Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422020, Республика Татарстан, Арский район, с.Учили, ул. Тукая, д. 77 / Татарстан Республикасы, Арча муниципаль районы, Өчиле авылы, Тукай урамы, 77 нче йорт. |
| Телефон: | +7(843)-665-45-10 |
| E-Mail: | Sul.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Нуретдинов Амир Габдулхакович |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 29 / Бездә укыйлар: 29 укучы |
| У нас учат: | 13 / Бездә укыталар:13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Училинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Өчиле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне. 30.09.2016

1 октябрь- Халыкара өлкәннәр көне.Шул уңайдан Иске-Йорт башлангыч мәктәбе укучылары үзләренең әби-бабайларына открытка ясадылар.
-
1 нче октябрь - "Агач утырту көне" акциясе. 30.09.2016

Бүген 1 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары мәктәп территориясендә агач утырттылар. Кулыңда кечкенә яшел агач тотып тору, киләсе буынга чын яшел урман бүләк итү – зур бәхет ул. Кешенең күбесе агач утырту кыен дип уйлый. Ә чынлыкта исә бу рәхәт эш. Әгәр елга бер генә тапкыр булса да чыгып, берәр агач утыртсаң да син табигатькә зур файда китерүеңне аңлыйсың.
-
Күктә кояш елмая, күңел шуңа шатлана! 29.09.2016

Гел яңгырлар гына яудырып тормый, көз болытлар арасыннан үзенең кояшын да яктыртты. Шуннан файдаланып без дә башлангыч класс укучылары белән табигатькә көзге эксурсиягә чыктык. Тирә – юньдәге үзгәрешләрне күзәттеләр, төрле уеннар уйнадылар, көзге букетлар җыйдылар. Нинди ел фасылы булса да табигать бик матур.
-
Математикадан тикшерү эше. 28.09.2016

Бүген 5 нче класс укучылары математикадан диагностик тест эшләделәр.
-
“Беренчеләр аллеясы” 27.09.2016

Бүген Чиканас башлангыч мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары Нигъмәтҗанова Исламия һәм Хидиятуллин Ислам “Беренчеләр аллеясы”нда үз агачларын утырттылар.
-
ГТО 26.09.2016

В школе началась сдача осенних норм ГТО на 2016-2017 учебный год.
-
"Игътибар, балалар!" 24.09.2016

Күкчә-Бирәзә башлангыч мәктәбендә укучыларга тәрбия дәресендә юлда йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Балаларның юлда йөргәндә куркынычсызлыгын булдыру максатында, аларның сумкаларына яктылык кайтаручы билгеләр ябыштырылды.
-
Түгәрәктә... 23.09.2016

Күптән түгел мәктәбебездә Арча укучылар сараеның “Бизәкләп агач эшкәртү”түгәрәге эшләп китте.Укучы егетләребез,хәтта кызларыбыз хәзер атнага ике тапкыр түгәрәккә йөриләр.Агач эшкәртү серләрен,аны бизәкләү алымнарын өйрәнәләр.
-
Алма уңышы. 22.09.2016

Көз көннәре бик күңелле,
Бик күп җимешләр пешә.
Помидор ,карбыз өлгерә,
Алмалар өзелеп төшә.
Иске-Йорт мәктәбе укучылары мәктәп бакчасында үскән алмаларны җыйдылар -
“Игътибар, балалар!” 22.09.2016

“Игътибар, балалар!” айлыгы кысаларында даими рәвештә класс сәгатьләре үткәрелә. Ай дәвамында укучыларга юл йөрү кагыйдәләре, мәктәпкә килү өчен куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды. Чираттагы тәрбия сәгатендә һәр укучыга яктылык чагылдыручы билгеләр тапшырылды.



















