Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Һәр көн файдалы үтә 04.06.2013

Лагерьның һәр көнен файдалы итеп үткәрергә тырышабыз. Апаларыбыз сәламәтлекне саклау буенча төрле әңгәмәләр үткәрәләр. Бүген алар безгә “Елан чакканда беренче ярдәм” темасына сөйләделәр, саклану чараларын өйрәттеләр. Шуннан соң авылыбызда урнашкан күлгә экскурсиягә бардык. Суда үз – үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәндек. Ә көндезге аштан соң Сибгат Хәким музее җитәкчесе Луиза апа безгә “Һәр күлнең үз тарихы бар” дигән темага бик эчтәлекле итеп сөйләде. Ахырдан 2 отряд арасында рәсем конкурсы үткәрдек.”Кояш нурлары “ отряды күл буйларын иҗади якын килеп сурәтләде
-
Онытылмас очрашу 03.06.2013

Менә лагерьның 2 нче көне дә үтеп китте. Бүгенге көнебезнең темасы “Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син” иде. Иртәнге зарядканы бик күңелле итеп музыка астында башкардык. Иртәнге аштан соң авылдашыбыз , тыл ветераны Турфәндә апа белән очрашуга киттек. Ул безгә авыр сугыш еллары турында сөйләде. Ә без үзебезнең шундый рәхәт тормышта яшәвебезгә сөенеп саубуллаштык
-
Беренче көн 01.06.2013

Күлле Киме урта мәктәбендә ачылган “Кояшкай “ лагерена балалар ашкынып килделәр .Лагерь ачу тантанасы бик күңелле үтте. “Яңгыр тамчылары” һәм “Кояш нурлары” отрядларына бүлендек. Девиз, речевка, җырлар өйрәндек.1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан асфальтта рәсем ясадык
-
"Кояшкай" ял һәм хезмәт лагеры укучыларны кабул итәргә әзерләнә 31.05.2013

-
Мәктәптә чыгарылыш имтиханнарына әзерлек бара 29.05.2013

-
Бөтенроссия яшьләр чемпионаты җиңүчеләре 27.05.2013

Биология фәне буенча уздырылган Бөтенроссия яшьләр предмет чемппионатында катнашып укучыларыбыз федераль этапта җиңү яуладылар. Укучыларыбыздан: Зайнуллина Э.- федераль этап җиңүчесе. (Беренче дәрәҗәдәге диплом)
Загидуллина Ә.-федераль этап җиңүчесе. (Икенче дәрәҗәдәге диплом)
Гыйниятова И.- региональ этап этап җиңүчесе. Беренче дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2013

Мәктәптә моңсу шул ук вакытта күңелле дә соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел 11 нче классны 6 укучы тәмамлады.Укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшырырга язсын.
Укытучым,менә каршыңдамын-
Мең- мең тапкыр сиңа бурычлы,
Олы тормыш юлларымда миңа
Һәрчак синең акыл булышчы.
Бер тутырып күзгә карау белән
Уебызны аңлый алдыгыз.
Шуңа күрә безнең күңелләрдә
Онытылмаслык булып калдыгыз
-
Йомгаклау контроль эшләре 17.05.2013

13-18 майларда 4-8 нче, 10 нчы класс укучыларыннан Мәгариф һәм фән министрлыгының инструктив хаты нигезендә контроль эшләр алынды.
-
"Универсиаданы каршылап" 15.05.2013

15 май көнне “Универсиаданы каршылап” темасы астында тәрбия сәгатьләре үткәрдек. Ир укытучылар белән 10 сыйныф егетләре мини футбол уйнадылар, хатын – кыз укытучылар белән 7-8 сыйныф кызлары волейбол уйнадылар. Билгеле инде, яшьлек җиңде.
-
Җиңү көнен каршылап 10.05.2013

Мәктәбебездә Җиңү көне билгеләп үтелде.Тәрбия сәгатьләрендә Бөек Ватан сугышы, Җиңү көне турында әңгәмәләр уздырылды. Тыл ветераннары белән очрашулар узды..













