Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422753 РТ Атнинский район, с.Кошар, ул. Татарстан, 49 |
| Телефон: | +7(843)-693-40-67 |
| E-Mail: | Sku.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушарская ООШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Фанис Хабирович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 37 учащихся |
| У нас учат: | 14 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушарская основная общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Инглиз теле атналыгы 12.04.2021

12 нче апрельдә инглиз теле атналыгы старт алды. Беренче көн атналыкны ачу, планы белән таныштыру һәм 5-6 нчы сыйныфлар арасында "Инглиз теле дөньясына сәяхәт" исеме астында уен-викторина белән башланып китте.
12 апреля в школе началась неделя английского языка. И в первый же день была проведена игра-викторина среди учащихся 5-6 классов "Путешествие в страну английского языка".
-
Мәктәбебездә Коллектив килешү имзаланды 12.04.2021

2021 елның 12 нче апрелендә мәктәп администрациясе һәм башлангыч профсоюз оешмасы арасында 2021-2023 елларга Коллектив килешү имзаланды.
12 апреля 2021 года был подписан Коллективный договор между администрацией и первичной профсоюзной организацией школы на 2021-2023 годы.
-
Информатика һәм математика атналыгының бишенче көне 12.04.2021

Математика һәм информатика атналыгы дәвам итә. Ә бүген исә укучыларның иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясала, иң яхшы һәм эчтәлекле плакатларга урыннар куела.
Продолжается неделя математики и информатики. А сегодня подводятся итоги конкурса творческих работ учащихся, определяются места для лучших и содержательных плакатов.
-
“И, газиз, туган телем!” 10.04.2021

2 нче сыйныф укучылары, төркемнәргә бүленеп, “И, газиз, туган телем!” дигән темага проект эше башлап җибәрделәр. Сыйныф сәгатендә бу проектның актуальлеге турында сөйләшенде, эпиграф сайланды. Балалар материаллар туплыйлар, план нигезендә эшне башкаралар.
Во втором классе начали работу над проектом о родном языке. Провели подготовительную работу.
-
Информатика һәм математика атналыгының дүртенче көне 10.04.2021

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә “Иң пөхтә,яхшы дәфтәр” бәйгесе үткәрелде. Җиңүчеләр – Хисамиева С, Хайруллина Л., Загидуллин А., Гильфанова Р. Аларны котлыйбыз.
В рамках недели математики и информатики в школе прошел конкурс “Самая лучшая тетрадь”. Поздравляем победителей-Хисамиева С, Хайруллина Л., Загидуллин А., Гильфанова Р.
-
Информатика һәм математика атналыгының өченче көне 09.04.2021

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 7-9 сыйныф укучылары арасында “Лучший наборщик текста” дип аталган бәйге үткәрелде. Җиңүчеләр –Садретдинова Л.,Габдрахманова Д.,Хашимова Р., Гайнетдинов И, Габдрахманова Д. Бәйгене информатика фәне укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. алып барды.
В рамках недели математики и информатики сегодня в школе прошел конкурс “Лучший наборщик текста” среди учащихся 7-9 классов. Победители:Садретдинова Л.,Габдрахманова Д.,Хашимова Р., Гайнетдинов И, Габдрахманова Д. Вел конкурс учитель информатики Мухаметгалиева Э. Н.
-
Проект эшләрен якладылар 09.04.2021

Бүген 3 нче сыйныф укучылары үзләренең беренче эзләнү проект-эшләрен якладылар. Укучылар, үзләрен кызыксындырган темаларны сайлап, сыйныф җитәкчеләре Сәмигуллина Р.Х. һәм әти-әниләр белән берлектә бик эчтәлекле эзләнү эшләре башкарганнар. Сыйныфтагы күпчелек укучылар әлеге эзләнү эшләрен дәвам итәргә теләк белдерделәр.
Сегодня учащиеся 3 класса защитили свои первые проектные работы. Учащиеся выбрали интересующие их темы, совместно с классным руководителем Самигуллиной Р. Х. и родителями была проведена содержательная поисковая работа. Большинство учеников в классе выразили желание продолжить работу над данной темой.
-
Информатика һәм математика атналыгының икенче көне 08.04.2021

Математика һәм информатика атналыгы кысаларында бүген мәктәптә 7 нче сыйныф укучылары арасында "Инфознайка" дип аталган интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп информатика фәненнән үзләштергән белемнәренең ныклыгын сынадылар. Бу бәйге ике команданың да тигез очколар яулавы белән тәмамланды. Уенны информатика фәне укытучысы Мухаметгалиева Э.Н. алып барды. Шулай ук бүген исә укучылар өчен иҗади эшләр бәйгесе игълан ителде: 5–9 нчы сыйныфлар өчен – кроссвордлар төзергә биремнәр бирелде.
В рамках недели математики и информатики сегодня в школе прошла интеллектуальная игра "Инфознайка" среди учащихся 7 классов. Учащиеся разделились на две команды и проверили на прочность полученные знания по информатике. Этот поединок завершился победой обеих команд с равным количеством очков. Вела игру учитель информатики Мухаметгалиева Э. Н. Так же сегодня для учащихся объявлен конкурс творческих работ: для 5-9 классов – задания на составление кроссвордов.
-
Информатика һәм математика атналыгы 07.04.2021

Мәктәбебездә информатика һәм математика атналыгын башлап җибәрдек. Атналыкның планы белән таныштырылды. Матур гына ачылып киткән атналык математика һәм информатика фәннәренә багышланган рәсемнәр конкурслары белән дәвам ителде.
В нашей школе мы начали неделю информатики и математики. Открывшаяся неделя была продолжена конкурсами рисунков, посвященных математике и информатике.
-
Сәламәтлек көне 07.04.2021

Бүген мәктәбебез "Бөтендөнья сәламәтлек көне" акциясенә кушылды. Һәр сыйныфта әлеге акциягә багышланган тәрбия сәгатьләре узды, барлык укучылар һәм укытучылар "Күңелле зарядка" флешмобында катнаштылар, укытучылар һәм укучылар командасы волейбол ярышында көч сынаштылар.
Сегодня наша школа присоединилась к акции "Всемирного дня здоровья". В каждом классе прошли воспитательные мероприятия, посвященные данной акции, все учащиеся и учителя приняли участие во флешмобе "Веселая зарядка", команда учителей и учащихся соревновались в игре волейбол.













