Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Үзидарә көне 05.10.2019

-
Өлкәннәр көне 01.10.2019

1 нче октябрь көнне мәктәбебездә "Өлкәннәр көненә" багышлап төрле чаралар үтте. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар үзләренең әби - бабалары турында проект эшләре яклады, югары сыйныф укучылары мәктәптә эшләп чыккан пенсионер укытучыларны,хезмәткәрләрне бәйрәм белән котларга өйләренә бардылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
- Агач утырту 29.09.2019
-
Профсоюз дәресләре 25.09.2019

Мәктәптә профсоюз дәресләре үтте. Тарих укытучысы Хәкимҗанов Ф.Х. " Профсоюз белән тормышта " дигән темага ачык тәрбия сәгате уздырды.Тәрбия сәгате 8-11 нче сыйныфлар өчен әзерләнде. Кунак итеп профсоюз әгъзалары Гатауллина Г.Р., Борханов Ф.Ф чакырылды. Алар укучылар белән : нәрсә ул профсоюз, аның тарихы һәм профсоюз әгъзасы булу нәрсә бирә дигән темаларга сөйләшү алып бардылар.
-
"Татарстан кроссы " - 2019 21.09.2019

21 нче сентябрьда районкүләмендә "Татарстан кроссы -2019" узды. Укучыларыбыз анда катнашып, призлы урыннар яуладылар.Гараева Әлфинә - "Татарстан кроссы - 2019" чемпионы - 1 урынга, Вафина Зәлия - 2 урынга лаек булдылар. Котлыйбыз спортсмен кызларыбызны!
-
Мәдәни көндәлек 21.09.2019

1 - 4 нче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды. Укучылар көндәлекләрне теләп кабул итеп алдылар һәм эшкә керештеләр. Кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар чишү белән көндәлекне башлап җибәрделәр.
-
Мәктәптә эвакуация 09.09.2019

Мәктәптә эвакуация узды. Кыска вакыт эчендә, тиешле параметрларны үтәп, тулы составта барлык укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр эвакуацияләнде.
-
День добрых дел 08.09.2019

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында башлангыч сыйныф укучылары сугыш чоры баласы Шәфикова Гөлбәрия апаны үзләренә кунакка чакырдылар. Аның тормышы, балачак хатирәләре, сугыш чоры вакытлары белән кызыксындылар. Сорауларына җаваплар алдылар. Зур итеп концерт әзерләделәр. Гөлбәрия апага әтисенең рамкадагы фотосын бүләк иттеләр. Соңыннан аны кунак өстәле янына дәштеләр.
-
Ветераннар якында гына яши 07.09.2019

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе кысаларында 6 нчы сыйныф укучылары сугыш чоры баласы, авылыбызның аксакалы Мәүлиев Наил абыйга кунакка бардылар. Аның сөйләгәнен бирелеп тыңладылар, сораулар яудырдылар, соңыннан Наил абыйга рәхмәт әйтеп, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" 05.09.2019

"Мәрхәмәтле Татарстан" акциясен башладык.











