муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Милли мәгариф үсешендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең роле 17.04.2021

14 апрельдә Казан кооператив институтының Татар мәдәнияты үзәгендә "Милли мәгариф үсешендә Иж-Бубый мәдрәсәсенең роле" дигән темага Халыкара конференция узды. Әлеге конференциянең эшендә мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гарифуллина Рәсилә Флер кызы да "Сөембикә" журналы мәгърифәтле "милләт аналары" "җитештерүче" мәктәп" исемле чыгышы белән катнашты һәм Россия кооперациясе университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиеваның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Халкыбызның күңел җәүһәрләре 16.04.2021

Татар халкының рухи байлыгы, милли мәдәнияте һәм сәнгате ерак тарихка тоташа. Халкыбызның күңел җәүһәрләре: нәфис итеп эшләнгән бизәнү әйберләре, милли киемнәр, чигү үрнәкләре, сөлгеләр һәм әлбәттә, күнгә бизәк төшереп эшләнгән әйберләр. Болар барысы да - чын сәнгать әсәрләре. Укучыларда халкыбызның милли хәзинәләренә кызыксыну уяту, әби-бабаларыбыздан сакланып килгән матурлыкны күрә белергә өйрәтү, халкыбызның күңел бизәкләре белән тулырак таныштыру максатыннан, 6 нчы класс укучылары туган якны өйрәнү музееенда булды. Аларга халкыбызның гасырдан-гасырга күчеп килгән йолалары, тормыш-көнкүреше, күңел бизәкләре турында мәгълүмат бирелде.
-
Эковесна2021 16.04.2021

В рамках республиканской акции «Эковесна2021» в 1 классе прошёл классный час «Что такое экология?». Ученики узнали о значении экологии в жизни человека, составили правила поведения в лесу.
-
Татар халык җырлары - милләтебезнең моңлы хәзинәсе 16.04.2021

4 нче сыйныф укучысы Зэйнетдинова Гөлинә район күләмендә үткәрелгән "Татар халык җырлары - милләтебезнең моңлы хәзинәсе" дип аталган район күләм җыр бәйгесендә "Дәртле җыр" номинациясендә җиңү яулады.
-
Хокук бозуны кисәтү 15.04.2021

Җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр яшь буынны да бик авыр социаль-психологик ситуацияләрдә калдыра. Балалар һәм яшүсмерләр күп вакыт аларны җиңеп чыгарга әзер түгел һәм бу негатив нәтиҗәләргә китерә. Хокук бозуны кисәтү эшенең төп үзенчәлеге – башлангыч профилактика уздыру. Укучылар белән хокук бозуга каршы профилактика – катлаулы, күп аспектлы, дәвамлы эш. Шушы максаттан бүген 8-9 нчы класс укучылары участок уполномоченные Нургаянов Ш.Р. белән очраштылар.
-
Туган телне белү — бөек эш! 14.04.2021

2021нче ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 6нчы сыйыфта «Туган телне белү — бөек эш!» дип исемләнгән класс сәгате булып узды. Укучылар күренекле татар язучыларын ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшерделәр, туган тел турындагы сүзләрдән әйтемнәр төзеделәр.
-
Тел күрке-сүз 13.04.2021

Зарарлы гадәтләрнең зыянлы булуына төшендерү, начар сүзләрнең сәламәтлеккә тискәре йогынтысын аңлату,үз-үзеңне дөрес тәрбияләү максатыннан 3 нче сыйныфта «Тел күрке-сүз» дигән чара уздырылды. Чарада укучылар тел турында мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр тыңладылар. Бер- берләренә игелекле сүзләр әйтештелэр.
-
Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә 13.04.2021

4 нче сыйныф укучылары белән "Г.Тукай геройлары минем янәшәмдә" темасына класс сәгате үткәрелде. 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм Г. Тукайның тууына 135 ел уңаеннан шагыйрьнең иҗаты буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар, рәсемнәр ясадылар.
-
Я на улице Гагарина! /Поехали! 12.04.2021

Ученик 6 класса Закирзянов Карим принял участие в акции «Я на улице Гагарина! /Поехали!» в деревне Средняя Корса.
-
Шахмат зонасы ачылу 12.04.2021

Буген мәтәбебездә шахмат зонасы ачылды. Тантанада әлеге проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәтүчеләр - авыл жирлеге башлыгы Вафина Р. Р., Курса МТСы җитәкчесе Гыйләҗетдинов Р. Г. та катнашты. Арча районы мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Камаева А. Г. мәктәп директоры Яруллин Р. Р. укучыларны әлеге бәйрәм белән котладылар.









