МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
“Милләтебез йолдызы син - Тукай" 25.04.2026

Габдулла Тукай иҗаты – күпкырлы, халыкчан тамырлы, легендар рухлы, тирән моңлы һәм тылсымлы бер шигъри дөнья ул. Бүген мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль чара үткәрелде. “Милләтебез йолдызы син - Тукай" дип аталган чарада Габдулла Тукайның тормыш юлы, әсәрләре искә төшерелде. Тукай әсәрләре белән безнең телебез ачылган, сабый чактан укыган әкиятләре күңелебезгә кереп калган. Тукай кеше күңелендә була торган намуслылык, тугрылык, гаделлек сыйфатларын шигырьләре аша җиткерергә тели. Чара Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
"Табигать язмышы безнең кулларда" 24.04.2026

"Экояз - 2026" Республика бәйгесенең "Табигать язмышы безнең кулларда" дип аталган 4 нче атнасына 8 нче сыйныф укучылары Багавиева З., Галаветдинова Р., Галаветдинова Г., Валиева А., Хакимзянов Ф. актив кушылдылар. Өйләре янындагы бакчада җимеш агачлары утырттылар. Хәзер яшь экологлар аларның үсешен күзәтеп, кайгыртып торырга вәгъдә итәләр. Табигатьне саклау, аның байлыкларын арттыру — һәркемнең изге бурычы.
-
Документальный фильм "Недетский террор" и видеоролики "Диверсия", "Вербовка и ее последствия" 24.04.2026

Ученики нашей школы посмотрели документальный фильм "Недетский террор" и видеоролики "Диверсия", "Вербовка и ее последствия".Школьники увидели не вымысел, а суровую реальность: как вербовщики через соцсети и игры превращают обычных подростков в послушных исполнителей. Ребята увидели кадры хроник следственных экспериментов, реконструкции событий и откровения осужденных, которые начали свой путь в 14–15 лет. Тема оказалась одной из самых тяжелых для восприятия, но в современных реалиях – необходимой. Ребята были ознакомлены с нормами уголовного права, за нарушение которых лица, их нарушившие, могут быть привлечены к уголовной ответственности. Администрация школы призывает родителей: «Поговорите с детьми еще раз дома. Спросите, кто пишет им в мессенджерах. Ваше внимание — лучший антивирус».
-
«Татарча диктант» 24.04.2026

Буген мәктәбебездә Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе уздырылды. «Татарча диктант» акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Укытучылар, укучылар Габдулла Тукайның “Туган тел”,“Бәхет” текстларын яздылар. Әлеге чара милли рухта үтте.
-
«Диктант Победы» 24.04.2026

Сегодня, 24 апреля, на площадке нашей школы прошла Международная историческая акция «Диктант Победы». В акции приняли участие обучающиеся и педагоги. «Диктант Победы» — международная историческая акция, которая позволяет гражданам России и других государств проверить свои знания о событиях 1941–1945 годов. Мероприятие проводится с целью пробудить интерес у школьников, молодежи, российских и иностранных граждан к событиям героического прошлого страны, проверить свои знания по истории, узнать новую информацию.
-
День открытых дверей/Ачык ишекләр көне 22.04.2026

В ГАПОУ « Атнинский сельскохозяйственный техникум имени Габдуллы Тукая» состоялся День открытых дверей. На знакомство с техникумом приехали ребята учащиеся 9 классов общеобразовательных учреждений своего района. Приехали также из близлежащих районов Татарстана и из соседних республик. Ребятам, присутствующим на мероприятии рассказали о работе техникума, а также имеющихся направлениях. В рамках мероприятия гости могли задать все интересующие вопросы преподавателям.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында Ачык ишекләр көне узды. Техникум белән танышу өчен районыбызның гомуми белем бирү учреждениеләреннән 9 сыйныф укучылары килде. Шулай ук Татарстанның якын районнарыннан һәм күрше республикалардан килүчеләр күп. Чарада катнашучы балаларга техникум эше, шулай ук булган юнәлешләр турында сөйләделәр. Килгән кунаклар укытучыларга кызыксынган сорауларын бирә алдылар.
Безнең мәктәптән 9 класс укучылары да бу чарада актив катнаштылар, һәр һөнәр буенча уздырылган осталык дәресләрендә үзләрен сынап карап техникум белән якыннан танышып кайттылар. -
"Тукайлы балачак" 22.04.2026

Бүген 5- 8 нче сыйныф укучылары , бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу унаеннан « Тукайлы балачак »исемле фильм карадылар. Татар халкының күренекле шагыйре Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын һәм балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерделәр.
-
«Тукай әкиятләре – илһам чыганагы» 22.04.2026

Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, «Тукай әкиятләре - илһам чыганагы» дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Тукай әсәрләре буенча ясалган күргәзмәдә 1-9 класс укучыларының төрле материаллардан ясалган әкияти Тукай геройлары урын алды.
-
«Тукай геройлары янәшәдә» 22.04.2026

Мәктәбебездә Габдулла Тукайның 140 еллыгына “Тукай геройлары минем янәшәдә ” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Тукай әсәрләре буенча рәсем бәйгесендә укучыларының рәсемнәре урын алды.
-
Экояз- 2026 21.04.2026

Экояз- 2026 конкурсы дәвам итә. " Табигать язмышы безнең кулларда" диеп аталган 4 нче атнасында укучыларыбыз мәктәп тирәсенә, өй яннарына агач утырту белән мәшгуль. 4 нче сыйныф укучылары Ибатуллин А., Валиев И., Гатиятуллина А., 5 нче сыйныф укучылары Иванов Н., Галаветдинов И, игелекле эш башкара. Агачлары матур булып үсеп китсен, диеп телик. Табигатьне кайгырткан баланың күңеле һәрвакыт яхшылыкта булыр.












