Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Спорт ориентлашу буенча ярышлар 30.10.2026

Спорт ориентирлашу буенча ярышлар.
Каникулларның беренче көне чын спорт бәйрәменнән башланды! Казансу стадионында һәм паркында спорт ориентирлашу буенча Арча районы Беренчелеге узды. Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге ярышларда актив катнаштылар. Ярышлар дүрт яшь төркемендә узды. Хөсәенов Данир, Шәймәрданов Илсаф, Абрамова Рәмзия үз төркемнәрендә мактаулы өченче урынны алдылар. Укучыларыбызга алга таба да уңышлар телибез!
Первый день каникул начался с настоящего спортивного праздника! На стадионе и в парке КазанСу состоялось Первенство Арского района по спортивному ориентированию. Учащиеся Сикертанской основной школы имени Г. Камала приняли активное участие в этих соревнованиях. Состязания проходили в четырех возрастных группах. Хусаинов Данир, Шаймарданов Ильсаф, Абрамова Рамзия заняли почетное третье место в своих группах. Желаем нашим ученикам дальнейших успехов! -
Безнең уңышлар. 29.10.2026

Безнең уңышлар.
Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе командасы белем бирү учреждениеләре укучылары арасында җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы буенча Сеҗе төп мәктәбендә уздырылган ярышларда катнашты. Укучылар физик тәрбия укытучысы Р.Р.Нәбиуллин җитәкчелегендә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм 1, 2, 3 урыннар өчен грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Ярышларда катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!
Наши успехи.
Команда МБОУ «Сикертанская ООШ им. Г.Камала» приняла участие на открытом первенстве Сизинского ООШ по спортивному туризму на пешеходных дистанциях среди учащихся образовательных учреждений. Ребята показали отличные результаты под руководством учителя физической культуры Набиуллина Р.Р. и были награждены грамотами за 1, 2, 3 места и памятными подарками. Выражаем благодарность всем участникам соревнований и желаем дальнейших успехов! -
Көзге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре. 28.10.2026

Көзге чорда куркынычсызлык кагыйдәләре.
Бүген «Сикертән төп гомуми белем мәктәбе» укучылары белән «Көзге каникуллар вакытында укучыларның куркынычсызлык техникасы һәм үз-үзләрен тоту кагыйдәләре» темасына инструктаж үткәрелде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуны булдырмау һәм куркыныч нәтиҗәләрне киметү, сәламәтлекне саклауны тәэмин итү максатларында түбәндәге тәртип кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге искәртелде:
- көндәлек режимны үтәргә, саф һавада булырга;
- юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә;
- җәмәгать урыннарында тәртипле булырга;
- таныш булмаган, шикле кешеләр белән аралашмаска;
- өйдә, табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә. -
Мәктәбебездә уңыш бәйрәме 27.10.2026

Мәктәбебездә уңыш бәйрәме
Бүген Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә уңыш бәйрәме үткәрелде. Көзге уңыш бәйрәме мәктәпнең иң матур көннәреннән берсе. Бик күп еллар дәвамында безнең мәктәптә бу бәйрәмне үткәрү традициягә әверелде. Бәйрәм башланып киттү белән, башлангыч сыйныф укучылары сәхнәгә чыгып, көз турында шигырьләр сөйләделәр. Аларның тавышлары шундый саф һәм ихлас иде, залдагы барлык кеше дә аларны игътибар белән тыңлады. Аннары өлкәнрәк укучылар көзге табигатьне чагылдырган җырлар башкардылар. Бәйрәм ахырында укытучылар укучыларга рәхмәт әйттеләр, иҗади эш өчен мактадылар. Балалар бер-берсенә елмаюлар бүлештеләр. Көзге уңыш бәйрәме — бу көзнең гүзәллеген, хезмәтнең нәтиҗәсен һәм мәктәп гаиләсенең бердәмлеген чагылдыручы матур традиция.
-
Көз темасына рәсем конкурсы 26.10.2026

Көз темасына рәсем конкурсы
Мәктәбебездә көзге тематикага багышланган рәсем күргәзмәсе узды. Укучылар үз эшләрендә көзнең иң матур мизгелләрен — алтын яфраклар, сары-кызыл урманнар, җылы кояшлы көннәрне чагылдырдылар.
Мондый чаралар балаларда сәнгатькә мәхәббәт уята һәм мәктәп тормышын тагын да баетып җибәрә. -
Кул эшләреннән алып мәктәп партасына кадәр: балалар бакчасында кирәкле күнекмәләрне ничек формалаштыралар. 23.10.2026

