Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
12 апрель -Космонавтика көне. 12.04.2023

Балаларның галәм киңлекләре ,күк җисемнәре һәм планеталар турындагы белемнәрен баету максатыннан, китапханә мөдире Локманова Гөлшат апалары белән кичә үткәрдек.Балаларны,җир макеты -глобус ,планеталар ,кояш системасы ,галәмгә очкан космонавтлар белән таныштырдык.Төрле уеннар уйнадык.Табышмакларга җаваплар таптык. Оригами алымын кулланып, ракета ясап, кирәкле өлешләрен ябыштырдык.Кичәбез бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
Әвәләү эшчәнлеге (мәкт.әзер.,зур.төрк) 11.04.2023

Тема : "Ракета"
Максат: Балаларны ел саен билгеләп үтелә торган Космонавтика көне (12 апрель),космонавтлар хезмәте белән таныштыруны дәвам итү.Ракетаны әвәләп ясау ысулын мөстәкыйль сайлау күнекмәсен ныгыту ,өлешләрне салмак кына ялгап,сылап ,тиешле формага китерү.Дөньяның беренче космонавтын тәрбияләп үстергән туган илебез белән горурлык хисләре тәрбияләү.
-
Өмәгә чыктык. 10.04.2023

Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр үткәрү дәвам итә.Санитар икеайлыкны безнең безнең балалар бакчасы да актив рәвештә башлап җибәрде.Балалар бакчасы -безнең уртак йортыбыз,анда чиста һәм матур булсын!Җыештыру безнең матур дөньяда яшәргә теләгебезне күрсәтүнең,язгы ямьле көнне ачык һавада бергәләп рәсми булмаган шартларда аралашуның искиткеч ысулы,чөнки тәртип кешедә дә,аның тирәсендә дә булырга тиеш.
-
Каен бөресе җыябыз. 07.04.2023

Каенныӊ бөресе составында эфир майлары, аскорбин кислотасы бар. Ул бик яхшы сидек кудыргыч, авыртуны басучы, сулыш юлы авыруларын, яраларны савыктыручы чара булып санала. Каен бөресен шампуньнар, мазьлар, бальзамнар ясаганда кулланалар. Кыш көне көртлекләр дә каен бөреләре һәм алкалары белән тукланалар.
-
Конкурста катнашабыз. 06.04.2023

"Космоска юл" дип исемләнгән конкурста катнашабыз.
-
Матур әдәбият белән таныштыру. 05.04.2023

Матур әдәбият белән таныштыру максатыннан,балалар белән бакчабызга килә торган журналлар белән таныштык.
-
Аппликация (подгот.гр. и старш.гр.) 04.04.2023

Тема : "Полёт на луну"
Цель ; Формировать умение передавать форму ракеты,применяя приём вырезывания из бумаги,сложенной вдвое ,чтобы правая и левая стороны изображения получились одинаковыми ; располагать ракету на листе так,чтобы было понятно ,куда она летит.Учить вырезывать фигуры людей в скафандрах из бумаги , сложенной вдвое.
-
"Иң яхшы кош оясы 2023 " конкурсында катнашабыз. 03.04.2023

-
Өмәгә чыктык. 31.03.2023

Бүген өмәгә чыктык.Бакчабыз территориясендәге карларны тараттык.
-
Рәсем (мәкт.әзер. һәм зурлар) 30.03.2023

Тема : "Сыбызгы үрдәк"
Максат : Балаларның нәфәсәти кабул итү сәләтләрен үстерү.Халык уенчыклары белән кызыксыну уяту.Гомумиләштерелгән кош образын рәсемдә сүрәтләү осталыгын камилләштерү.Сыбызгы үрдәк уенчыгын күрсәтеп,балаларның иҗатка омтылышын үстерү.







