган укучыларга грамоталар тапшыру белән тәмамланды.
Сегодня состоялась церемония подведения итогов недели информатики и математики. Во время недели учащиеся активно участвовали в различных интеллектуальных играх, конкурсах. Активных участников и призеров поздравила учитель математики и информатики Мухаметгалиева Э. Н. Неделя завершилась вручением грамот активным и старательным ученикам.













