Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Квест 27.04.2021

27 нче апрель көнне 5-9 сыйныф укучылары «Минувших дней живая память» дип аталган, Җиңүнең 76 еллыгына багышланган республика күләмендә үтүче квестка кушылдылар. Тарих укытучысы Сафарова З.Г. җитәкчелегендә укучылар үзләренең Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барладылар, сугыш чоры җырларын җырладылар. Квест бик кызыклы һәм файдалы үтте.
В школе прошел квест «Минувших дней живая память», посвященный 76-летию Победы.
-
Проект эшләре 27.04.2021

Бүген 8 нче сыйныф укучылары үзләренең проект эшләрен якладылар. Чыгышлар “Туган авылым Күшәр”, “Ашыт елгасы” дигән темаларга багышланган иде. Укучылар туган як турында бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштырдылар.
Ученики 8 класса защитили свои проектные работы.
-
Уен 27.04.2021

Инглиз теле атналыгын йомгаклау уңаеннан, башлангыч сыйныфларда инглиз теле укытучысы Галиева З. И. " Хайваннар дөньясында " исемле интеллектуаль уен үткәрде. Уенда ике команда көч сынашты. Бик җанлы һәм күңелле , шул ук вакытта мавыктыргыч уенда "Dogs" командасы җиңү яулады.
В целях завершения недели английского языка в школе, учитель английского языка Галиева З. И. провела интеллектуально - познавательную игру "В мире животных" среди учеников начальной школы. -
24нче апрель-Бөтенроссия өмә көне 24.04.2021

1 апрельдән районыбызда санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы старт алды. 24 апрель район күләмендә өмә көне итеп игълан ителде. Шул уңайдан безнең укучылар әлеге акциядә актив катнаштылар.
С 1 апреля в районе стартовал двухмесячник по санитарной очистке и благоустройству. 24 апреля объявлен днем районного субботника. В связи с этим наши школьники приняли активное участие в данной акции.
-
"Без Тукайны ясыйбыз" 24.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан мәктәбебездә "Без Тукайны ясыйбыз" исеме астында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Укучыларыбыз Г.Тукайның әкиятләренә, шигырьләренә иллюстрацияләр ясадылар.
В школе была организована выставка рисунков в честь 135 летия со дня рождения великого татарского поэта Г.Тукая.
-
Генетиканы өйрәнү 23.04.2021

23 апрельдә Бөтенроссия генетика көне уңаеннан 8-9 нчы сыйныф укучылары өчен әлеге темага дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты-генетиканы өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм аңлы рәвештә генетик технологияләр белән бәйле һөнәрләр сайлауга этәргеч бирү.
23 апреля в 8-9 классах нашей школы был проведен урок , посвященный Всероссийскому дню генетики.
-
Ачык сыйныф сәгате 23.04.2021

23 нче апрель көнне 9 нчы сыйныфта " Тормыш кыйммәтләре" дип аталган ачык сыйныф сәгате үтте. Сыйныф сәгатендә укучылар тормышта иң мөһим булган гомумкешелек кыйммәтләре, аларны дөрес сайлауның әһәмияте турында фикер алыштылар.
23 апреля в 9 классе был проведен открытый классный час на тему "Жизненные ценности". -
"Йолдызлы сәгать” 23.04.2021

Мәктәбебездә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы белемнәребезне сынауга багышланган “Йолдызлы сәгать” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. 6 турдан торган әлеге чара “Тукай варислары” командасының җиңүе белән тәмамланды. Укучыларыбыз шагыйрь тормышын, иҗатын яхшы белүләрен тагын бер кат расладылар.
В школе прошла интеллектуальная игра «Звёздный час», посвященная к 135 - летию со дня рождения великого поэта Г.Тукая.
-
Ачык дәрес 23.04.2021

23 апрель көнне 2 нче сыйныфта математикадан ачык дәрес үткәрелде. Балалар баганалап кушу һәм алуның өйрәнелгән төрләрен ныгытуга мисаллар, мәсьәләләр чиштеләр, ярыштылар, телдән исәпләү күнекмәләрен үстерделәр.
23 апреля во 2 классе проводился открытый урок по математике.
-
Проект эшләре 23.04.2021

23 нче апрель көнне 2 нче сыйныф укучылары үзләренә кызыклы булган тема өстендә ныклап эшләгәннән соң, үз проектларын тәкъдим итү буенча кыскача чыгыш әзерләп, иптәшләре каршында проектларын якладылар.
Темы проектов соответствовали возрастным особенностям детей.













