Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Көз кызы-2014 25.10.2014

Көз кызы-2014 исеменә 8 класс укучысы Шәйхиева Рәзилә лаек булды.
-
Котлыйбыз! 25.10.2014

Хезмәттәшебез Анисимова Светлана Туйбалатовнаны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген Синең туган көнең!
Син дөньяга килгән көн.
Моңсу көздә бәйрәм ясап,
Ничек туа белгәнсең?!Көзен яуган ләйсән яңгыр,
Көзен аткан чәчәк Син!
Ямь өстәп тормышыбызга,
Дөньяга нур чәчәсең.Котлы булсын туган көнең,
Күтәренке-күңелең.
Күтәренке күңел белән
Үтсен калган гомерең. -
Туган көнең белән! 24.10.2014

Хезмәттәшебез Шакирова Рәмилә Гыйльмулла кызын туган көне белән котлыйбыз!
Туган көнең белән котлыйк әле,
Бүләк итик алсу гөлләрне.
Телик әле сиңа, якын итеп,
Киләчәктә матур көннәрне.Еллар арты еллар өстәлсә дә,
һаман күңелеңне яшәртсен.
Нурлар сибеп көләч йөзләреңә,
Гел шат итеп кенә яшәтсен.Гел елмаеп, көлеп яшә әле,
Беркайчан да кайгы килмәсен.
Йөзеңдә һәрчак кояш нуры
Балкып торсын, һич тә сүнмәсен. -
Проект "SаMоSтоятельные дети" 23.10.2014

23 нче октябрь көнне Арча районында "SаMоSстоятельные дети" проектының "Көзге сезон-2014" район семинары узды. Безнең мәктәптән әлеге проектта 9 класс укучысы Фәйзиева Гөлшат катнашты.
-
Ярминкә - 2014 22.10.2014

22 нче октябрь көнне мәктәптә гөрләп көзге ярминкәләр узды.
-
Хыяллар диңгезендә 20.10.2014

Мәктәптә башлангыч класс укучылары арасында яшелчәләрдән ясалган композицияләр конкурсы узды. Укучылар зур кызыксыну белән теләп катнаштылар. Төрле номинацияләрдә урыннар билгеләнде; грамоталар, бүләкләр тапшырылды.
-
Туган ягыбызга кыш килде 18.10.2014

Төренде дөнья акка-
Кыш килде туган якка.
Башланды суык көннәр,
Көннәрдән озын төннәр
-
"Көз кунакка килгән, сары күлмәген кигән" 17.10.2014

Мәктәбебездә башлангыч класслар өчен "Көз кунакка килгән, сары күлмәген кигән" темасына рәсем конкурсы узды. Укучылар бик теләп катнаштылар.
-
15 октябрь - Хәтер көне 15.10.2014

Татарның хәтере бар. Башыннан кичкәннәре күңеленә уеп язылган, һәм ул күңел язуларын беркем дә сызып, бетереп ташлый алмас! И, гыйбрәтле язмышка дучар булган халкым, зинһар киләчәгеңне сакла!
Хәтер көнендә татар теле һәм тарих укытучысы Гараева Рания Мухарлямовна 8 нче класс укучылары белән ачык класс сәгате үткәрде. Кичәдә презентация дә күрсәтелде, ул бик эчтәлекле булды
-
Туган көнең белән! 06.10.2014

Хезмәттәшебез Абдуллина Фәрдия Харисовнаны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз.
Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.











