Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422036, Республика Татарстан, Арский район, с. Шека ул.Свердлова ,д.19 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dssheka.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шекинский детский сад" |
| Руководитель: | Аскарова Лилия Гайнулловна |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 14 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шекинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Шекә балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
26 апрель-Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне. 26.04.2023

Бүген без бакчабызда башлангыч класс укучылары белән бергә ,бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан , "Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән кичә үткәрдек.Балаларны Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштырдык,аның шигырьләрен сөйләдек ,әкиятләрен сәхнәләштердек.
-
25 апреля -Всероссийский день Эколят 25.04.2023

-
"Каблучок"бәйгесендә катнаштык. 24.04.2023

Бүген ,24 апрель көнне,Арча шәһәренең №2 балалар бакчасында район бакчалары арасында бию бәйгесе үткәрелде.Бу бәйгедә безнең балалар бакчасыннан,мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче Нуриев Азамат һәм Хабибрахманова Диләрә татар халкының милли биюен биеп,III урынны яулап кайттылар.Без аларның киләчәктә тагы да зуррак үрләргә күтәрелүләрен теләп калабыз.Аларга сәламәтлек,бәхетле балачак телибез.
-
22 апрель- Җир көне. 22.04.2023

22апрель- Җир көне, аның туган көне. Бу көнне кешеләр табигатькә чыгалар, агачлар утырталар, тирә-якны чистарталар.Без дә бакчабыз территориясенә агачлар утырттык.
-
Өмәләр үткәрү дәвам итә. 20.04.2023

Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр үткәрә дәвам итә. Без дә баганалар агартырга чыктык.
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар. 19.04.2023

Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша
-
Рисование (стар.,подготов. гр.) 18.04.2023

Тема : Прилетели птицы.
Программное содержание : учить детей передавать в рисунке образ птицы. Красиво располагать птиц на листе бумаги. Закреплять умение рисовать акварельно, правильно пользоваться кистью и красками.Развивать образное, эстетическое восприятие.
-
Өмәләр дәвам итә. 17.04.2023

Санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр үткәрү дәвам итә.Без дә юл кырыендагы чүпләрне җыярга чыктык.
-
Мониторинг үткәрдек. 14.04.2023

Мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче балаларның программа буенча алынган белемнәрен тикшерү максатыннан ,мониторинг үткәрдек.
-
Язгы табигатькә экскурсия. 13.04.2023

Бурычлар:
1. Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү.2. Балаларның күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү.3. Максатчыл күзәтү аша балаларны язгы табигать күренеше белән таныштыру







