МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
" Туган телем- иркә гөлем" - әдәби чара 21.02.2026

21 февраль – Туган тел көне уңаеннан Мәмсә мәктәбендә " Туган телем- иркә гөлем" дигән исем астында әдәби чара үткәрелде. Бәйрәм җырлар, күңелле уеннар белән үрелеп барды.Укучылар туган телебез турында шигырьләр сөйләделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап таптылар. Чара "Туган тел " җыры белән тәмамланды.
-
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән! 21.02.2026

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне унаеннан мәктәбебездә бик матур бәйрәм кичәсе утте. Бәйрәмебез матур җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны ихластан котлыйбыз! Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез.
-
"Күңелле стартлар" ярышы 20.02.2026

Ватанны саклаучылар көненә багышланган айлык кысаларында 1-4 класс укучылары арасында “Күңелле стартлар” ярышы уздырылды.
-
"Туган тел" атналыгы 20.02.2026

"Китаб- әт- тәрбия" китабы - татар халкының гасырлар дәвамында туплаган рухи байлыгының бик кадерле бер өлеше. "Туган тел атналыгы" кысаларында укучыларга Каюм Насыйриның әлеге китаптагы тәрбия нигезләре буенча әхлак дәресләре үткәрелде.
-
" Ягез әле , егетләр!" 20.02.2026

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебез егетләре белән " Ягез әле , егетләр!" дигән уен оштырылды. Егетләребез төрле ярышларда үзләренең көчләрен, төгәллекләрен, җитезлекләрен сынаштылар. Берсеннән - берсе күңелле уеннар һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
"Туган телем - серле дөнья" 20.02.2026

Бүген Арчаның 5 нче гимназиясендә Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелгән "Туган телем - серле дөнья" дип аталган шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабында 3 нче сыйныф укучысы Галәветдинов Хәсән һәм 5 нче сыйныф укучысы Галәветдинов Ихсан катнаштылар. Укучыларыбыз бик матур чыгыш ясап, 2 нче һәм 3 нче урынга лаек булдылар һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
“Без татар мультфильмнарын яратабыз!” 19.02.2026

19 нчы февраль көнне укучыларны туган телгә, Габдулла Тукай иҗатына җәлеп итү максатыннан, бөек шагыйрьнең балалар өчен язылган әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмнар карау оештырылды.
-
Зона буенча волейбол ярышлары 19.02.2026

Сәламәтлек ул - спорт, физкультура белән шөгылльләнү,чыныгу, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, һәм , әлбәттә, барысын да җиңеп чыгу өчен белем һәм дуслык таләп итә. Волейбол иң нәфис спорт төрләренең берсе. Шулай да, ул иң беренче чиратта команда рухы, һәм осталык таләп ителә. 19 февральдә Яңа Кенәр урта мәктәбендә зона буенча волейбол ярышлары узды. Безнең мәктәпнең егетләр командасы да анда үзләренең көчләрен сынады.
-
"Туган тел-изге тел, әти белән әнинең теле» 18.02.2026

18 нче февраль көнне "Туган тел-изге тел, әти белән әнинең теле» дип исемләнгән әхлак дәресләре үткәрелде. Укучыларга әхлакый тәрбия бирүдә бөек мәгърифәтчебез, галим Каюм Насыйриның 113 үгет-нәсихәтләр тупланган “Китаб-әт-тәрбия” китабы төп чыганак булды.Тәрбиядә халыкчанлык һәм гуманлылык – Каюм Насыйриның төп педагогик принцибы. Әлеге чыганакта явызлыкны күрә алмау, аңа нәфрәт, яшьләрне андый гамәлләрдән йолып калу, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү төп максат итеп карала. Мәгърифәтче Каюм Насыйри яшьләрдә туган илгә мәхәббәт, кыюлык, батырлык, тапкырлык, хезмәт сөючәнлек, дөреслек, тугрылык, күркәмлек кебек әхлак сыйфатларын тәрбияләргә киңәш иткән. Әлеге үгет-нәсихәтләр, үз-үзеңне тоту нормалары, бер гасырдан артык вакыт узса да, актуальлеген һич югалтмаган кыйммәтле мирас.
-
Көч сынаша егетләр! 18.02.2026

Бүген патриотик айлык кысаларында егетләребез арасында ярыш үткәрелде. Алар физик яктан көч сынаштылар. Бүгенге ярыш егетлəребезнең көчле рухлы, кыю, җитез булуларын тагын бер кат раслады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Егетләребезне Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз.












