Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Математика укытучыларының район семинары 11.04.2013

11 нче апрель көнне математикадан “Инновацион технологияләр куллану юлы аша укучыларның логик фикер йөртүләрен үстерү” дигән темага район семинары узды. Укытучылардан: Галләмова Н.Г., Паутов М.Э., Хамидуллин Р.Р. килгән укытучыларга ачык дәресләр күрсәттеләр. Дәресләр кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.
-
Үсемлекләр дөньясында 10.04.2013

6-7 класслар арасында “Үсемлекләр дөньясында” исемле интеллектуаль ярыш уздырылды. Укучылар үсемлекләр турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белеп калдылар.
-
“Минем әти- иң, иңе” 10.04.2013

Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында катнашып 10 нчы класс укучысы Нигматзянов И. сочинениесе җиңү яулады(укытучысы Сафина Р.Р.)
-
Очрашу 06.04.2013

"Ашыт" заказнигы хезмәткәрләре Рәшит Әхмәтҗанов һәм Ләйсән Әхмәтова белән очрашу.
-
Табигать фәннәре атналыгы 05.04.2013

Табигать фәннәре атналыгы кысаларында “Сыерчык оясы” операциясе уздырылды.
Ашыт тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә “Кошлар көне” билгеләп үтелде
-
Интернет тестирование 04.04.2013

11 нче класс укучылары рус теленнән, математикадан интернет тестированиедә катнаштылар.
9 нчы класс укучылары 8, 10 нчы апрельдә рус теле, математикадан катнашачаклар.
-
Халыкара балалар китабы көне 01.04.2013

Халыкара балалар китабы көне мәктәптә билгеләнеп үтелде. Башлангыч класслар белән кичә уздырылды
-
Видеофестиваль 01.04.2013

29 март көнне Бәрәзә мәктәбендә үткәрелгән Әтнә районы III балалар видеофестивалендә видеоклиплар буенча беренче сыйныф укучысы Сафина Әдилә “Нәни башкаручы” номинациясендә диплом белән бүләкләнде. 2 нче класс укучысы Хөсәенова Илүзә "Гаилә фильмы" номинациясендә җиңү яулады. Укучыларыбызны котлыйбыз.
-
“Живая классика” бәйгесе 28.03.2013

Бүген районның 6 нчы сыйныф укучылары арасында рус әдәбияты буенча Россиякүләм "Живая классика" бәйгесенең район туры узды. Мәктәбебезнең 6нчы сыйныф укучысы Загидуллина Әдилә уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга лаек булды. Әдиләне һәм аның укытучысы Батршина С.Ф.ны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Халыкара дәрәҗәдә узучы фестивальләрдә катнашу 24.03.2013

Укытучыларыбыз үз тәҗрибәләре белән халыкара дәрәҗәдә узучы фестивальләрдә дә бик теләп уртаклашалар.
III нче Халыкара фестиваль “Укыту һәм тәрбиядә инновацион алымнар” темасы астында узды. Җыентыкка укытучы Паутова Г.Г. мәкаләсе кертелде.
II нче Халыкара фестиваль “Мәгарифне модернизацияләү” темасы астында узды. Укытучылардан: Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Р.Р., Латыйпова Г.Ә., Нуриева Г.Р., Нафикова Г.Г., Хамидуллина И.В., Хамидуллин Р.Р, Паутова Г.Г., Паутов М.Э., Сабирова С.А. мәкаләләре, дәрес эшкәртмәләре җыентыкка кертелде. Фестивальдә катнашучы укытучыларыбызга сертификатлар һәм материаллары басылган җыентыклар тапшырылачак. Укытучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!













