Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Рәсем (зурлар һәм мәктәпкә әзер.төрк.) 15.03.2023

Тема : Вазада чәчәкләр.
Максат :Натурадан чәчәкләр ясарга өйрәтү.Рәсемдә урнашу үзенчәлекләрен күрсәтү.Тиешле төсмерләр табу өчен төсләрне кушу күнекмәләрен ныгыту. Төрле калынлыктагы пумалаларны кулланып буяуларына ирешү.Балаларны композиция ясау күнекмәләрен үстерү..
-
Экскурсиядә фикер алыштык. 14.03.2023

-Табигатьтә нинди ел фасылы?
-Бүген нинди һава торышы ?
-Күк йөзе нинди?
-Күктә нинди болытлар йөзә?
-Җыелып торган кар сулары ничек дип атала ?(Күлләвек)
-Аккан суларны ничек дип атыйлар?(Гөрләвек)
-Агачларда нинди үзгәрешләр күрәсез?
-Нинди күчмә кошлар беләсез?
-
Кисеп-ябыштыру (зур.,мәк.әз.төрк.) 13.03.2023

Тема : Үзең теләгән картинаны кисеп ябыштыр.
Максат :катлаулы булмаган сюжет уйлап табу ,кисү алымнарын камилләштерү өстендә эш;әзер эшләргә бәя куярга өйрәтү,иҗадилылыкларын үстерү.
-
Әйләнә - тирә белән таныштыру.(кечк.төрк.) 10.03.2023

Тема : Суган үстерү серләре.
Максат : Кечкенәләр белән үстергән суганнарны күзәтү.Табышмаклар белән таныштыру:
Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч,үзен ашыйлар.
Суган үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү:ул нинди формада ,катымы,йомшакмы; нинди төстә;суганның файдасы нинди;Нинди ризыклар пешергәндә кулланып була?
Суган үстерү турында белемнәрен тулыландыру,сөйләм телен үстерү.
-
"Неопалимая купина" бәйгесендә катнашабыз. 09.03.2023

-
Бездә бүген Әниләр бәйрәме. 07.03.2023

Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана
Кояш шуңа көлеп бүген
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар
Котлыйбыз сезне әниләр
Көләч йөзле әбиләр
Эшкә уңган апалар
8 нче март белән!
-
Сөйләм теле эшчәнлеге. 06.03.2023

Тема : Туган якка яз килде.
Максат: Ел фасылларын искә төшерү,әңгәмә үткәрү.Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белү һәм яз килүгә сөенү хисләре тәрбияләү.Н.Мадьяровның "Көләч яз " шигырен уку, эчтәлеге буенча фикер алышу.
-
Рәсем эшчәнлеге(зурлар һәм мәкт.әз.төрк.) 03.03.2023

Тема : "Әниемә Городец тактачыгы"
Максат : Агач тактага ,формасына туры китереп ,городец бизәге төшерергә өйрәтү.Балаларның композиция ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү һәм бизәкләрнең таныш элементларын мөстәкыйль куллануларына ирешү.Якыннарының күңелләрен күрү теләге уяту ,аларга игътибар тәрбияләү.
-
Әниләргә бүләк ясадык 02.03.2023

8 Март -Әниләр бәйрәме якынлашу уңаеннан ,без кадерле әниләребезгә бүләк әзерләдек.
-
Язның беренче көне белән! 01.03.2023

Бүген 1 март - язның беренче көне. Ниһаять, карлы-буранлы, салкын кыш та артта калып бара. Ә яз ул - табигатьнең яңарыш кичергән мәле. Борынгылар кырыс кыш, аның бураннары һәм салкыннары белән бергә бәхетсезлекләр, авырулар да китә, алмашка шатлык, уңышлар һәм бәрәкәт килә дип юраганнар. Алда - кояшлы матур көннәр, яшеллек, күтәренке кәеф. Яз фасылына аяк басу белән котлыйбыз.







