Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422742, РТ, Атнинский район, д. Кулле-Кими, ул. Тельмана, д. 17 |
| Телефон: | +7(843)-693-53-20 |
| E-Mail: | SKkimin.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кулле-Киминская ООШ" |
| Руководитель: | Хамидуллина Ирина Васильевна |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 43 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кулле-Киминская основная общеобразовательная школа имени Сибгата Хакима» Атнинского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы "Сибгат Хәким исемендәге Күлле Киме төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
«Парклар маршы-2013» 07.05.2013

«Парклар маршы-2013» тә мәктәбебез укучылары актив катнашып 7 призлы урыга лаек будылар. Укучыларыбыздан: Нуриева Энҗе- 1 урын, , Камалова Әдилә-2 урын, Шәмсиева Әдилә- 2 урын, Хөсәенова Илүзә-2 урын, Хәйруллин Динар-2 урын, Гайнетдинова Алсу-2 урын, Җәләлиев Ренат -2 урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны котлыйбыз!
-
МЧС вәкилләре белән очрашу
03.05.2013
30нчы апрель көнне гадәттән- тыш хәлләр буенча тикшерү узды. МЧС вәкиле Сибгатуллин Д.Р тарафыннан оештырылган чарада, укучылар бик күп кирәкле мәгълуматлар алдылар, дөрес карарлар кабул итеп эвакуацияне тиешле нормативка үтәделәр.
-
Барыбыз да өмәгә 29.04.2013

Бүген мәктәп укучылары, хезмәткәләре мәктәп территориясендә өмә ясадылар. Җирне былтыргы яфраклардан арындырып тырмаладылар. Тиздән бу урыннарда ямь-яшел чирәм чыгачак
-
Игелекле эшләр атналыгы
29.04.2013
20 нче апрельдән 27 нче апрельгә кадәр мәктәптә язгы игелекле эшләр атналыгы узды.Яхшылык эшләү өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тырышты. Атналык файдалы һәм мавыктыргыч узды.
-
Туган тел атналыгы 28.04.2013

21 апрельдән-27 апрель аралыгында мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы узды.
Тукай иҗатына бәйле рәсем күргәзмәсе, башлангыч класслар арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дигән темага викторина, 5-8 класслар арасында Габдулла Тукайның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган чара уздырылды. Укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, иҗаты буенча алган белемнәрен күрсәттеләр.
-
Живая классика 24.04.2013

6 нчы класс укучысы Загидуллина Әдилә II нче халыкара "Живая классика" конкурсында катнашып грамота белән бүләкләнде (укытучысы Батршина С.Ф).
-
“Илһам чишмәсе” бәйгесе 23.04.2013

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 127 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучылары арасында «Илhам чишмәсе» исемле III республика әдәби-иҗат бәйгесе узды. Мәктәбебезнең укучылары, укытучылары бу бәйгедә катнашып матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Башлангыч класс укытучысы Вәлиева М.Р. ның, 10 класс укучылары Хөсәенова Э., Зарипова А. ның шигырьләре җыентыкка кертелде (укытучысы Хәкимуллина Г.Г.).
-
"Парламет дәресләре" 23.04.2013

Бүген җәмгыять белеме укытучысы Юсупов Н.К. мәктәптә парламент дәресләре үткәрде.
-
Жир көне 22.04.2013

22 апрель көнне укытучы Паутова Г.Г. 5-6 класс укучылары белән Җир көненә багышланган чара үткәрде. Балалар Җир көне тарихы һәм экологик проблемалары белән таныштылар.
-
"Без-Тукайлы халык" 20.04.2013

""Без-Тукайлы халык" III нче республикакүләм Габдулла Тукай укуларыныда катнашып 10 класс укучысы Зарипова Айсылу 3 нче урын яулады ( укытучысы Хәкимуллина Г.Г.). Укучыбызны котлыйбыз!













