Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422028, с. Сикертан, ул. Школьная, д. 77 |
Телефон: | +7(843)-665-22-18 |
E-Mail: | Ssik.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сикертанская ООШ им. Г. Камала" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шамсемухаметова Гульназ Фирдусовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 28 |
У нас учат: | 12 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сикертанская основная общеобразовательная школа имени Галиаскара Камала» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Международный день врача. 08.10.2024
Сегодня с восьмиклассниками поговорили о Международном днем врача.
Ежегодно в первый понедельник октября во многих странах отмечают Международный день врача (International Doctor’s Day), который считается днём солидарности и активных действий врачей всего мира. Ведь главная цель доктора любой национальности – улучшение и сохранение здоровья пациентов. -
5 нче октябрь – Халыкара Укытучылар көне 05.10.2024
5 нче октябрьдә Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан бүген мәктәбебездә бик матур чара үткәрелде. Укучыларыбыз мөгаллимнәргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Ахырдан укытучыларга матур-матур открыткалар тапшырдылар. 9 нчы сыйныф укучылары төрле-төрле шаян номинацияләрдә укытучыларны грамоталар белән бүләкләделәр. Чара бик күңелле һәм истәлекле булды. Аны әзерләгән һәм зур өлешен керткән укытучыларыбыз: Нуриева Д.Г., Шамсемухаметова Г.Ф, Сунгатова А.И. Укучыларга һәм бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зурдан-зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез!
-
«Туган телем сагында» акциясе. 04.10.2024
«Туган телем сагында» акциясе кысаларында укучылар мәктәп китапханәсенә килә торган газета-журналлар белән таныштылар. Кече яшьтәге мәктәп укучылары “Сабантуй” газетасын һәм “Ялкын” журналын яратып укыйлар. Укучылар ребусларны, кроссвордларны кызыксынып чишәләр.
-
Укытучылар бәйрәме 03.10.2024
Көз матур бәйрәмнәргә бик бай. Шуларның иң күңелдә кала торганы - укытучылар көне. Бүген районыбызда укытучыларыбызны зурлап бәйрәм чарасы үткәрелде. Анда директорыбыз Шәүкәт Җәүдәтович җитәкчелегендә безнең мәктәбебез укытучылары да катнашты. Күп еллар, мәктәбебездә эшләүче, укучыларга белем бирүдә, төрле конкурсларда, спорт ярышларында бөтен көчен куйган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Каримова Лилия Госман кызын шушы бәйрәмдә котлаулары бик шатлыклы вакыйга булды. Лилия ханымга районыбыз җитәкчесенең мактау кәгазе тапшырылды. Шушы җиңүе белән аны котлыйбыз, алда һаман да уңышлар елмайсын! Барлык укытучыларны да бәйрәм белән котлыйбыз!
-
Өлкәннәрнәр – безнең тормышны бизәүчеләр. 02.10.2024
Өлкәннәр көне көз фасылына туры килүе очраклы түгел. Алтын көзге чорда без бөтен көчен һәм белемен халкына багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез.
Бәйрәм тарихы узган гасырга барып тоташа. Башта Өлкәннәр көнен – Европада, аннары – Америкада, ә 80 нче еллар ахырында бөтен дөньяда билгеләп үтә башлыйлар. Ләкин бәйрәмгә нигез салучы ил булып Япония санала. 5 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары әбиләренең һәм бабайларының тормыш юлларын өйрәнеп, “Безнең әбиләр һәм бабайлар” темасына инша яздылар.
Ләкин әби-бабаларыбыз, гомерләренең «көмеш» чорына кергән апа-абыйларыбыз бәйрәм көнне генә түгел, ә һәрвакыт игътибарга, яратуга, назга мохтаҗ. Аларга рәхмәт белдереп, хөрмәт күрсәтик! -
1 октябрь – Өлкәннәр көне! 01.10.2024
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. 1990 нчы елның 14 декабрендә 1 нче октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80 нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә.Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ булыр иде. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Безнең халыкта элек–электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган. Тәрбия эшендә дә без моны үзебезнең максатыбыз һәм бурычыбыз итеп саныйбыз. Бүген мәктәбебез укытучылары һәм укучылары өлкәннәребез белән аралашып, аларның хәлләрен белделәр. Укучыларыбыз үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. -
30.09.2024
Мәктәбебез укучылары спорт белән актив шөгыльләнә, район һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән ярышларда да еш кына алдынгылыкны яулый. Үсеп килүче яшь буынның физик сәламәтлеген яхшырту - мәктәбебезнең төп бурычларының берсе булып тора. Бүгенге көндә 8 нче сыйныф укучыбыз Актаныш районында уздырылган Татарстан Республикасының беренче президенты, Россия Федерациясе хезмәт герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев кубогына яшүсмерләр арасында төбәкара милли көрәш бәйгесендә катнашты. Аны котлыйбыз.
-
“Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” 28.09.2024
Бүген башлангыч классларда “Юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?” дип аталган класс сәгате үткәрелде. Әңгәмәнең максаты-балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү. Класс җитәкчесе укучыларга юлларда, җәяүлеләр кичүләрендә һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде һәм велосипедта йөрү кагыйдәләре белән таныштырды. Велосипедчы-юл хәрәкәте катнашучысы, ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.
-
26.09.2024
Авыл мәктәбе шартларында экологик белем һәм тәрбия бирүнең максатчан, теоретик белемнәрнең практик кулланылыш белән нык бәйләнгән формасын оештыру мөмкинлекләре бар. Безнең Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә укучыларның җәйге чорда мәктәп яны тәҗрибә мәйданчыгында практика узуларына элек-электән зур игътибар бирелә. Биредә укучылар уку елы дәвамында алган теоретик белемнәрен практикада кулланырга өйрәнәләр, авыл хуҗалыгы белгечлекләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап, бергәләшеп күмәк эшчәнлекнең нәтиҗәсен күреп хезмәт тәрбиясе алалар. Хәзерге вакытта бакчаны чистартып, көзге культураларны утырту эшләре башкарыла.
-
Көзге кросс 25.09.2024
Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында көзге кросс узды. Әлеге ярышларда мәктәбебез укытучылары да актив катнашты. Кроссның максаты – спортка җәлеп итү һәм сәламәт рәвешен пропагандалау. Катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез һәм алга таба уңышлар телибез!