МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 159 ( 160 ) >>
-
1марта - Всемирный день Гражданской обороны
01.03.2021
Ежегодно 1 марта отмечается Всемирный день Гражданской обороны. Этот день отмечается по решению Генеральной Ассамблеи Международной организации Гражданской обороны с 1972 года.
1 марта 2021 года учитель ОБЖ А.З.Багавиев провел открытый урок , посвященный этому дню. Он познакомил учащихся с историей этой даты. На практике показал, как работать с огнетушителем, пожарными шлангами при чрезвычайных ситуациях, оказать первую доврачебную помочь пострадавшим, как использовать защитные средства при опасности.
-
Милли бизәкләр
27.02.2021
Бүген классларда "Милли бизәкләр" дип аталган класс сәгатьләре узды. Бу чарада татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре өйрәнелде. Аларның әһәмияте, тормыштагы рольләре аңлатылды.
-
Борынгы эш кораллары 26.02.2021

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан мәктәптә төрле чаралар оештырыла. Бүген 1-6 класс укучылары өчен "Татар халкының борынгы эш кораллары" темасына чара үткәрелде. Чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.Ф.Хабибуллина оештырды.
-
Котлыйбыз!
26.02.2021
Укучылар арасында конкурентлыкны үстерү максатыннан, районда, республикада төрле чаралар оештырыла. Февраль ае башында Сарман районы республика укучылары өчен "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип аталган видеороликлар һәм презентацияләр конкурсы оештырды. Безнең мәктәпнең 9 класс укучылар коллективы бу конкурста "Ш.Мәрҗани - бөек шәхес" дип аталган видеоролик, 9 класс укучысы А.Галимзянова "Туган төбәгемнең музее" презентация номинацияләрендә катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар. Афәрин, укучылар!
-
Шигырь укучылар конкурсында
26.02.2021
Бүген мәктәп укучылары арасында "Мин Татарстанны яратам" дип аталган шигырь укучылар конкурсы узды. Бу конкурста 6 класс укучысы К.Ахмадуллин катнашты. Бу бәйгедә ул 2 нче призлы урын яулады. Бәйгегә К.Ахмадуллинны туган тел һәм әдәбияты (татар теле һәм әдәбияты) укытучысы А.Т.Ахмадуллина әзерләде. Котлыйбыз!
-
"Башваткыч" - кызыклы биремнәр җыентыгы
25.02.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан мәктәптә "Башваткыч" дип аталган кызыклы биремнәр җыентыгы чыгарыла башлады. Февраль ае номерын 8-9 класс укучылары белән биология укытучысы Э.Р.Ибатуллина һәм химия укытучысы А.А.Вафина һәм география укытучысы Р.Г.Камалиев әзерләде. Җыентыкта "Туган телем - хәзинә", "Сүз эчендә хикмәт бар", "Туган телем - үзем өчен, башка тел - көнем өчен", "Тел белгән - ил гизәр" дигән рубрикалар урын алган. Төсле итеп эшләнгән җыентык укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Чәчәкләр салдык
23.02.2021
Бүген - Ватанны саклаучылар көне. Мәктәп "Яшь Гвардия" әгъзалары, Ташкичү җирле үзидарә башлыгы Ф.Х.Фазуллин белән берлектә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
Ватанны саклаучылар көне
22.02.2021
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында күп төрле чаралар уздырыла. Традиция буенча, укучы кызлар "Иң яхшы егет", "Егет солтаны" конкурслары уздыралар. Төрле номинацияләрдә егетләрнең уңганлыгын ачыклыйлар. Ә менә "Егет солтаны" исеменә 9 класс укучысы Д.Гатиятуллин лаек булды.
Дәрестән соң егетләр һәи әтиләр катнашында арасында "Күңелле стартлар" ярышлары оештырылды. Укучылар һәм әтиләр җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Ярышлар бик күңелле узды.
-
«Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» на багышланган квиз
22.02.2021
“Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан Яшь Гвардия тарафыннан тәкъдим ителгән Туган телгә башышланган квизда катнаштык.
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне
21.02.2021
21 нче февраль - Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Дөньяда 7000 гәякын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Ә 383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.
По решению ЮНЕСКО именно 21 февраля - Международный день родного языка. Это большой праздник.
Родной язык. Он впитан с молоком.
Звучит как музыка, нам сердце услаждая
В международный день родного языка
На языке родном тебе мы пожелаем:
Люби язык, храни на день и на века!
Не забывай мелодию родного языка. Отмечая Международный день родного языка... мы отдаем дань уважения существующим в мире всем языкам, культурам, которые они отражают. В Международный день родного языка все языки признаются равными, поскольку каждый представляет живое наследие, которое нам следует оберегать.












