Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
| E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 42 |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
03.02.2026

Сталинград сугышы дөньяга хәрби батырлык, кыюлык һәм героизмның күп мисалларын бирде, безнең аларны онытырга хакыбыз юк.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
VI Районара Шиһабетдин Мәрҗани 03.02.2026

2026 нчы елның 30 нчы гыйнвар көнне Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә Сферум платформасы аша VI Районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары оештырылды. «Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез» хикәя язу юнәлешендә, мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Хөсәинова Ясминә (җитәкчесе: Гарипова А. А.), «Гыйлемнән башка байлык, байлыктан башка гыйлем булмас» шигырь язу юнәлешендә 5 нче сыйныф укучысы Хөсәинов Данир (җитәкчесе: Нәгыймова Р. Р.) 3 нче урыннарга лаек булдылар. Киләчәктә дә укучыларыбызга иҗади уңышлар телибез.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
02.02.2026

2 нче февральдә Татарстанда буран планы кертелү сәбәпле мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бары тик дежур сыйныфлар һәм төркемнәр эшләде, мәктәпләрдә белем бирү дистанцион форматта үткәрелде. Кар көрәүче хезмәткәрләргә җиңел булсын өчен, укытучылар да аларга кар көрәргә булыштылар. Мәктәп яны тиз арада тәртипкә китерелде. #Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
30.01.2026

Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбенең 2 нче һәм 4 нче классларында Заһидуллина Гөлгенә Данис кызы математика фәненнән ачык дәрес күрсәтте. 2 нче класста дәреснең темасы: “100 эчендә кушу һәм алу”, 4 нче класста дәреснең темасы: ”Таблица ярдәмендә мәсьәләләр чишү”. Дәрес презентация белән үрелеп барды. Укучылар дәреслек буенча һәм тактада мисаллар, мәсьәләләр, логик фикерләүгә биремнәр эшләделәр. Алар сорауларга төгәл җавап бирделәр, дәрестә актив катнаштылар.
Киләчәктә укучыларга һәм Заһидуллина Гөлгенә Данис кызы уңышлар телибез.#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
29.01.2026

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан бүген 1-нче, 3-нче сыйныф укучылары белән Гарипова А.А. туган (татар) теле фәненнән “К, к хәрефләре, [к], [къ] авазлары” (1 нче класс), “Кушма һәм парлы сүзләр” (3 нче класс) темалары буенча ачык дәрес үткәрде. Дәрес уен формасында, бик күп эчтәлекле күрсәтмәлекләр кулланып үткәрелде. Укучылар бик актив катнаштылар, теләп җавап бирделәр. Дәрес бик җанлы, матур атмосферада үтте. Алсу Альбердовнага һәм аның укучыларына алга таба да зурдан-зур уңышлар телибез!
#Минпросвещения#Навигаторыдетства#Росдетцентр#НавигаторыДетства16#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ#КомандаВоспитанияАрска#СикертанскаяООШимГКамала
-
28.01.2026

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелә. Бүген “Кызыклы математика” уен-ярышы үткәрелде. Укучылар логик фикерләүгә төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, мәсьәләләр чиштеләр.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
27.01.2026

Мәктәбебездә башлангыч класслар атналыгы дәвам итә. Укучылар Г.Тукайның иҗаты һәм әсәрләре белән таныштылар һәм әкиятләре буенча рәсемнәр ясадылар.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
26.01.2026

Мәктәпкәчә яшьтә тәрбияләнүче балаларны йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр белән таныштырганда еш кына без Габдулла Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итәбез. Әлбәттә, болар “Кызыклы шәкерт”, “Карга”, “Гали белән кәҗә”, “Безнең гаилә” кебек әсәрләр. Кыска-кыска шигъри юллар балаларның белемен тулыландырырга, тирәнәйтергә булышлык итә. Әйтик, мәченең кыяфәте, гадәте, хуҗасына нинди файда китерүен өйрәнгәндә балалар “Шаян песи”шигырен кулланалар.
#Минпросвещения#НавигаторыДетства
#Росдетцентр#НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ#КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
“Әкиятләр иленә сәяхәт” 22.01.2026

Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән уен-викторинасы үткәрелде. Әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби-бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкият ул – халык авыз иҗатының борынгы, киң таралган һәм мавыктыргыч җанрларның берсе. Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган. Әкият кешеләрне игелекле, тугры һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә, явызлыкны гаепли, гаделлекне хаклыкны яклый. Чараның максаты, татар халык авыз иҗаты буларак, әкият турында белгәннәрне искә төшерү, әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлату, шул турыда уйларга өйрәтү; әкият геройлары үрнәгендә укучыларда ата-ананы, өлкәннәрне ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру. Шулай ук укучылар әкиятләрне искә төшереп, сорауларга җаваплар таптылар. Чара бик файдалы һәм күңелле үтте.#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяООШимГКамала -
Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем 21.01.2026

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Укучылар телгә багышлап шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр укыдылар Тел– гомерлек юлдашыбыз. Әйе, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып соңгы сулышына кадәр тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Туган йортыбызның, туган авылыбызның, туган илебезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.
#Минпросвещения #НавигаторыДетства
#Росдетцентр #НавигаторыДетства16
#МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ
#КомандаВоспитанияАрска
#СикертанскаяОООимГКамала











