Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме! 01.09.2016

Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
-
Бәйрәм белән! 30.08.2016

Бүген –Республика көне. Моннан 23 ел элек, 1990 елның 30 августында, республика Югары Советы Татарстан ССР ның дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте. Татарстан Республикасы көне котлы булсын!
-
Көзге ярминкәдә. 28.08.2016

Арча шәһәрендә мәктәп ярминкәләре ел саен уздырыла. Без дә әлеге ярминкәдә бик теләп катнаштык. Мәктәп бакчасында үскән кыяр, кишер, чөгендер, суганны халык бик теләп алды. Шулай ук төрле дару үләннәре, кайнатма, салатлар да күпләп сатылды. Ярминкәләр бик күңелле үтеп китте.
-
Чәчәк күргәзмәсе. 27.08.2016

Бүген Арча шәһәрендә чәчәк күргәзмәсе үтте. Мәктәбебез әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты. Республика көненә багышланган чәчәк күргәзмәсе күз явын алырлык иде.
-
Август киңәшмәсендә. 20.08.2016

19 август көнне Арчаның 3 мәктәбе актлар залында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе үтте.Киңәшмәдә районыбызның төрле мәктәпләреннән ана теле укытучылары катнашты.Хезмәттәшебез Шакирова Ләйсән Мансур кызы Төбәкара “Без – Тукай оныклары” чатырлы ял аланы эшчәнлеге белән таныштырып чыгыш ясады.
-
"Мәктәпкә җыенырга булыш!" 17.08.2016

17 нче август көнне Яңа Кырлай урта мәктәбендә "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында булачак 1 класс укучыларына уку кирәк яраклары һәм мәктәп сумкалары тапшыру тантанасы булды. Бу тантанада безнең мәктәптән Зиятдинов Мирсәит , Нуриев Инсаф, Чиканас башлангыч мәктәбеннән Хидиятуллин Ислам катнашты. Сумкаларны "Бердәм Россия" партиясе җитәкчесе Залялетдинов Тәлгать Таһирович тапшырды.
-
Бакчада эш тынып тормый. 06.08.2016

Уңыш мул булсын...
-
Чәчәкләр илендә... 02.08.2016

Матур булсынннар...
-
Тырышлык бушка китмәс... 27.07.2016

Һәр укучы хезмәт чирегендә үзенә бирелгән эшкә җаваплы карады.
-
Мәктәп бакчасында. 26.07.2016

Мәктәп бакчасында укучылар һәм укытучылар хезмәте нәтиҗәсе буларак мул уңыш өлгереп килә.



















