МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41, из них иностранных граждан -1 Бездә укыйлар: 41 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
“Без тарихта эзлебез” 22.02.2023

Мәктәбебездән Хәкимовлар гаиләсе “Без тарихта эзлебез” Республикакүләм конкурсының район этабында катнашып, икенче урынга лаек булдылар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз, зур уңышлар, нык сәламәтлек телибез.
-
Ватан саклаучылар көне 22.02.2023

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында күп төрле чаралар уздырыла. Егетләребез төрле номинация конкурсларында көч сынашты.
-
“Әтиемә бүләк!” 22.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне бәйрәме белән котлап, укучыларыбыз кадерле кешеләренә бәйрәм открыткалары да ясап бүләк иттеләр.
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2023

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - ана теле.Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. 21 февраль – Халыкара Туган тел көне.Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.Татар телен һәм әдәбиятын үзләштерүгә кызыксыну уяту, туган телне, милли йолаларны саклау, туган якка мәхәббәт, табигатьне ярату, шәфкатьлелек сыйфатлары, эстетик зәвык тәрбияләү максатыннан “Җырларымда рәхмәт әйтәм, туган телем, мин сиңа!” дигән темага әдәби-музыкаль чара үткәрелде. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдердек. Мәктәп коллективының активлыгы, туган телләренә карата җылы карашта булулары бу чараны үткәрүгә зур ярдәм итте
-
Туган телем - татар теле 21.02.2023

МБГБУ "Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе" Арча муниципаль районы Мәмсә башлангыч мәктәбендә Халыкара туган көн багышланган "Туган телем - татар теле" дигән темага кичә үткәрелде. Укучылар презентация карадылар, язучыларыбызның туган телгә багышланган фикерләрен укыдылар, туган телгә багышланган шигырьләр укыдылар. Кичә "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
-
Баскетбол ярышы уздырылды 20.02.2023

Хәрби - патриотик айлык кысаларында мәктәп укучылары арасында баскетбол ярышы уздырылды. Һәр ике команда да бик оста һәм матур уен күрсәттеләр.
-
“Күңелле стартлар” ярышы 18.02.2023

Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык кысаларында 1-4 класс укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы уздырылды.
-
Әфганчылар көне 17.02.2023

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулу уңаеннан мәктәптә әфганчы егетләр белән очрашу уздырылды.Алар үзләренең солдат хезмәте турында сөйләделәр. Әфганчы егетләребезгә укучыларның да сораулары күп булды.Безнең мәктәп укучылары : яшьармиячеләр, Җиңү волонтерлары,укучылар әфганчы якташларын бәйрәм белән котладылар. Сугыш хәрәкәте ветераннарына, сугышчы интернационалистларга, Ватанны саклаучыларга батырлыклары өчен рәхмәт. Сезгә чын куңелдән сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм тыныч тормыш телибез!
-
Парламент дәресе “Кануннар кайда чыга?” 16.02.2023

Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Хакимзянова Р.Р. “Кануннар кайда чыга? дигән темага 1-4 класс укучылары белән Парламент дәресе үткәрде. Укучыларга аңлаешлы рәвештә әлеге төшенчәләргә бәяләмә бирелде. Гражданин буларак укучылар төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында мәгьлумат алдылар.
-
Конкурс детских рисунков «В дружбе народов – единство России» в рамках Парламентского урока – 2023 16.02.2023

В школе прошел конкурс рисунков о дружбе народов России «В дружбе народов — единство России». Основными задачами конкурса являются воспитание уважительного отношения к культуре и религии разных национальностей, чувства единства и исторической взаимосвязи между разными национальностями, проживающими на территории нашей страны, вовлечение подростков и молодежи в активную социальную деятельность.












