МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ташкичу, ул. Ленина, д. 36\Татарстан Республикасы Арча районы, Ташкичү авылы, Ленин урамы, 36 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-05-22 |
| E-Mail: | Sta.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ташкичинская ООШ" |
| Руководитель: | Сабирзянова Гулия Радиковна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 40 Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 13/Бездә укыталар 13 укытучы |
МБОУ «Ташкичинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 ( 137 ) 138 139 140 >>
-
География атналыгы башланды 25.01.2022

География атналыгы кысаларында география укытучысы Касимова Г.Җ. “Кеше һәм табигать” дигән темага класс сәгате уздырды. Кеше тормышы һәрвакыт табигать белән бәйле. Ул - кешенеңсәламәтлек, туклану, гомумән, яшәешчыганагы. Табигатьдигәч, иңберенчечиратта, калын яшел урманнар, сафсулычишмәләр, бай тарихлыелгалар, күлләр, иксез-чиксез җәелеп ятканда алалар күзалдына килә. Табигатьне саклау һәр кешенең изге бурычы. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып, җәнлекләрне, кош-кортларны кырып бетерәләр икән, димәк, кеше үз-үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә табигатьне күз карасы кебек сакларга кирәк. Җир, табигать шулай ук сакчыл карашка, ихтирамга, мәхәббәткә лаек. Әлеге тәрбия сәгатендә укучыларга бик кирәкле мәгълуматлар җиткерелде.
-
Всероссийский Урок памяти «Блокадный хлеб» 24.01.2022

Всероссийский Урок памяти «Блокадный хлеб» проводится в рамках Всероссийской акции «Блокадный хлеб».Ключевым символом Всероссийской акции памяти «Блокадный хлеб» является кусочек хлеба весом в 125 граммов — именно такая минимальная норма выдачи хлеба была установлена зимой 1941/1942 года в блокадном Ленинграде. Школьникам было рассказано о детях блокадного Ленинграда, о голоде и лишениях ленинградцев, о стойкости жителей и глубокой веры в победу. В ходе мероприятия ребята просмотрели фотоматериалы будней блокадного Ленинграда, узнали о трагических событиях того времени: 40 километровой полосе по Ладожскому озеру, как ее называли «Дорогой жизни”.
-
Классный час “Безопасный интернет” 22.01.2022

В школе прошли классные часы на тему “Безопасный интернет”. Была затронута проблема безопасности при использовании детьми сети Интернет. Обучающиеся узнали о потенциальных рисках при использовании Интернета, путях защиты от сетевых угроз, о проблеме интернет-зависимости, о правилах поведения в социальных сетях.
-
Табышмаклар кичәсе 21.01.2022

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында укытучы Фазуллина Г.З. “Табышмаклар кичәсе” үткәрде. Балалар ике командага бүленделәр: “Тапкырлар” һәм "Зирәкләр” командасына. Балаларга халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар турында аңлатылды. Аннары балалар үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр, башваткычлар чиштеләр.
-
Тәрбия сәгате “Матурлык – бер көнлек, игелек –мәңгелек” 20.01.2022

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында башлангыч класс укытучысы Шагидуллина Р.С. “Матурлык – бер көнлек, игелек –мәңгелек” исемле темага тәрбя сәгате үткәрде.
-
Башлангыч класслар атналыгы 19.01.2022

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Ташкичү башлангыч мәктәбе укытучылары Шаһидуллина Р.С математика фәненнән, Фазуллина Г.З әдәби уку фәненнән ачык дәрес үткәрделәр.
-
Башлангыч сыйныфлар “Көчле звено” уенында 18.01.2022

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында “Көчле звено” уены оештырылды. Максаты: Укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү. Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү. Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру.Уен бик күңелле узды. Барлык укучылар да актив катнашты.
-
Мәрҗани музеенда 17.01.2022

Ташкичү мәдрәсәсе татар милләтенә Шиһабетдин Мәрҗанине биргән! Шиһабетдин да мәдрәсәдә алган гыйлеме галимлелек - реформатор талантын ача. Ташкичүдә яшәгән, булачак галим һәм мәгърифәтче үзенең бер китабында: Ташкичүнең тарихы, мәчете - мәдрәсәсе, рухани - зыялылары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар язып калдырган. Шиһабетдин Мәрҗанинең мирасын өйрәнү, кире кайтару максатыннан мәктәбебездә музей эшли. Буген укучыларыбызга музейда экскурсия үткәрелде. Ш.Мәрҗаниның тормыш юлы, аның нәсел шәҗәрәсе язылган экспонатлар, фәнни хезмәтләре, язучыларның бөек шәхес турында язылган китаплары белән таныштылар.
-
Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 204 ел 16.01.2022

Күренекле галим, тарихчы, этнограф, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа. Бүген аның тууына 204 ел булды.
Мәрҗанинең шәхес буларак формалашуында ике як нәселенең укымышлыгы төп роль уйный. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Мәрҗанигә 3 яшь булганда, әнисе вафат була. Әнисен җирләгәч, әтисе Шиһабетдинны Ташкичү авылына алып китә. Андагы мәдрәсәдә белем ала башлый. Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 елда, Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел белем ала. 1850 елда туган ягына кайтканда, берничә дөя йөге китап алып кайта.Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. Мәрҗани 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә. .
Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла. Боларның күп өлеше — гарәпчә язылган дини-фәлсәфи хезмәтләр. Тарихи, биографик характердагы «Вафийәт әл-әслаф…» хезмәте Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында сөйли. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана . Мәрҗанине таныткан икенче бер хезмәте — «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар». Ул татар халкы тарихы буенча язылган беренче хезмәт булып санала.
Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере — Яңа бистә зиратында.
-
Россия матбугаты көне 15.01.2022

13 гыйнвар –Росиядә матбугат көне буларак билгеләп үтелә. Бу – журналистлар, матбугат чаралары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Быел әлеге бәйрәм рәсмирәвештә 30 нчы тапкыр уздырыла. Ул 1703 елдаберенчетапкыр “Ведомости” газетасыдөньякүрүгәбагышланган.Хәзерге вакытта Россиядә 148 мең 680 матбугат чарасы теркәлгән. Алар 100 дән артык телдә дөнья күрә. Аларның һәрберсе үз укучысын табып, матбугат дөньясын баетуга зур өлеш кертә.
13 января в России отмечается как День печати. Это профессиональный праздник журналистов, работников СМИ. В этом году этот праздник официально проводится в 30-й раз. В 1703 году впервые вышла в свет газета “Ведомости”. В настоящее время в России зарегистрировано 148 тыс. 680 печатных СМИ. Они издаются на более чем 100 языках.












