МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
"Иң булдыклы егет" конкурсы
05.02.2021
Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә "Иң булдыклы егет" бәйгесе уза. Бәйгенең максаты - егетләрнең спортта, интеллектуаль уеннарда белемнәрен тикшерү. Бәйге башлангыч класс, 5-7 класс һәм 8-9 класс егетләре арасында үткәрелә. Аны үткәрүдә "Волонтеры Победы" төркеме әгъзалары һәм физик культура укытучысы А.З.Багавиев катнаша. Бүген урыннан ераклыкка сикерү буенча ярышлар узды.
-
Туган телем-татар теле 05.02.2021

Бүген башлангыч класс укучылары белән”Туган телем-татар теле”темасы астында тәрбия сәгате үткәрелде.Кичә татар милләте өчен горурлык хисләре белән сугарылган.Әңгәмә барышында укучыларга татар теленең дәрәҗәле, горур, камилләшкән, моңлы тел булуы турында аңлатылды. Кичә татар халкының Гимнына әверелгән “Туган тел “җыры белән тәмамланды.
-
Милли уеннар өйрәнәбез - Изучаем национальные игры 04.02.2021

"Мәмсә башлангыч мәктәбе" филиалы укучылары белән атнага бер тапкыр милли җырлы-биюле уеннар өйрәнү башланды. Укучылар бу тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр.
В филиале "Мамсинская начальная школа" начались изучение национальных игр, танцев. Они пройдут раз в неделю.
-
Һади Такташның тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә. 03.02.2021

Бөек татар шагыйре Һади Такташның тууының 1 нче гыйнварда 120 еллыгы билгеләп үтелде. Шушы уңайдан уздырылган кичәдә укучылар шагыйрьнең шәхси тормышындагы вакыйгалар, аның каршылыклы иҗат юлын, рус шагыйрьләренә карата мөнәсәбәтен чагылдырган материаллар белән белән таныштылар. Шулай ук укучылар Такташның узләре яраткан шигырьләре белән дә таныштырдылар.
1 января исполнилось 120 лет со дня рождения татарского поэта Х.Такташа. Сегодня в школе проведен утренник в честь этого юбилея. Учащиеся рассказали о детстве, творчестве, о жизненном пути поэта. Его творчество сравнивали с творчеством русских поэтов того времени
-
“Гомәр Бәширов – әдәбиятыбыз аксакалы”. Әдәби кичә. 02.02.2021

Әдәби кичә Г.Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылды. Кичәдә әдипнең тормыш юлы, иҗатына күзәтү ясалды. Аның туган якның матурлыгын тасвирлаган әсәрләреннән өзекләр укылды. Презентация куллану чараның үтемлелеген арттырды.
-
2 нче февраль - Хәрби дан көне - - 2 февраля - День воинской славы 02.02.2021

2 нче февраль - немец-фашистларын Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Бу көн илебездә Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә. Мәктәптә шушы көнгә багышланган класс сәгатьләре узды.
2 февраля - День освобождения города Сталинград от фашистких захватчиков. В честь этого дня провели классные часы.
-
Хәрби-патриотик айлык башланды -Начался военно-патриотический месячник
01.02.2021
Февраль ае истәлекле даталарга бик бай ай. Бүген мәктәптә хәрби-патриотик ай башланды. Укучылар Әфган, Чечня сугышы ветераннары турында мәгълүматлар туплый башладылар.
Начался военно-патриотический месячник. Учащиеся собирают материалы о ветеранах Афганской и Чеченской войн.
-
Йолдыз сәгате - Звездный час
01.02.2021
Мәктәптә туган телләргә багышланган чаралар дәвам итә. Туган тел (татар теле) укытучысы Р.Р.Хакимзянова укучылар белән "Туган телеңне ярат" темасына класс сәгате оештырды. Класс сәгате "Йолдызлы сәгать" уены форматында узды.
Учитель родного (татарского) языка Р.Р.Хакимзянова провела классный час на тему "Люби и цени родной (татарский) язык. Классный час прошел в формате игры "Звездный час".
-
Республика олимпиадасы призерын котлыйбыз!-Поздравляем призера республиканской олимпиады!
01.02.2021
Мәктәптә укучыларны фәнни олимпиадаларга тарту эше ныклап оештырылган. Шуның нәтиҗәсе - район, республика күләмендә уңышлар. Менә 9 класс укучысы А.Галимзянова туган тел (татар теле) буенча узган республика олимпиадасы призеры булды. Котлыйбыз!
Обучающиеся нашей школы часто становятся победителями и призерами предметных олимпиад, конкурсов. Ученица 9 класса А.Галимзянова стала призером республиканской олимпиады по родному (татарскому) языку.
-
Татарстанда Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китап күргәзмәсе 30.01.2021

2021 ел – Татарстанда Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан мәктәп китапханәсендә күргәзмә оештырылды.
2021 год – объявлен в Татарстане Годом Родного языка и народного единства. В связи с этим в школьной библиотеке организована выставка.












