МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 42, из них иностранных граждан -2 Бездә укыйлар: 42 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Хәрби-патриотик айлык дәвам итә 17.02.2026

Ватанга мәхәббәт, горурлану хисе тәрбияләү максатыннан бүген мәктәбебездә егетләр арасында “Ягез әле, егетләр” ярышы уздырылды. “Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль буенча, егетләрнең фәннең төрле өлкәләре буенча булган белемнәре, уңанлыклары, җитезлекләре сыналды. Кадерле егетләребезне котлыйбыз.. Әти-әни сүзен тыңлап тәртипле,әдәпле,белемле,әхлаклы, тырыш егетләр булып үсүегезне телибез.
-
“Туган телем -Тукай теле” 17.02.2026

“Туган тел” атналыгы кысаларында 17 нче февраль көнне “Туган телем -Тукай теле” дип исемләнгән тәрбия сәгатьләре үткәрелде.Тукай исеме безнең йөрәк түребездә сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа.Әлеге чарада Габдулла Тукай һәм аның иҗаты турында белемнәрне ныгыту, укучылар белән туган якка, туган телгә мәхәббәт уяту - әңгәмәнең төп максаты булды.
-
Вебинар на тему: «Профилактика деструктивных явлений в молодежной среде. Особенности разработки маршрута индивидуального консультирования». 17.02.2026

17 февраля 2026 года педагоги МБОУ "Ташкичинская ООШ" приняли участие в республиканском вебинаре, организованном Министерством образования и науки Республики Татарстан.
Тема мероприятия была посвящена актуальным вопросам безопасности и психологии: «Профилактика деструктивных явлений в молодежной среде. Особенности разработки маршрута индивидуального консультирования».
В вебинаре участвовали ключевые специалисты образовательной организации, работающие с детьми и подростками:
заместители директоров по воспитательной работе;
педагоги-организаторы;
классные руководители;
советники по воспитанию;
педагоги-психологи.
В ходе мероприятия участники обсудили методы раннего выявления рисков в молодежной среде и алгоритмы построения индивидуальной работы с обучающимися. Полученная информация поможет педагогам нашего школы эффективнее выстраивать профилактическую работу и обеспечивать психологическую безопасность учащихся.
Мероприятие прошло в формате коллективного подключения, что позволило команде школы оперативно обсудить ключевые тезисы спикеров и наметить планы по внедрению новых практик в воспитательный процесс.
-
Просмотр документального фильма "Предательство" 16.02.2026

На днях ученики 7-9 класса нашей школы вместе с педагогами посмотрели и обсудили важный документальный фильм Андрея Медведева “Предательство». Документальный фильм «Предательство» представляет собой социально значимый продукт, направленный на решение одной из ключевых задач современного воспитания — предупреждение противоправного поведения в подростковой и молодежной среде. Этот фильм является предупреждением и призывом задуматься над серьёзностью последствий терроризма среди молодёжи. Просмотр закончился обсуждением фильма. Ребята смогли поделиться своими впечатлениями и задать интересующие вопросы учителю. Основная мысль, которую пыталась донести педагог: предательство Родины начинается с малого — даже незначительные нарушения закона могут привести к тяжёлым последствиям для всей страны. Был организован и просмотр данного документального фильма родителями учащихся нашей школы.Такие мероприятия помогают формировать осознанное отношение молодых людей к вопросам патриотизма и ответственности перед обществом. Важно помнить, что наши поступки определяют будущее страны, и каждый гражданин несёт ответственность за её безопасность и благополучие.
-
Бердәмлектә безнең көч 16.02.2026

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 16 февраль көнне мәктәбебездә әти-әниләр, мәктәп коллективы, укучылар арасында волейбол ярышы үтте. Барысы 5 команда көч сынашты. Беренче урынны әтиләребез, икенче урынны әниләребез, 3 урынны мәктәп коллективы командалары җиңү яулады. Барлык катнашучылар грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр. Бу көнне бердәмлек һәм татулык командаларга көч бирде.
-
Герой шагыйрь - Муса Җәлилнең тууына 120 ел 15.02.2026

Мәмсә мәктәбендә герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби чара үткәрелде. Презентация буенча шагыйрьнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Шигырьләре сөйләнде, аның сүзләренә язылган җырлар җырланды. Китапларыннар китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар әсәрләренә рәсемнәр ясап килделәр. Муса Җәлил иҗаты - мәңгелек. Безнең аны онытырга хакыбыз юк.
-
Проект эше 15.02.2026

Укучыларыбыз герой - шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты буенча проект эшләделәр.
-
15 февраль — Әфганчы-интернационалистлар көне 15.02.2026

15 нче февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне, сугышчы-интернационалистларны искә алу көне билгеләп үтелә. 14 нче февраль көнне Мәмсә башлангыч мәктәбендә «Әфганстан- йөрәк ярасы"дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.
-
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде” 14.02.2026

15 февральдә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Бүген мәктәптә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип аталган әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Әлеге чарада балаларга шагыйрьнең Мостафа авылындагы яшьлеге, сугышка кадәрге әдәби эшчәнлеге, М.Җәлилнең фронтта хезмәт итүе һәм әсирлеккә эләгүе, Моабит төрмәсендә утыруы, анда аның фашизмга каршы яшерен эшчәнлекнең актив катнашучысы булуы, җәзалауларга һәм үлем җәзасына карамастан, шигырьләр язуын дәвам итүе, шагыйрьнең үлемсез булуы турында сөйләнде. Муса Җәлил исеме халык йөрәгендә Ватанга тугрылык, үлемсезлек, батырлык һәм каһарманлык символына әверелде.
-
Китап күргәзмәсе 14.02.2026

15 февральдә татар шагыйре, Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты М.Җәлилнең татар һәм рус телләрендәге томнары, атаклы «Моабит дәфтәрләре» тәкъдим ителде. М.Җәлилнең шигырьләре дөньяның 60 тан артык теленә тәрҗемә ителгән.












