Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 ( 263 ) 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Галиәхмәт Шаһигә - 65 яшь 03.09.2014

Безнең якташ бик күп җырларга сүзләр һәм шигырьләр язган яраткан шагыйребезгә - Галиәхмәт ага Шаһигә нык сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2014

Менә 1 сентябрь безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзлзрдз шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык - сөенечләр, бары тик "4"ле һәм "5"леләр генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне дуслар!
-
Мәктәп ачылу тантанасы 26.06.2014

26 нчы июнь көнне ныклап төзекләндерүдән соң мәктәп ачылу тантанасы булды. Бәйрәмдә ТР Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Назиров, район мәгариф идарәсе начальнигы Руслан Низамов, укытучылар, ата-аналар, укучылар катнашты.
-
Чыгарылыш - 2014 20.06.2014

Мәктәбебезнең 15укучысы да кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Аларга алдагы тормышларында уңышлар, укуларын яхшы дәвам итүләрен телибез.
-
Туган көнең белән! 30.05.2014

Мубаракшина Лилия Илбиковнаны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
Җәйнең матур көннәрендә
Син дөньяга килгәнсең.
Әтиеңә, әниеңә
Сөенеч китергәнсең.
Йөзең айдай, сүзең балдай,
Ягымлыдыр карашың.
Ирең ничек яратмасын
Син Сандугач баласын.
Бик күпләрне көнләштереп
Яшисез бергә-бергә.
Мәхәббәт ялкыннарыгыз
Сүрелмәсен гомергә.
Балаларның уңышларын
Язсын әле күрергә.
Йомшак ефәк чәчкәйләрең
Җилфердәсен җилләрдә.
Көзләрең дә язлар булып,
Кышларың да җәйдәй булсын,
Йортыңда нур балкысын,
Бәхет, шатлык тулып торсын,
Кояш гел елмаеп торсын
Олыгайган көннәрдә.
Ходай сиңа насыйп иткән
Җир йөзенә туарга.
Бәхеткәең ташып торсын,
Йөрсәң дә син кайларда. -
Чыгарылыш кичәсе
30.05.2014
Бүген мәктәптә 4 нче класс укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Аларга укыткан укытучылары, әти-әниләре киләчәктә зур уңышлар, нык сәламәтлек, яхшы укуларын теләделәр.
-
Экскурсия 29.05.2014

Без һәрвакыт экскурсиягә чыгабыз. Табигатьнең гүзәл мизгелләренә сокланырга яратабыз.
-
Без походта! 27.05.2014

Табигатькә экскурсиягә чыктык. Урман белән таныштык.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме 24.05.2014

Бүген күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да көн. Бүген соңгы кыңгырау бәйрәме. Барлык укытучыларны, чыгарылыш класс укучыларын бәйрәм белән котлыйбыз. Чыгарылыш класс укучыларына имтиханнарда, киләчәк тормышларында зур уңышлар телибез.
-
Без варислар! 19.05.2014

Бүген мәктәптә Пионерия туган көнгә карата кичә үткәрелде. 4 класс укучылары варислар сафына кабул ителде. Кичәне Емикиева Елизавета белән Гайнуллина Гөлназ әзерләделәр. Кичә бик күңелле үтте.











