муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 361 362 363 364 365 ( 366 ) 367 368 369 370 >>
-
Күңелле кичә 19.11.2013

19 ноябрь көнне педагог-организатор Солтанова И.А. башлангыч класс укучылары белән "Бүген бездә биш дәрес" исемле кичә үткәрде. Укучылар үзләренең зирәк, тапкыр, шаян икәнлекләрен күрсәттеләр.
-
Ата-аналар җыелышы 13.11.2013

13 нче ноябрь көнне мәктәптә ата-аналар җыелышы үтте. 9 нчы класс җыелышында укучыларның укуы, тәртибе, класстан тыш эшләрдә активлыгы мәсьәләләренә басым ясалды.
-
"Уңыш бәйрәме" 25.10.2013

24 октябрь көнне мәктәптә 1-6 нчы класслар өчен Сөмбелә бәйрәме, 7-9 нчы класслар өчен "Көзге уңыш" бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә укучылар газеталар чыгардылар, көзге муллыктан композицияләр әзерләделәр, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Афәрин, укучылар!
-
Без-беренче! 15.10.2013

1998-1999 нчы елгы егетләр арасында район беренчелегенә узган волейбол ярышында мәктәп командасы БЕРЕНЧЕ урынга лаек булды. Афәрин, егетләр!
-
Юл кагыйдәләрен төгәл үтә! 14.10.2013

Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. 5-7 нче класс укучылары катнашында узган "Юлдан чыгарга ярдәм итик!" исемле кичәдә укучылар юл йөрү кагыйдәләре буенча бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар.
-
Афәрин, кызлар! 13.10.2013

Волейбол буенча районда узган 1998-1999 елгы кызлар командалары арасындагы ярышта мәктәбебез кызлары 3 урынны яулады. Афәрин, кызлар!
-
Түгәрәк өстәл 10.10.2013

10 октябрь көнне мәктәптә районнан килгән белгечләр катнашында түгәрәк өстәл узды. Укучылар белән очрашуга Арча районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган яшүсмерләр белән эшләү буенча өлкән инспекторы А.А.Хидиятуллина, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең секретаре А.Ф.Бакирова, мәшгульлек үзәгенең психологы И.Р.Нурмиева килгән иде. Белгечләр укучыларга тәмәкенең, сыраның зарары турында видеофильмнар күрсәттеләр, законнарны аңлаттылар, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу һәркем өчен файдалы булды.
-
Кем булырга? 10.10.2013

10 октябрь көнне үткәрелгән Түгәрәк өстәлдә Арча районы мәшгульлек үзәге психологы Инна Рәисовна Нурмиева катнашты. Ул 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча тест уздырды. Әлеге тест ярдәмендә укучылар киләчәктә һөнәр сайлаганда нинди юнәлешне күздә тотарга кирәклеген бик тиз ачыклый алдылар.
-
Конкурсларда актив катнашыйк! 08.10.2013

Мәктәп күләмендә узган линейкада Бөтенроссия "Альбус" конкурсының язгы сессиясендә актив катнашкан 22 укучыга Дипломнар , истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды.
-
Өлкәннәрне хөрмәтлик! 07.10.2013

7 октябрь көнне укучылар Арча шәһәренең картлар йортына өлкәннәрне бәйрәм белән котларга бардылар. 5-7 класс укучылары аларга яраткан шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр.









