МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Поздравляем! 09.02.2023

На базе МБОУ-Арская гимназия №5 прошёл муниципальный этап Республиканского конкурса «Воспитать человека». Классный руководитель Хузиева Айгуль Нурмихаматовна заняла 3 место. Поздравляем и желаем дальнейших успехов.
-
Музейлар – патриотик тәрбия үзәге 08.02.2023

Балаларда гражданлык - патриотик хисләр тәрбияләү максаты белән, 1-4 класс укучылары мәктәп бинасында урнашкан "Туган якны өйрәнү" музеенда булдылпр. Әлеге музейда авылыбызда табылган, борынгыдан кулланылган эш кораллары, Бөек Ватан сугышында кулланылган кораллар, көнкүреш кирәк-яраклары һ.б. бар.Балалар зур кызыксыну белән экспонатлар белән таныштылар. Музейлар милли традицияләрне, бабаларыбыз васыятен, тугрылык һәм югары әхлакый кануннарны саклап калуда зур әһәмияткә икәнен балаларга аңлаттык.
-
Психологлар белән очрашу 06.02.2023

6 нчы февраль көнне Ташкичү мәктәбендә психологлар Хадиева Эльвира Ринатовна, Галеева Венера Ильдусовналар белән очрашу үтте. Бу очрашу 7-9 нчы сыйныф укучылары өчен оештырылды. Укучылар психологлар белән бик теләп аралаштылар, очрашу алар өчен файдалы булды.
-
Мөһим сөйләшү – Рәсәйдә фән көне 06.02.2023

Бүгенге Мөһим сөйләшү - Разговор о важном Россия фәненә багышланды. 8 февраль - Россия фәне көне буларак билгеләп үтелә. Без караган видео фән өлкәсенә зур өлеш керткән кешеләр турында барды. Россиянең танылган физигы Михаил Ковальчук балалар биргән сорауларга мавыктыргыч итеп җаваплар бирде, күп төрле проектлар өстендә эшләүләре нәйтте. Илебезнең лаеклы гражданнары исемен йөртү өчен патриот булу, бик күп белергә омтылу, тырышып уку кирәклеген ассызыклады.
-
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге III РайонараМәрҗани укулар 04.02.2023

2023 нче елның 3 февраль көнне бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә III Районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары оештырылды. Укуларда Арча муниципаль районы башкарма комитеты “Мәгариф идарәсе” нең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдуллатҗан кызы Мостафина, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач районы мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты. Барлыгы 6 районнан 120фәнни эш килде. Мәртәбәле жюри тарафыннан эшләр тикшерелде. Иң яхшы дип табылган эчтәлекле, темага туры килгән бай материал тупланган 88 эш икенче турга узды. Җиңүчеләр Мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр.Әлеге чарада Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтен, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр. Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.
-
Инглиз теле атналыгы дәвам итә 04.02.2023

Инглиз теле атналыгы кысаларында инглиз теле укытучысы А.Н.Хузиева 5 класс укучылары белән инглиз теле фәненнән ачык дәрес үткәрде. Дәрес бик җанлы һәм мавыктыргыч итеп үткәрелде.
-
Инглиз теле атналыгы 03.02.2023

Инглиз теле атналыгы кысаларында инглиз теле укытучысы А. А. Вафина 7 класс укучылары белән инглиз теле фәненнән ачык дәрес үткәрде. Дәрес бик җанлы һәм эшлекле үтте.
-
Урок мужества «Сталинград! Город, совершивший великий подвиг!» 02.02.2023

2 февраля – День воинской славы России. В этот день отмечается День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. 200 дней и ночей – с 17 июля 1942 года до 2 февраля 1943 года – продолжалась Сталинградская битва.
В целях увековечивания подвига советского народа, победившего в Сталинградской битве и формирования высокого патриотического сознания в преемственности поколений, в нашей школе были проведены Уроки Мужества, которые прошли во всех классах школы с 1-9. Это мероприятие посвящено памяти о мужестве воинов, победивших в Сталинградской битве и выигравших войну с фашизмом и направленно на воспитание патриотизма подрастающего поколения.
-
Шахматный уголок 01.02.2023

Шахматная игра — один из видов спорта, который тренирует и развивает интеллектуально-мыслительные способности человека, чувство спортивного соперничества, усидчивость, моральную и эмоциональную устойчивость. Уголок шахмата нашей школы всегда занят.Учащиеся с большим интересом играют в шашки и шахматы.
-
Иртәнге линейка 31.01.2023

Мәктәбебездә иртәнге линейка үткәрелде. Дежур класс узган атнага нәтиҗә ясады. Тәрбия эшләре завучы Ф.Ф.Хабибуллина алдагы атнада эшләнәсе эшләр, яңалыклар белән таныштырды. Конкурсларда катнашкан укучыларыбызга диплом, грамоталар тапшырылды.












