Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 209 ( 210 ) >>
-
"Самостоятельные дети" проекты 20.06.2016

Бүген "Самостоятельные дети" проекты кысаларында һәм актив сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, проектта катнашучы укучылар "Сәламәт бул! Бие!" дип аталган флеш-моб һәм дискотека уздырдылар. Укучылар рәхәтләнеп биеделәр, шул ук вакытта төрле биремнәрне дә үтәделәр. Ахырдан "Самостоятельные дети" проекты турында листовкалар тараттылар.
-
Без походта 19.06.2016

Без бүген табигатькә экскурсиягә чыктык. Төрле бөҗәкләр, үсемлекләр, агачлар белән таныштык.
-
Лагерьның 17 нче көне 17.06.2016

Бүген лагерьга йөрүче балалар "Аркадий Паровозов мәктәбе" уен-конкурсында катнаштылар. Яшь коткаручылар Саша белән Машаны янгыннан коткардылар, сазлыктан алып чыктылар, төрле кыен хәлләрдән чыгарга ярдәм иттеләр. Конкурста "Мегомозг" командасы җиңү яулады. Катнашучы командаларга "Яшь коткаручы" сертификаты һәм бүләкләр тапшырылды. Көннең икенче яртысынды табигатькә экскурсиягә чыктылар, яр карлыгачларын күзәттеләр.
-
"Дуслык" лагеренда тормыш кайный 15.06.2016

Бүген лагерьда дискотека узды. Командалар биюләр барышында төрле биремнәр башкардылар. "Көйне таны" уены уздырылды. Уенда 1 урынны Гарипова Сөмбел, 2 урынны Курбангалиев Ирек һәм Шәйхиева Айзирә яулады. Актив балалар да призларга лаек булдылар.
-
Лагерьның 13 нче көне 13.06.2016

"Дуслык" лагеренда тормыш кайнап тора. Балалар режим буенча көнне иртәнге гимнастика һәм линейкадан башладылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табигатькә экскурсиягә чыктылар. "Йолдызлы сәгать" уенында катнаштылар. Көннең икенче яртысында балалар "Бию" түгәрәгендә шөгыльләнделәр, "Яшь тикшерүчеләр" уенында, маршрут кәгазе буенча, "байлык" эзләделәр.
-
"Джунгли чакыра" 11.06.2016

"Дуслык" лагерена йөрүче балалар көннәрен иртәнге зарядкадан, музыкаль уеннардан башлыйлар. Ашханәдә тәмле җылы ризык белән тукланалар. Бер генә минутны да бушка уздырмыйлар. Төрле конкурслар, кичәләр, ярышлар, түгәрәкләр оештырыла. Бүген балалар белән "Джунгли чакыра" уены уздырылды. "Новая волна " командасының ерткычлар командасы җиңү яулады.
Көннең икенче яртысында "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнделәр.
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу 09.06.2016

Мәктәп инспекторы Нигъматуллин Н.К. бүген лагерьга йөрүче балалар белән очрашты. Ул балаларга лагерьда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерде, төрле очраклар өчен куркынычсызлык чаралары белән таныштырды.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 09.06.2016

Бүген лагерьда китапханә көне үткәрелде. Балалар авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар китапханәдәге балалар өчен язылган китапларны укыдылар, балалар язучыларының биографияләре белән таныштылар. Г. Тукай әкиятләренә күзәтү ясадылар. Китапханәче Хәертдинов Зөлфия апалары “Табышмак кичәсе” уздырды.
Көннең икенче яртысында “Хуш киләсең, ямьле җәй” дип аталган күңел ачу программасы узды.
-
Көчлеләр, җитезләр, осталар... 07.06.2016

Яңгыр булуга карамастан лагерь тормышы кайнап тора. Балалар лагерьдагы һәр көнне иртәнге зарядкадан башлыйлар, теләп музыкаль зарядкаларда катнашалар. Бүген балалар өчен "Гладиаторлар көрәше" дип аталган уен оештырылды. Ярышта "Молния" отряды җиңү яулады.
"Оста куллар" түгәрәгендә бүген балалар җәйнең эссе көннәренә әзерлек эшләрен башладылар. Алар бөкләү ысулы белән баш киеме ясадылар һәм аны бизәделәр.
-
Имтиханнар... 06.06.2016

Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары җәмгыять белеме белән информатикадан ОГЭ тапшырдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.











