МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Кошлар көне 01.04.2021

Россиядә 1927 нче елдан бирле кошлар көне билгеләп үтелә. Бу көн безнең якларга күчмә кошлар кайткан чорда үткәрелә. Бәйрәмгә әзерлек март аеннан ук башланды. Укучылар сыерчык оялары ясадылар, шигырьләр, җырлар өйрәнделәр. Һәм традиция буенча 1 апрель көнне “Кошлар көне” үткәрелде. Быел бәйрәм конкурс формасында оештырылды һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар дуслыгы елына багышланды. Укучыларга кошлар турында сорауларга җаваплар бирделәр, кошларга багышларган мәкальләрне искә төшерделәр.
-
Ата-аналар җыелышы 01.04.2021

Бүген 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта өченче чирек нәтиҗәләре, ОГЭга әзерлек, укучыларның профессия сайлау мәсьәләләре каралды.
Состоялось родительское собрание обучающихся 9 класса. На собрании рассматривалсь вопросы учебы, подготовки к ОГЭ и профориентационная работа с обучающимися.
-
Татарстанның Кызыл китабы 31.03.2021

1948 елда Фонтенбло ( Франция) шәһәрендә үткәрелгән халыкара конференциядә югалып баручы җәнлекләрне( соңрак үсемлекләрне дә) саклый торган оешма барлыкка килә. Ул оешма, кичекмәстән, кешелекне табигатьне сакларга чакыра һәм югала баручы үсемлек һәм җәнлекләрнең исемлеген төзи. Ул “Кызыл китап” дип йөртелә башлый. Ә Татарстанның “Кызыл китабы” 1995 елда булдырыла. Татарстанның Кызыл китабына 32 төр имезүче хайван, 85 төр кош, 9 төр балык, 4 төр елан, 107 төр умырткасыз хайваннар, 398 төр чәчәкле үсемлекләр, 22 төр суүсем, 34 төр гөмбә кертелгән. Бу кичәдә укучылар “Кызыл китап”, анда кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар белән таныштылар.
-
ВПР га әзерлек 29.03.2021

Сегодня учащиеся 5 класса подготовились к ВПР по математике.
Буген 5 класс укучылары математика фәненнәнВПР га әзерләнделәр.
-
Соревнования по бадминтону и теннису 27.03.2021

В школе прошли соревнования по бадминтону и теннису.
Мәктәптә бадминтон һәм теннис ярышлары уздырылды.
-
Мирас булып калсын 26.03.2021

“2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннанТашкичү мәдәният йортында һәвәскәр язучы Р.И.Насибуллинаның “Мирас булып калсын” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Бу китапта фольклор күренешләр һәм спектакль сценарийлары тәкъдим ителгән. Элеккеге заманнардан безнең көннәргә килеп җиткән бәйрәмнәр, йолалар, гореф-гадәтләр бар. Бу бәйрәмнәр гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген, дуслыгын, туганлыгын ныгыткан. Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Әлеге чарада мәктәбебез укытучылары, укучылары катнашты.
-
Туган җир сулышы 26.03.2021

“2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан 25 март көнне Кукмара районы Янил урта мәктәбендә V Республикакүләм “Туган җир сулышы” дип аталган фәнни-гамәли конференция булды. Бу конференциядә 9 нчы класс укучысы Галәветдинова Фирдинә «Мин журналист булсам...» секциясе эшендә уңышлы чыгыш ясап, җиңүче булды. Котлыйбыз, Фирдинә!
-
Волейбол ярышы 25.03.2021

Каникуллар файдалы һәм күңелле үтә. Бүген 7-9 класслар арасында волейбол ярышы узды.
Каникулы проходят с пользой и удовольствием. Сегодня прошли соревнования по волейболу среди 7-9 классов.
-
Без бергә 24.03.2021

Арча муниципаль районында “Без бергә” Республика милли балалар фестиваленең муниципаль этабы узды. Хакимовлар гаиләсе фестивальдә катнашып, III дәрәҗә лауреат булды.
-
“Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме астында уздырылган республика укуларында катнашу 23.03.2021

“2021 нче ел – Татарстан Республикасында туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан Сарман районы Җәлил исемендәге 2 нче урта гомуми белем мәктәбендә уздырылган Сарман районыннан чыккан язучыларга багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” исеме астында уздырылган республика укуларында катнашып 9 сыйныф укучысы Галимҗанова А. һәм “Мизгел” видеостудиясе беренче урынга лаек булдылар.