Кул эшләреннән алып мәктәп партасына кадәр: балалар бакчасында кирәкле күнекмәләрне ничек формалаштыралар.
Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә көн саен төрле шөгыльләр үткәрелә. Алар балаларның акыл, иҗади сәләтләрен, сөйләм телен, бер-берсе белән аралашу күнекмәләрен һәм физик сәламәтлекләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Мондый шөгыльләрнең төп бурычы - балада танып белүгә кызыксыну һәм уку теләген үстерү. Тәрбияче Солтанова Г.С. балаларга белемнәрен генә тапшырып калмый, ә һәръяклап үсү өчен шартлар да тудыра: балаларга аралашырга, бер-берсе белән килешергә, мөстәкыйльлек күрсәтергә ярдәм итә. Балалар төрле кул эшләнмәләре, рәсемнәр ясыйлар, әйләнә-тирә дөнья белән танышалар. Мәктәпкәчә төркемдә алган белем-күнекмәләр мәктәпкә системалы әзерлек булып тора, тик ул «язулы дәресләр» аша түгел, ә уен һәм практик эшчәнлек аша башкарыла.
От поделок до школьной парты: как в детском саду формируют нужные навыки
В дошкольной группе МБОУ “Сикертанская ООШ им. Г.Камала” каждый день проводятся различные занятия. Они направлены на развитие интеллекта, творческих способностей, речи, социальных навыков и физического здоровья детей. Главная задача таких занятий - развить у ребёнка познавательный интерес и желание учиться. При этом воспитатель Султанова Г.С. не просто передаёт знания, но и создаёт условия для всестороннего развития: помогает детям учиться общаться, договариваться, проявлять инициативу и самостоятельность. Дети делают различные поделки, знакомятся с окружающим миром, рисуют, лепят из пластилина, конструируют. Все эти занятия и навыки - системная подготовка к школе, только идёт она не через «уроки с прописями», а через игру и практическую деятельность. -
ЮНАРМИЯнең ачык ишекләр көне 22.10.2026

ЮНАРМИЯнең ачык ишекләр көне
21 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең ЮНАРМИЯ отряды алдынгылары ачык ишекләр көнендә катнаштылар. Алар беренче ярдәм күрсәтүдән алып БПЛА (очучысыз очу аппаратлары) белән идарә итүгә кадәр төрле мастер-классларда үзләрен сынап карадылар. Әлеге чара балалар күңелендә якты хис-кичерешләр тудырды, яңа белемнәр өстәде. Укучылар арасында дуслык күпере барлыкка килде. Кызыклы чараны оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Фестиваль - конкурста катнаштык. 21.10.2026

Фестиваль - конкурста катнаштык.
21 нче октябрь көнне Г. Курсави исемендәге күп профильле лицейда "We are the world" дип исемләнгән инглиз телендә районара җыр фестиваль-конкурсы узды. Анда инглиз теле укытучысы Г.Г. Нигамәтҗанова җитәкчелегендәге мәктәбебезнең иҗат коллективы актив катнашты һәм 3 нче урын өчен грамота белән бүләкләнде. Конкурста катнашучыларга рәхмәт белдерәбез һәм алга таба да уңышлар телибез!
21 октября в МБОУ “Многопрофильный лицей им. Г.Курсави” прошел районный фестиваль-конкурс английской песни “We are the world”. В нем принял активное участие творческий коллектив нашей школы под руководством учителя английского языка Нигаметзяновой Г.Г. и был награждён грамотой за 3 место. Выражаем благодарность участникам конкурса и желаем дальнейших успехов!
-
Кызыклы очрашу. 20.10.2026

Кызыклы очрашу.
Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең "Без - Камал оныклары" түгәрәгенә йөрүче укучылар Мөхәммәт Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Кыям кызы белән очраштылар. Укучылар "Без - кырык беренче ел балалары" фильмы турындагы альбом, сценарий белән таныштылар һәм фильм карадылар, аның буенча оештырылган әңгәмәдә катнаштылар. Әңгәмә барышында геройларның фильмда ничек уйнаулары, киенүләре, үзара мөнәсәбәтләре, уңай һәм тискәре сыйфатларына басым ясалды.
Сугыш чорында да яшьләр белемгә омтылган. Фильм зур уңышка ирешү өчен максатчан, тырыш, бердәм, белемле булырга кирәклекне ассызыклап күрсәтә. -
20 нче октябрь - Халыкара пешекчеләр көне. 20.10.2026

20 нче октябрь - Халыкара пешекчеләр көне! Бу матур бәйрәмне бөтен дөнья пешекчеләре һәм аш-су осталары билгеләп үтә. Әлеге бәйрәм уңаеннан, Г. Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе укучылары һәм “Беренчеләр хәрәкәте алдынгылары” тәмле ризыклар белән сыйлаучы пешекче апаларын бәйрәм белән котладылар, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Хөрмәтле пешекчеләребез, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз, сезгә нык сәламәтлек, авыр хезмәтегездә зур уңышлар, гаиләгездә иминлек телибез!











