муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 361 362 ( 363 ) 364 365 366 367 368 369 370 >>
-
Әфганстан - йөрәк ярасы. 15.02.2014

15 нче февраль көнне Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан 8 нче класс укучылары "Әфганстан - йөрәк ярасы" исемле кичә үткәрделәр. Бу көнне Әфганстанда һәм башка кайнар нокталарда бурычларын үтәгән якташларыбыз хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде, фильм күрсәтелде.
-
“Сәламәт балалар – сәламәт гаиләдә” 12.02.2014

Бу акция кысаларында мәктәптә сәламәтлек дәресләре узды, ә башлангыч класс укучылары арасында чаңгы ярышы үтте.
-
Сугыш чоры балалары хәтерли… 10.02.2014

6 нчы класс укучылары Садриева А., Мингазова З. тыл ветераны Хөснетдинова Фәймә апаның өенә барып, хәлен белделәр, аннан интервью алдылар.
-
Игенче һәм терлекчеләргә дан! 02.02.2014

2 нче февраль көнне күмәк хуҗалыкның еллык эшкә йомгак ясау буенча уздырылган бәйрәмендә укучыларыбыз эчтәлекле чыгыш ясадылар. Игенчеләргә, терлекчеләргә багышланган матур шигырьләр, җырлар яңгырады.
-
Чаңгы ярышы 25.01.2014

25 нче гыйнвар көнне мәктәбебез командасы Арча стадионында райондашыбыз Фәнил Гәрәфиев истәлегенә уздырылган чаңгы ярышында 2 урынны яулады һәм кубокка ия булды. Команда составындагы укучылар:
Саляхова Фәнүзә
Яруллин Илназ
Мөхәммәдиев Илмир
Мөхәмәдиева Хәния
Хөснетдинов Ранис
-
Йолдызлы сәгать 24.01.2014

Башлангыч класс укучылары "Йолдызлы сәгать" дип аталган интеллектуаль уенда актив катнаштылар. Кичәне укытучылары Н.Т.Гыйбадуллина һәм Ф.К.Насыйбуллина оештырды.
-
Волейбол ярышы 24.01.2014

24 нче гыйнвар көнне мәктәпнең волейбол командасы Галиуллин Ришат Әсхәтович истәлегенә һәм Галиуллин Айдар Ришатович призына волейбол буенча Яңа Кенәрдә уздырылган зонаара турнирда катнашты һәм 1 урынны яулады. Афәрин, егетләр!
Команда составындагы укучылар:
1. Габделфәртов Алмаз
2.Габделбәров Альмир
3.Зәйнетдинов Илнур
4. Шәфигуллин Надир
5. Яруллин Илназ
-
Юлларда сак бул! 23.01.2014

23 нче гыйнвар көнне башлангыч класс укучылары катнашында ( класс җитәкчеләре - Н.Т.Гыйбадуллина, Ф.К.Насыйбуллина) "Юл кагыйдәсе белгечләре" исемле класстан тыш чара уздырылды. Ул конкурс-уен формасында үтте. Юлларда игътибарлы булырга өндәүдә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүдә чараның укучыларга йогынтысы зур булды.
-
Кошларга мәрхәмәтле булыйк! 22.01.2014

Кыш - кошлар өчен бик авыр вакыт. Аларга ярдәм итү максатыннан укучылар арасында җимлекләр ясап, кошларны сөендерүче укучылар арта бара. Әйдәгез, канатлы дусларыбызга карата мәрхәмәтле булыйк!
-
Күңелле стартлар 22.01.2014

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү максатыннан башлангыч класс укытучылары Н.Т.Гыйбадуллина, Ф.К.Насыйбуллина 1-4 нче класс укучылары һәм "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүчеләр белән берлектә "Күңелле стартлар" исемле спорт ярышы уздырдылар. Яшь буынның сәламәт булуы өчен көрәшү - һәркайсыбызның изге бурычы.









