Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 ( 163 ) 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
Эрудит клуб 12.11.2015

Районыбызда мәктәпләре арасында Эрудит бәйгесе башланып китте. Күәм урта мәктәбеннән әлеге көч сынашуда 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уеннын төп темасы Әтнә районы тарихына багышланган иде. Сораулар катлаулы һәм шул ук вакытта бик кызыклы иде. Командалар арасында көчле көрәш барды. Нәтиҗәдә, без 2 нче урында!!! Афәрин, укучыларыбыз! Алдагы уеннарда да безне җинүләрегез белән куандырып торыгыз.
-
Әтнә районына 25 ел уңаеннан рәсем конкурсы 12.11.2015

Районыбызның юбилеена багышланган чаралар дәвам итә. Һәм шундыйлардан берсе Укучылар йорты каршында оештырылган башлангыч сыйныфлар арасында рәсем конкурсы. Әлеге конкурста Күәм урта мәктәбеннән 2 нче сыйныф укучысы Бәйрамова Айзила 1 нче урынга лаек булды. Афәрин, Айзиля!
-
Педсовет 10.11.2015

Күәм урта мәктәбендә чираттагы педсовет узды. Төп тема булып ФДБС шартларында укытучыларның компитентлыгын үстерү булып тора. Шулай ук әлеге очрашуда 1 чиреккә йомгак ясалды.
-
Укытучылар БДИ тапшыра 05.11.2015

5 ноябрь көнне Татарстан Республикасы мәктәпләрендә укытучылар БДИ тапшырдылар. Күәм урта мәктәбе мөгаллимнәре Олы Әтнә мәктәбендә үз белемнәрен тикшерделәр. Нәтиҗәләр кәнагәтьләндерерлектер дип ышанып калабыз һәм укытучыларга эшләрендә уңышлар теләп, укучыларының БДИ һәм ТДИ ны яхшы билгеләргә тапшыруын теләп калабыз.
-
Көзге каникуллар 02.11.2015

Бугеннән укучылар көзге каникулга чыктылар. Ләкин ял итү белән беррәттән белемнәрен арттыруларын дәвам итәләр. Мәктәпләрдә укучылар өчен фән консультацияләре бар, түгәрәкләр эшен дәвам итә.
-
Көзге ярминкә 29.10.2015

Күәм урта мәктәбендә 5-11 нче сыйныфлар арасында көзге ярминкә узды. Бәйрәм чарасы җәй аенда колхозда эшләгән укучыларбызны тәбрикләүдән башланып китте. Һәр сыйныф икешәр концерт номеры һәм өстәл бизәгәннәр иде. Укучылар әлеге чарага барлык кәчләрен куеп, зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Бәйрәм күңелле узды.
-
Укытучылар белемнәрен арттыра 23.10.2015

Ике көн дәверендә Күәм мәктәбе гөрли - укытучылар сингапур программасы буенча белемнәрен арттыра. Әлеге укуларда Күәм, Мәңгәр һәм Өҗем мәктәпләре укытучылары катнаша.
-
Самый большой урок 22.10.2015

22 октября в Кубянской средней школе провели Самый большой урок, посвященный детям инвалидам. На уроке приняли участие учащиеся всех классов.
-
Әтнә районына 25 ел уңаеннан очрашу 20.10.2015

Районыбызда быел истәлекле дата - Әтнә районы оешуына 25 ел! Шул уңайдан барлык мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелә. Күәм урта мәктәбе укучылар һәм укытучлар коллективы әлеге чараны хуплап алды: 9-11 нчы һәм башлангыч сыйныф укучылары стенгазета чыгардылар, тәрбия сәгатьләрендә дә Әтнәбез турында әңгәмәләр алып барыла. 20 нче сентябрь көнне без кунакка районны торгызуда күп көчен түккән, гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган шәхесне - Сабиров Наил Закировичны чакырдык. Ул укучыларыбызны район тарихы белән таныштырды.
-
Башлангычлар уңыш "җыя" 16.10.2015

Күәм урта мәктәбендә башлангычлар атналыгы башланып китте. Әлеге чорда нәни укучыларыбыз үзләренең һөнәрләрен күрсәтәләр: музейларга йөриләр, бәйрәмнәр үткәрәләр һәм төрле конкурсларда катнашалар. Шул исәптән 16 нчы октябрь көнне алар "Уңыш" бәйрәмен уздырдылар. Әлеге бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык итеп узды. Шулай ук укучыларыбыз яшелчә, җиләк-җимештән күргәзмә дә әзерләгәннәр иде.











