муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
«Тукай яши, Тукай мәңгелек!» - әдәби кичә 27.04.2021

Салкын кышлар үтеп
Яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда,
Туган көнең синең,бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана!
Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач-куакларда бөреләр уянган чакта, яраткан шагыйребез Г.Тукай туган. Быел бөтен татар халкы аның тууына 135 ел тулуны билгеләп үтте. Мәктәбебездә дә әлеге дата уңаеннан «Тукай яши, Тукай мәңгелек!» темасы астында әдәби кичә үтте. Укучылар сөекле шагыйребезнең әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләрен укыдылар, җырларын җырладылар. Әйе, шагыйрьнең иҗаты белән эле дә балалар кызыксына, әсәрләрен яратып укый. Аның иҗаты — үлемсез!
-
“Без – көчле, бердәм халык” 27.04.2021

“Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге елы тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шул максаттан чыгып, “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә “Без – көчле, бердәм халык” исемле сыйныф сәгате узды. Укучылар ерак бабайларның ничек итеп көн иткәне, ни иккәне, ни чиккәне, нинди уйлар, нинди моңнар безгә калдырып киткәне, сугышларда кан түккәне, туган җирнең иреге өчен зинданнарда интеккәне турында кызыклы әңгәмәдә катнаштылар, тарихи китаплар күргәзмәсе белән таныштылар.
-
Г. Тукай иҗатына кызыксыну һәм ихтирам уяту 24.04.2021

Тукай безгә зур иҗади мирас калдырды һәм анда иң зур һәм мөһим урынны поэзия алып тора. Г.Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә тирән мәхәббәт белән сугарылган, аның буыннан-буынга күчкән иҗади мирасы балаларда тир түгелгән хезмәтне, сабырлыкны бәяләргә өйрәтә. Г.Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша һәркем тирә – юньне танып белергә өйрәнә, алар гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең бөеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә. Иң мөһиме, аның әсәрләре аша балалар татар халкының традицияләрен өйрәнәләр.
Г. Тукай иҗатына кызыксыну һәм ихтирам уяту, китап уку күнекмәләрен үстерү максатыннан 9 нчы класс укучылары шагыйрьнең әсәрләренә, күпсанлы җыентыкларына күзәтү ясадылар.
-
Өмә 24.04.2021

Өмәдә. Бүген коллектив, укучылар районкүләм өмәдә катнашты.
-
НПК имени Г.Ибрагимова 23.04.2021

Ученицы 6 класса Бикбаева Айзиля, Гайнуллина Зулейха награждены дипломом второй степени за участие в XI Республиканской научно-практической конференции имени Г.Ибрагимова. Руководители: Валиева Надира Табрисовна, Тагирова Разина Ильгизовна.
-
День книги 23.04.2021

23 апреля - символическая дата в мировой литературе. Этот день является годовщиной смерти ряда выдающихся писателей: Уильяма Шекспира, Мигеля Сервантеса и Инки Гарсиласо де ла Веги. Генеральная конференция ЮНЕСКО, состоявшаяся в Париже в 1995 году, выбрала эту дату для воздаяния должного книгам и писателям во всем мире, призывая побудить каждого получить доступ к книгам.
Пропагандируя книги и авторское право, ЮНЕСКО выступает за творчество, разнообразие и равноправный доступ к знаниям во всех сферах своей деятельности - от создания Сети творческих городов в области литературы до содействия распространению грамотности и обучения с помощью мобильных устройств, а также продвижения открытого доступа к научным знаниям и образовательным ресурсам. При активном участии всех заинтересованных сторон: писателей, издателей, преподавателей, библиотекарей, общественных и частных учреждений, гуманитарных НПО и средств массовой информации, а также всех тех, кто мотивирован на совместную работу в рамках международного праздника книг и писателей, Всемирной день книги и авторского права стал платформой для сплочения миллионов людей во всем мире.
-
Сохраним родную планету 19.04.2021

В рамках Республикой акции #ЭкоВесна2021 учащиеся 5 классов принимали участие в конкурсе рисунков "Сохраним родную планету" и провели экологическую викторину "Знатоки природы"приуроченную Республиканской акций #ЭкоВесна2021.
ПЛАНЕТАБЫЗНЫ САКЛЫЙК! -
Экояз акциясе 18.04.2021

1 апрельдә старт алган “Экояз” акциясенә мәктәбебез дә кушылды.
Экология темасына багышланган класс сәгатьләрендә укучыларга җирнең экологик хәле, һаваның, суның пычрану сәбәпләре, тискәре факторлар турында мәгълүмат бирелде.
Кошлар – безнең иң якын дусларыбыз. Укучылар кошлар өчен оялар ясады һәм алар мәктәп территориясенә эленде.
“Экояз” акциясе кысаларында укучылар көче белән макулатура җыю оештырылды. Укучылар, укытучылар һәм ата-аналар да бу изге эштә читтә калмый.
Булачак уңыш өчен үсентеләр әзерләү – бик җаваплы этап. Аларны утырту, тәрбияләү серләренә укучылар практик эшләр вакытында төшенәләр, аларны тәрбиялиләр.
Экологик чараларда катнашу безне табигать язмышы турында уйланырга чакыра, терек табигатькә карата мәхәббәт тәрбияли.
-
Субботник 17.04.2021

Яз – бөтен тирә-якны тәртипкә китерү чоры. Бу файдалы эштә һәркем актив катнашырга тырыша. Урта Курса төп гомуми белем мәктәбендә дә бу чорда эш кайный, территорияләр җыештырыла, өмәләр үткәрелә
-
Без Тукайны яратабыз 17.04.2021

Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, шулай ук Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан 8нче сыйныф укучылары өчен "Без Тукайны яратабыз" исемле "Тамчы-шоу" уены уздырылды. Укучылар ике командага бүленеп, Тукаебызның тормыш юлына, иҗатына кагылышлы сорауларга җавап бирде, рәсемнәргә карап аның әкиятләрен, музыкасын тыңлап, шигырьләрен таныдылар, шигъри юллары тудырган матурлыкка сокландылар/ Уен татарның мәңге үлмәс гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды.









