Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 251 ( 252 ) 253 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Үзидарә эшчәнлеге 20.01.2015

Мәктәбебездә һәр сишәмбе саен линейка уза. Атналык эшкә һәм тәртипкә анализ ясала. Яңа эшләргә старт бирелә. Уку юнәлеше җитәкчесе Ахметова Алсинә уку юнәлешенең нәтиҗәләре белән таныштырып үтте.
-
Котлыйбыз! 19.01.2015

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уздырылган "Киләчәккә билет" исемле сочинениеләр конкурсында безнең мәктәп укучылары да катнашты. Гарипова Гөлинә (8 класс), Шәйхиева Рәзилә (8 класс, җитәчесе Мубаракшина Л.И.) Арчаның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау үзәгенең рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Тимурчылык эше "Безнең һәйкәлләр" 17.01.2015

"Үткәне юкның киләчәге юк",- ди халкым. Ә безнең укучыларыбыз үткән тарихны беләләр. Бүгенге якты, матур киләчәгебез өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызны онытмыйлар, хөрмәт белән искә алалар. Ел дәвамында һәйкәл янын чистартып торалар. Әлеге тимурчылык эшендә 6 класс укучылары Шәйхиева Зәлинә, Сафина Гөлия, Магсумов Ильмар, Мубаракшин Зөлфәт, педагог-организатор Идиятуллина Р.Т. катнашты.
-
Яшь көрәшчеләр 16.01.2015

16 нчы гыйнвар көнне Яңа Кенәр мәктәбендә 2000 нче елгылар һәм аннан да яшьрәкләр арасында татар-башкорт милли көрәш беренчелегенә ярыш узды. Бу ярышта безнең мәктәпнең укучылары да : Хадиев Айзат һәм Хакимов Азат катнашты. Киләчәктә аларга уңышлар телибез.
-
Ата- аналар җыелышы 15.01.2015

15 январьда "Әхлак тәрбиясе - күңел хәзинәсе" исеме астында ата- аналар җыелышы үткәрелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина А.М. әхлак темасына "Балада кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү" темасына чыгыш ясады. Анда Арча мәгариф идарәсеннән методист Сафиуллин И. Р. катнашты. Ул ата-аналарны төп дәүләт имтиханын тапшыру тәртибе белән тапшырды. 9класс укучылары да бу уку елында имтиханнарны видеокүзәтү астында бирәчәкләре турында әйтелде.
-
"Варис һөнәрләре иленә сәяхәт" 14.01.2015

5 класс укучылары белән "Варис һөнәрләре иленә сәяхәт" дип аталган отряд сборы узды. Укучылар беренче ярдәм күсәтү, туризм буенча көч сынаштылар, уеннар уйнадылар.Укучылар сборда бик актив катнаштылар һәм канәгать калдылар.
-
Мәктәбебезнең хоккей мәйданчыгы укучылар һәм авыл халкы өчен һәрчак ачык. 09.01.2015

-
Кыш килгәнгә куанып, Чана-чаңгы шуабыз. Бер-беребезне куабыз, Кереп карга чумабыз. 08.01.2015

-
Кышкы каникулларны күңелле һәм файдалы үткәрәбез. 07.01.2015

-
Күңелле яңа ел!-рәсемнәр конкурсы 06.01.2015












