Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422740, Республика Татарстан, Атнинский район, с. Кубян, ул. Школьная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-693-63-11 |
| E-Mail: | Skub.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кубянская СОШ" Атнинского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хакимзянов Хамит Газимович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 103 |
| У нас учат: | 17 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Кубянская средняя общеобразовательная школа» Атнинского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Күәм урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Хоккей командасы җиңүче 25.01.2020

Чираттагы Спартакиада кысаларында Күәм урта мәктәбе хоккей командасы - ЧЕМПИОН булды. Молодцы, безнең егетләр. Уңышлар сезгә, котлыйбыз!
-
Эрудит -2020 24.01.2020

24 нче январь көнне районның барлык мәктәпләре интеллектуаль бәйге "Эрудит - 2020" гә җыелдылар. 12 команда катнашып, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган бәйгедә көч сынаштылар.Бәйге 3 этапта үтте. Мәктәбебез командасы 1 һәм 2 турны үтеп, финалга чыкты һәм район күләмендә 2 урынга лаек булды. Мәктәпнең иң сәләтле укучылары: Вафина Зәлия,Гатауллина Зәринә, Гараева Зәлия, Газизова Динә, Хөснетдинова Ландыш, егетебез Галиев Айвазны җиңүләре белән котлыйбыз. Әфәрин, укучылар!
-
Районкүләм семинар 23.01.2020

23 нче гыйнвар көнне мәктәбебездә сыйныф җитәкчеләренең район семинары үтте. Семинарның темасы: "Хәзерге заман мәктәбендә дәрестән тыш эшчәнлекнең төрле формалары". Семинарда бу темага багышланган бик зур күргәзмә оештырылды. 1 нче сыйныф җитәкчесе Борханова Р.Н. "Җиңү юллары буйлап...", 8 нче сыйныф җитәкчесе Хәбибуллина А.М. "Илем тарихында - авылым тарихы" дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек күрсәттеләр. 9,10-11 нче сыйныф җитәкчесе Хәкимҗанов Ф.Х., Гайнетдинова А.Р. "Татарстан белгече" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырды. Чаралар бик зур хәзерлек белән, тиешле дәрәҗәдә булды. Соңыннан директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Сөнгатова Г.З. мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекнең тәрбия бирүдәге роле турында чыгыш ясады, 3 нче сыйныф җитәкчесе Сафина Р.Р. " Балалар белән эшләүдә психогеометрия" дигән темага мастер-класс бирде. Семинар бик җанлы, эчтәлекле һәм файдалы үтте.
-
Сәламәтлек серләре 20.01.2020

20 нче гыйнвар көнне 9 нчы сыйныф укучылары , сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Алия Рөстәм кызы белән берлектә, "Сәламәтлек серләре" дигән темага ачык тәрбия сәгате уздырдылар. Тәрбия сәгатенә авылыбызның яшь белгече,фельдшер Хөснетдинова Лилия Ильяр кызы да чыкырылган иде. Ул укучыларга сәламәт булуның серләрен ачты, сәламәт яшәү рәвеше булдыру өчен нинди профилактик чараларны белү кирәклеген аңлатты.
-
Волейболчы кызлар 18.01.2020

Күәм урта мәктәбенең кызлар волейбол командасы "Спартакиада - 2020" кысаларында Әтнә командасыннан азга гына калышып, 2 урынга лаек булды. Котлыйбыз, кызлыр!
-
Ата-аналар җыелышы 17.01.2020

17 нче гыйнвар көнне мәктәптә икенче чирек тәмамлану уңаеннан чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышка район психологы Фазылҗанова Лидия Рифат кызы, авылның фельдшеры Төхфәтуллина Раилә Фоат кызы чакырылды. Лидия Рифатовна гаиләдә бала тәрбияләүгә ата -ана җаваплы, алар тәрбиясеннән баланың киләчәге хәл ителәчәген ассызыклап үтте. Әти -әни бала тәрбиясенең нигезен салучы,ә укытучы аның стенасын коручы булуын аңлатты. Раилә Фоатовна "Баланың сәламәтлеген саклауда профилактик чаралар" дигән темага чыгыш ясады,укучыларның медосмотр нәтиҗәләренә аңлатма бирде. Соңыннан сыйныф җитәкчеләре белән әти -әниләр сыйныфларда очраштылар. Ата - аналар җыелышы бик җанлы һәм кызыклы үтте.
-
Педсовет утырышы 30.12.2019

30 нчы декабрьда мәктәптә чираттагы педсовет утырышы үтте. Тема: ФГОС таләпләренә туры китереп укыту.
Көн тәртибе:
1.ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның уку сәләтен үстерү.
2. Метапредмет эшчәнлек күнекмәләрен формалаштыруда проект эшенең роле.
3.II нче чирек йомгаклары, алда торган бурычлар.
-
Район елкасында кунакта 30.12.2019

Мәктәбебезнең иң сәләтле, тырыш укучылары районда үткән Яңа ел елкасында катнашты. Алар - Халикова Азалия, Вафина Зәлия, Гатаулина Зәринә, Газизова Динә, Мортазина Наpгөл, сәнгать өлкәсендәге уңышлары, олимпиада һәм бәйгеләрдә алган призлы урыннары белән бу бәйрәмгә чакырылуга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Яңа елны каршылап 27.12.2019

Мәктәбебездә шаулап -гөрләп Яңа ел елкалары һәм Балмаскарады үтте. Бәйрәмгә укучылар бик тырышып, үзенчәлекле итеп әзерләнгәннәр иде. Маска яклау, сюрприз номерлар, концерт номерлары берсеннән берсе оста һәм уйланылып оештырылды. Бәйрәмне караучы әти - әниләр үз балаларының сәләтенә сокланып та, шатланып та карадылар. Укучылар бик күңелле итеп ял итте бу бәйрәмдә.
-
Сәламәтлек - зур байлык! 24.12.2019

24 нче декабрь көнне Дусым филиалының 1-2 нче сыйныфлары белән берлектә, сыйныф җитәкчеләре Фазылҗанова Рузилә Илдус кызы "Сәламәтлек - зур байлык" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде.Тәрбия сәгатендә укучылар, сәламәтлек өчен нәрсә кирәк, нәрсә зыян икәненә төшенделәр. Уеннар уйнадылар, физкультминутны бик матур, сәнгатьле итеп шигырь сөйләп үткәрделәр. "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" икәнлегенә төшендәләр.











