Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422033, РТ, Арский район, д. Шурабаш, ул. Чавайна, д. 2 А/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Шурабаш авылы, Чавайн урамы, 2а йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-22-50 |
| E-Mail: | ssh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шурабашская ООШ" |
| Руководитель: | Ибрагимова Радина Гаптелахатовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар 38 укучы |
| У нас учат: | 17 / Бездә укыталар 17 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шурабашская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарст/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шурабаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 ( 206 ) 207 208 209 210 >>
-
"Дуслык" лагеренда тормыш кайный 15.06.2016

Бүген лагерьда дискотека узды. Командалар биюләр барышында төрле биремнәр башкардылар. "Көйне таны" уены уздырылды. Уенда 1 урынны Гарипова Сөмбел, 2 урынны Курбангалиев Ирек һәм Шәйхиева Айзирә яулады. Актив балалар да призларга лаек булдылар.
-
Лагерьның 13 нче көне 13.06.2016

"Дуслык" лагеренда тормыш кайнап тора. Балалар режим буенча көнне иртәнге гимнастика һәм линейкадан башладылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табигатькә экскурсиягә чыктылар. "Йолдызлы сәгать" уенында катнаштылар. Көннең икенче яртысында балалар "Бию" түгәрәгендә шөгыльләнделәр, "Яшь тикшерүчеләр" уенында, маршрут кәгазе буенча, "байлык" эзләделәр.
-
"Джунгли чакыра" 11.06.2016

"Дуслык" лагерена йөрүче балалар көннәрен иртәнге зарядкадан, музыкаль уеннардан башлыйлар. Ашханәдә тәмле җылы ризык белән тукланалар. Бер генә минутны да бушка уздырмыйлар. Төрле конкурслар, кичәләр, ярышлар, түгәрәкләр оештырыла. Бүген балалар белән "Джунгли чакыра" уены уздырылды. "Новая волна " командасының ерткычлар командасы җиңү яулады.
Көннең икенче яртысында "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнделәр.
-
Мәктәп инспекторы белән очрашу 09.06.2016

Мәктәп инспекторы Нигъматуллин Н.К. бүген лагерьга йөрүче балалар белән очрашты. Ул балаларга лагерьда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшерде, төрле очраклар өчен куркынычсызлык чаралары белән таныштырды.
-
Авыл китапханәсенә экскурсия 09.06.2016

Бүген лагерьда китапханә көне үткәрелде. Балалар авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Алар китапханәдәге балалар өчен язылган китапларны укыдылар, балалар язучыларының биографияләре белән таныштылар. Г. Тукай әкиятләренә күзәтү ясадылар. Китапханәче Хәертдинов Зөлфия апалары “Табышмак кичәсе” уздырды.
Көннең икенче яртысында “Хуш киләсең, ямьле җәй” дип аталган күңел ачу программасы узды.
-
Көчлеләр, җитезләр, осталар... 07.06.2016

Яңгыр булуга карамастан лагерь тормышы кайнап тора. Балалар лагерьдагы һәр көнне иртәнге зарядкадан башлыйлар, теләп музыкаль зарядкаларда катнашалар. Бүген балалар өчен "Гладиаторлар көрәше" дип аталган уен оештырылды. Ярышта "Молния" отряды җиңү яулады.
"Оста куллар" түгәрәгендә бүген балалар җәйнең эссе көннәренә әзерлек эшләрен башладылар. Алар бөкләү ысулы белән баш киеме ясадылар һәм аны бизәделәр.
-
Имтиханнар... 06.06.2016

Мәктәбебезнең 9 нчы класс укучылары җәмгыять белеме белән информатикадан ОГЭ тапшырдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз.
-
Сабантуйлар гөрләп узды 04.06.2016

Бүген бездә Сабантуй-
Эшләреңнең барын куй!
Тизрәк йөгер мәйданга,
Бәйрәм башлана анда.
Мәктәбебез укучылары Сабантуй уеннарында бик актив булдылар. Алар төрле чараларда үзләренең көчләрен сынадылар. Молодцы!
-
Лагерьның 2 нче көне 02.06.2016

Лагерьның икенче көне спорт уеннарына багышланды. Ә көннең икенче яртысынды балалар лагерь ачылуга карата бәйрәм концерты оештырдылар. Барлык укучылар да концертта теләп катнаштылар, бергәләп лагерь җырлары җырладылар.
-
"Иң яхшы мәдәни көндәлек" 02.06.2016

1 нче июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә, Арча шәһәрендә Җиңү паркында "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында үткәрелгән конкурска нәтиҗә ясалды. Ул конкурста безнең мәктәпнең дә 1 - в классы укучысы Гайфуллина Гөлсем, "Иң яхшы мәдәни көндәлек" номинациясендә катнашып, 2 нче урынны алды, Диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Гөлсемне һәм аның әнисе - мәктәбебезнең математика һәм физика укытучысы Гайфуллина Ризиданы бу зур җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга нык сәламәтлек, зур уңышлар телибез.











